Мәктәп безне бергә җыйды

getImageПохвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә очрашу кичәсе уздырылды

Яңа Мансур авылы мәк­тәбенә классташлары һәм укытучылары белән очрашуга мәктәпне күптән тәмамлаган олы яшьтәге апа-абыйлар да, әле үткән язда гына чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән яшь-җилкенчәк тә ашкынып килгән иде. Читать полностью

Ана йөрәгенә барысы да сыя

99269-INNERRESIZED600-600-1

Әни! Шушы сүзне ишетү белән кеше күңеленә күпме җылы хисләр, нинди яктылык сирпелә! Балачакта, әниләребезнең муенына сарылып үскәндә, без бу сүзне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Ә еллар үтеп, читтә яши башлагач, ул сагынулы, моңлы сагышка төрелә. Тик газиз әнкәйләребезнең хәер-фатихасы белән эшләнгән эшләребез, кылган гамәлләребез уңышка барып тоташа, изге догалары бәла-казадан саклый, дошманнардан яклый. Газиз әнкәйләр каршында гади кеше дә, зур түрәләр дә бала гына. 

Бүген, сигезенче март алдыннан, без Сергиевск районының Югары Орлянка авылында яшәүче биш бала анасы Тәнзилә апа БАҺАУТДИНОВА турында язарга булдык. Ул бүген хатын-кызлар бәйрәмен дә, үзенең 75 еллык юбилеен да бәйрәм итә бит. Читать полностью

“Яктылык”та көрәш бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_7124Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бишенче мәртәбә татар көрәше буенча ярышлар уздырылды

Традициягә әверелгән көрәш бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быелгы ярышка Камышлы һәм Хворостянка районнары, Тольятти һәм Новокуйбышевск шәһәрләре, Самараның 3 санлы балалар спорт мәктәбе һәм “Виктория” спорт клубы үзләренең иң яхшы көрәшчеләрен җибәргәннәр. Читать полностью

Син гармунда уйнадың…

7113284.535276E-02_a5 мартта якташыбыз, Татар­стан­ның халык артисты, мең төр­ле конкурслар лауреаты, гар­мунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевнең вафа­тына бер ел тулып узды.

Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене…

Шамил Галимов:

- 2009 елның маен­­да туган авылым Яңа Кызылсуда мәчетебезнең 25 еллы­гын бил­геләп үткән идек. Ми­ңа ул бәй­рәм­не оештыру комитетын җи­тәкләргә насыйп булды. Авы­лы­бызның асыл ир-егетләре һәм ха­тын-кызлары да бу чараны оештыруга күп көч куйдылар. Шуңа күрә дә 2009 елның 23 маеның кояшлы, ямьле көне истәлекле бер вакыйга булып калды. Читать полностью

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

docs.mail_2

Гали авылының 7 еллык мәктәбе укытучылары коллективы (1950 еллар).

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган. Читать полностью

Рождённые, чтобы помнить… / Баш иябез бөек елларга…

02.03.15_20.1

Фестиваль получился многогранным, насыщенным и – многонациональным.

25 февраля 2015 года в Самарском академическом театре оперы и балета состоялся гала-концерт II Губернского фестиваля самодеятельного народного творчества «Рождённые в сердце России», посвященного 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.

Организованный правительством Самарской области по инициативе самарского губернатора Н.И. Меркушкина в 2013 году, этот фестиваль очень быстро набрал обороты и не просто полюбился публике — завладел сердцами многих и многих тысяч самодеятельных артистов и всех, кто помогает им реализовывать себя на сцене, кто не мыслит свою жизнь без песни, танца, без творчества в самом широком смысле слова. Читать полностью

Ипи – табын күрке ул

Сәрия Айт­динова (уртада) һәм ике ягында ярдәмчеләре Җа­рия белән Суфия ханымнар.  

Сәрия Айт­динова (уртада) һәм ике ягында ярдәмчеләре Җа­рия белән Суфия ханымнар.

Кайсыбер татар авылларына баргач: “Эш юк, эшләмәгәч, акча юк”, — дип зарланып йөргән кешеләрне күрергә, ишетергә туры килә. Тик андыйларга:  “Үзең тырышмасаң, берни дә ки­­леп чыкмаячак, үзеңә күбрәк кый­мылдарга кирәк”, — дип әйтәсе килә.

