Татар җәмгыяте оешкан көн

В этом доме, в квартире Фарукшина, состоялось учредительное заседание оргкомитета КТМКЦ1989 ел башында милли хәрәкәтнең беренче утырышы узган

Үткән гасырның сик­сә­ненче еллары башында Советлар Союзы системалы ти­рән кризис чоңгылына кү­мелә башлый. Икътисад, социаль система аксый, мил­ләтләр дуслыгы таркала, күп­тәннән җыелып килгән бихисап проблемалар өскә калка…

1985 елда Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының генераль секретаре итеп сай­ланган М.С. Горбачев ил тормышын үзгәртеп кору ки­рәклеге турында хәбәр ит­кәч, татар җәмәгатьчелеге дулкын булып күтәрелә. 1988 ел­ның җәендә Казан дәү­ләт университетының тарих факультеты доценты М.А. Мулюков (1930 — 1997) җитәк­че­легендәге бер төркем фәнни интеллигенция вәкилләре “Үз­гәртеп коруны хуплаучы ха­лык хәрәкәте – Татар иҗ­тимагый үзәге (ТИУ — ТОЦ)” оештыру идеясе белән чыга.

Инициатива күп шәһәр­ләрдә, өлкәләрдә һәм республикаларда хуплау таба. Куйбышевка бу хәбәр Татарстан очучысы Фаикъ Фарукшин аша килеп ирешә. Ул бу вакытта “Курумоч” аэропорты авиа­отряды штурманы булып эшли.

Фарукшин, фикердәшләр эзләп, мәчеткә, Металлург­лар мәдәният сараена килә. Куйбышев шәһәре дини оешмасы имамы Вагыйз хәзрәт Яруллин мәчетнең абруйлы аксакаллары Вагыйз Кадыйров, Мурат Сафин һәм Шамил Яһудин алдына Куйбышев татарларын оештыру идеясе бе­лән йөргән очучыга ярдәм итү бурычын куя.

Октябрьдә, «Ялкынлы яшь­­лек»нең яңа сезонын баш­лаган концерт тә­нә­фесендә, Илгиз Колючев ти­рәсендә татар хәрәкәтенең беренче активистлары җыела – Фаикъ Фарукшин, авиазавод инженерлары Азат Надыйров, Эльсор Кәбиров һәм Әхмәт Нәфыйгин, мәчет әһелләре Вагыйз Кадыйров, Мурат Сафин һәм Шамил Яһудин.

Шуннан бирле татар мил­ли хәрәкәте башка катламнарга үтеп керә, тирәнәя һәм киңәя бара. 1988 елның җә­ендә юрист Шамил Әхмәров үз ти­рәсендә фикердәшләрен туплый. Аларның беренче оч­рашуы Әхмәровларның Измай­лов тыкрыгындагы өен­дә уза. Анда Дания Латыйпова, Әнвәр Вәлишев, Рөстәм Сәй­дуллаев, Дания, Асия һәм Хәбибулла Субеевлар, Разия Букина һәм Гомәр Хөсәенов катнашалар.

Нәтиҗәдә, Шамил Әх­мә­ров татар хәрәкәтен рәс­миләштерергә кирәк, дигән фикергә килә. Бер­ничә ай да үтми, коллегалар Шамил Әхмәров, Әхмәт Абде­рә­фыйков һәм Нурислам Шәрә­пов яңа оешма оештыру өчен бөтен документларны да Куйбышев өлкә Башкарма комитетының юстиция бүлегенә әзерләп ил­тәләр – Устав, положение, гариза. Шәһәр Башкарма комитеты хез­мәт­кәрләре аларга Яшьләр йорты канаты астына керергә киңәш итәләр. Яшьләр йорты аларны колач җәеп каршы ала.

Бишенче декабрьдә Аврора урамы, 169 йорт (фотода) адресы буенча яшәгән Фаикъ Фарукшин фатирында бу ике төркемнең берләштерелгән уты­рышы уза. Анда һәм соң­рак, декабрь — январь айларында, узган җыелышларда уздырылачак чаралар планы, КПССның өлкә комитетына һәм өлкә Башкарма комитетына татар милли-мәдәни җәмгыяте максатлары һәм бурычлары күрсәтелгән мө­рә­җәгать һәм ярдәм күр­сә­түләрен сорап язган хат кабул ителә һәм тиешле инстанцияләргә җиткерелә. Бу утырышларда Фаикъ Давыдов һәм Әлфия Гыйниятуллина да катнашалар. Оештыру комитетының беренче рәисе Шамил Әх­мә­ров була.

1989 елның 21 гыйнваренда оештыру комитеты чакыруы буенча Яшьләр йор­тының актлар залында татар җәмәгатьчелегенең беренче зур утырышы уза…

Яңа заманда күтәрелеш алган татар милли хәрә­кә­тенең 35 еллык тарихына багышланган темабызның дә­вамы киләсе саннарда басылачак.

 Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 764

Комментирование запрещено