
Сулдан уңга — Минрасих Абушманов, имам Галиулла Мамышев, моряк Дамир ага Моратов һәм арттагы рәттә — Шамил Мамышев.
Мөселман кешесенең бурычы — вөҗданын саклап, ислам дине кушканча яшәү, гөнаһлардан ерак тору, саваплы эшләр башкару. Дөньяга килүебезнең мәгънәсе дә шул бит.
Похвистнево районының Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә йөрүче актив картларыбызның берсе — Минрасих Хафиз улы Абушманов. Ул бик актив кеше. 2008 елда ук Мәккәгә барып, Аллаһы каршындагы иң олуг бурычын үтәп кайтты. Мәчеткә көн дә килеп Коръән китабын алып укый, көн саен дини белемен арттыра. Минрасих ага даими: “Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык! Кешеләр белән дусларча мөгамәләдә, әхлаклы бул. Гөнаһка керә калсаң, Аллаһы ярлыкавын сора, саваплы эшләр кыл”, — ди. Читать полностью