Әнә, Камышлы авылында яшәүче Рәфыйк белән Сәрия Айтдиновлар югалып калмаганнар бит. Авыл пекарнясы ябылгач, алар бу эшне үз йортларында башлап җибәргәннәр. Шәхси пекарня өчен кирәкле җиһазларны кредитка сатып алганнар. Тик бераздан Рәфыйк әфәнде Себер якларына йөреп эшләргә тотынгач, бу эшнең бөтен мәшәкате хуҗабикәнең берүзенә калган. Читать полностью

Халкыбыз талантларга бай

халкым минем 4Похвистнево районының Гали авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале уздырылды

Һәрвакыттагыча, галилеләр фестивальгә бик шәп әзерләнгәннәр. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәм фестивальне оештыручы, аңа илһам өстәп торучы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының пресса үзәге җитәкчесе, “Халкым минем” журналы редакторы Гөлназ Шәйхи, бөтен катнашучыларны да игътибар белән тыңлаганнан соң, һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Читать полностью

“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

ак калфак

“Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы.

Үткән атнада Самара өл­кәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оеш­масы җи­тәк­­челәре Разия Әюпова, Айсылу Әбдеева һәм Гөлфия Кәри­мованы Губернатор ад­министрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин кабул итте. Бу очрашу танышу һәм эш планнары белән уртаклашу нисбәтеннән үткәрелгән иде. Разия Азим­җан кызы оешмадагы хәлләр, эш юнәлешләре һәм максатлар белән таныштырып үтте. Читать полностью

Ялгызларга яңа танышу ысулы

Айша

Кичәне алып баручы Мөхәммәт Ев­лоев һәм “Яхшылык уты” хәйрия фон­ды президенты Айшә ханым Җәләлет­динова.

Самарада инде берничә ел Айшә Җәләлетдинова җи­тәкчелегендә “Яхшылык уты” (“Свет добра”) хәйрия фонды эшләп килә. Фонд милләтара дуслыкны көчәйтү, гаилә байлыгын саклау юнәлешендә зур эш алып бара, ятим балаларга ярдәм итә һәм изге урыннарга туристлар сәфәрен оештыра.

Күптән түгел әлеге хәйрия фонды Самараның “Солтан патша” дип аталган кафесында көнбатыш илләрендә, ә соңрак Мәскәүдә дә популярлык казанган “Тиз күрешү” (“Быстрое свидание”) проекты белән таныштыру кичәсе уздырды. Читать полностью

А ну-ка, парни! / Әйдәгез әле, егетләр!

парниВ Байтуганской школе прошел традиционный военно-спортивный турнир «А ну-ка, парни!», который был посвящен Дню защитника Отечества и 70-летию Великой Победы.

Участников спортивной встречи ожидало разнообразие физических упражнений, входящих в преодоление полосы препятствий, выполняемых в различных формах движения и темпе, а также чисто спортивные состязания с элементами стрельбы и одеванием противогаза. Читать полностью

Мәхәббәтнең яше юк…

1(1145)

Уңнан сулга — Энже (Айгөл Миңнуллина), Венер (Илнур Закиров), арткы планда — Илһам (Раил Шәмсуаров).

Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Самарада яшәүче милләттәшләребезгә ике спектакль тәкъдим итте. Шуларның беренче көнне күрсәтелгәне — Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM”.

Әле шактый яшь булса да, инде 30дан артык сәхнә әсәре язарга өлгергән талантлы драматургның спектакле самаралылар тарафыннан аеруча зур кызыксыну белән каршы алынды. Жанры буенча эстрада-джаз комедиясе дип аталучы бу спектакль хәзерге заман яшьләре мәхәббәте турында булса да, тамашага төрле яшьтәге милләттәшләребез килгән иде. Хәер, мәхәббәтнең яше юк бит аның!  Читать полностью

Мондый егетләр күбрәк булса иде

DSCN499923 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Туган җир бит ул, әнкәй кебек, бер генә. Илеңә, халкыңа хезмәт итү – өстеңә алган бурычыңны үтәү дә, җаваплы һәм зирәк акыллы булу да, халкың өчен, Ватаның өчен җан атып яшәү дә бит ул. Шушы шомлы, илебез чикләре тыныч булмаган заманда егетләребезнең үз теләкләре белән армиягә китүләрен зур батырлык дип атарга була һәм мондый ир-егетләр ихтирам хисе уята. Шундыйларның берсе – Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән Илдус Равил улы Манашев. Читать полностью