Ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар дип…

HLPHMpcjyJsКече Нурлатта волонтерлар штабы эшли

Авыл халкы гомер-гомергә, бер гаиләдәй, тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Тирә-күрше өмәгә җыелышу, күләмле эшләрне бергәләп башкару кебек матур гадәтләр әле дә саклана. Туганнарының берсендә олы мәшәкать чыккан икән, башкалары ярдәмгә ашыга. Ә инде ил өстенә афәт килгән вакытта бердәмлек аеруча ныгый. Читать полностью

«Халкым минем» гөрләде!

U_BCddtnh8YГали авылында күркәм фестиваль үтте

27 апрельдә Похвистнево районының Гали авылында 17нче тапкыр «Халкым минем» фестивале узды. Ул район һәм авыл эшмәкәрләренең матди ярдәме белән оештырылып килә. Менә инде җиденче ел рәттән әлеге чара Гали һәм аның халкы өчен бихисап игелекле гамәлләр башкарган мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашыбыз — Расих Мөҗәһит улы Латыйповның якты истәлегенә багышлана. Әйе, ул Гали үсешенә гаять зур өлеш кертеп калдырды. Әле башкарасы эшләре, планнары да зурдан иде. Әмма, кызганыч, гомере бик иртә өзелде шул… Читать полностью

Гаиләгез бәхетен саклагыз!

LRMmLRCXoI0«Идел» ансамбленең Гаилә елына багышланган концерты узды

Самара халкын моннан 30 елга якын элек (төгәлрәк булсак — 28 ел) үзенә гашыйк иткән коллективыбызның һәрбер концерты тамашачыны таң калдыра. Ә менә 27 апрельдә тәкъдим ителгән «Гаилә җылысы» программасы алдагыларыннан нык аерылып тора иде. Читать полностью

Бәйрәм файда белән узсын!

ayV5F7AfBVc31 майда татар җәмгыяте юбилеен билгеләп үтәчәк

Газетабыз битләрендә инде язганыбызча, 2024 елда Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыятенә 35 ел тула. 1989 елда әлеге милли оешманы булдыру Куйбышев татарлары тормышына яңа сулыш өрә, ә тора-бара өлкәбездә яшәүче башка халыкларга үз милли-мәдәни берләшмәләрен оештырырга этәргеч бирә. Читать полностью

Уйна, гармун, уйна!

S0v5VibGsDk35 ел элек, 1989 елның 16 апрелендә, “Прогресс” заводының Мәдәният һәм техника йортында үзешчән сәнгать осталары катнашында “Уйна, гармун!” концерты узган иде. Читать полностью

«Ләйсән»гә – 20 яшь!

KVsD1ATUpvgБашкорт ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Самараның “Ләйсән” башкорт халык бию ансамбленә 20 ел тулды. Шул уңайдан шәһәребезнең “Победа” мәдәният йортында күркәм бәйрәм үткәрелде. Читать полностью

«Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!

eP6syWpIK5s«Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле концерты узды

“Яшьлек моңнары” дип аталган тамашаны ачып җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин ансамбльнең җитәкчеләрен, якты дөньядан китеп барган Илгиз Колючевны һәм Альбина Мәхмүтованы искә алды, бүгенге көндә төркемне җитәкләгән Рәшит Гыйззәтуллинга һәм артистларга иҗади уңышлар теләде. Читать полностью

Белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен

zHpXabMFVv0Самараның Крутые Ключи бистәсе мәктәбендә татар телен өйрәнүче 1-8нче сыйныф укучылары өчен “СКаТ” телерадиокомпаниясенә һәм Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылды. Аларны татар теле укытучысы Гөлфия Глушкова һәм бер төркем ата-аналар озата бардылар. Читать полностью

Балаларыбыз иманлы булсын

fYMueVM3KnY14 апрельдә Самараның Җәмигъ мәчете йортында изге Рамазан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме узды

Ураза һәм Корбан гаетләре – бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур бәйрәмнәр. Шушы олуг вакыйгалар хөрмәтенә зур чаралар уздыру шәһәребездә матур гадәткә әверелеп бара. Менә быел да мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге өлкә Диния нәзарәте инициативасы һәм дистәләгән оештыручылар, иганәчеләр тырышлыгы белән Ураза бәйрәме үткәрелде. Чараны уздыруда ярдәм итүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез санының елдан-ел арта баруы аеруча куандыра. Читать полностью

Мөгаллим истәлегенә

FuB2Pwn4DkYПедагог һәм мәшһүр укытучы Юныс Зәбих улы Зөлкәрнәев үткән елның 8 апрелендә 88 яшендә вафат булган иде. Ул 1935 елның 12 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Яңа Буян (хәзерге Елховка) районы, Мулла авылында колхозчы гаиләсендә туган. Читать полностью

«Туган тел» отметит юбилей / «Туган тел» юбилеен бәйрәм итәчәк

Аняс Мингали 13.04.2024 (35)В минувшую субботу прошло общее собрание  областного татарского общества.

В этом году эта старейшая  национальная  общественная организация отмечает свое 35-летие. За эти годы через нее прошли сотни наших активных соплеменников, внесших огромный вклад в сохранение и дальнейшее продвижение татарской культуры, образования, языка и, конечно же, традиций. В активе татарских общественников – возрождение татарских национальных и религиозных праздников, создание татарской областной газеты, многонационального «Радио-7», татарской школы «Яктылык», активное участие в строительстве самарской Соборной мечети, поддержка национальных творческих коллективов и многое, многое другое.  «Туган тел» является одним из учредителей Всемирного конгресса татар, а опыт работы  самарского объединения стал примером для создания многих других национальных общественных организаций. Причем, не только на территории Самарской области. Читать полностью

Игътибар! Әгәр «Бердәмлек» килмәсә!

b-1Әбүнәчеләребез, “Бердәмлек” редакциясенә шалтыратып, почта хезмәткәрләренең газетаны вакытында китермәүләренә зарланалар. Читать полностью

Ракеталарны очарга өйрәтүчеләр

8DwJZKedVX4Ил космонавтикасы үсешендә Самара ракета төзүчеләренең өлеше зур

1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы беренче мәртәбә Җир орбитасына кеше утырган “Восток” космик корабын чыгарды. Юрий Гагаринның тиңсез батырлыгы космик кораблар төзүче белгечләрнең төгәл эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мин бу турыда авыз тутырып әйтә алам, чөнки 45 ел буе үзем дә ракеталар проектлаучысы булып “космос өчен” эшләдем. Читать полностью