«Хәрәкәттә — бәрәкәт», — диләр

Гулжихан ХабибуллинаӨлкә губернаторы Николай Меркушкиннан Гөлҗиһан апаның тәкъдимнәре каралачагы вәгъдә ителгән җавап хаты килгән

«Хәрәкәттә — бәрәкәт«, — диләр бит. “Хәзер берни дә эшләп булмый, олыгайдык инде”, — диючеләр дә бар. Ә икенчеләре исә: “Юк, бирешмибез, аяк-куллар эшләп торганда, яшәү дәрте булганда яшибез әле”, — диләр. Челно-Вершины авылында гомер итүче Гөлҗиһан Әхмәдулла кызы Хәбибуллина белән очрашып сөйләшкәч, миндә: “Картаю, картаймау һәрнәрсә кешенең үзеннән тора”, — дигән фикер туды. Читать полностью

Ярдәм көтәбез!

iУльян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Әбдери авылында яшәүче Әсгать һәм Фәния Фәхретдиновларның гаиләсенә зур кайгы килде — 12 августта күршеләр гаебе белән янгын чыгып, аларның өе янып көл булды. Янгын башланганда өй эчендә калган Әсгать Әдиулла улы һәм Фәния Мәхмүт кызы утны сүндерергә тырышканда нык пешкәннәр һәм тәрәзә аша чыгып котылганнар. Кызганычка, тәне нык пешкән Әсгать ага икенче көнне дөнья куйды. Ә Фәния апа исә һаман хастаханәдә дәвалана һәм әле аннан тиз генә чыга алмас. Читать полностью

70 самарских детей отдохнули в трехнедельной смене с изучением родного языка, основ и культуры Ислама / “Колос” лагереннән иман нуры сирпелә

SONY DSCВчера, 27 августа, территория, прилегающая к Соборной мечети г.Самара, была заполнена детьми с 8 до 16 лет, отдохнувшими в  трехнедельной этнокультурной смене детского оздоровительного лагеря “Колос” Кинель-Черкасского района, и родителями, встречавшими своих чад после отдыха. Данная смена, уже пятый год подряд, была организована Региональным Духовным управлением мусульман при поддержке Министерства здравоохранения и социального развитии Самарской области. Руководили отрядами с изучением родного языка, основ и культуры Ислама в Кинель-Черкасском детском санатории директор школы «Яктылык» г.Самара Радик Рафкатович Газизов и ректор медресе «Нур» города Самара Али-хазрат Сулейманов. Читать полностью

Равил абыйның күңел киңлеге барыбызга да җитте

загруженноеБүген, 25 августта, Самара төбәгенең беренче мәшһүр татары, беренче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Равил Хәйрулла улы ЯҺУДИНның вафатына 4 ел тула.

Самара якларында Бармак Равил исемле кеше турында сүз чыкса, кемдер, киң елмаеп, аның яхшылыклары турында сөйли башлар, икенчеләре, ниндидер үзе белгән хәлне генә исенә төшереп, көрсенеп куяр. Әйе, дүрт ел элек дөнья куйган бу шәхеснең дуслары байтак булса, яхшылыгы тигән кешеләр тагын да күбрәк иде. Ләкин туры сүзе, дөреслекне ярып әйтә белүе өчен аны яратып бетермәүчеләр дә табылып торды. Ә шулай да, дошманнары булмагандыр, дип уйлыйм, чөнки мәрхүм Равил абыйның күңеле пакь, ниятләре изге, эш­ләгән эшләре ихластан булды. Читать полностью

Телне саклап калу — укытучылар кулында…

Фания ГилязеваКазанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия корылтаена Самара өлкәсе делегациясе белән Самарадан “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА да барган иде. Әлеге корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелүе, өлкәбезнең татар мәктәпләре өчен аның нинди яңалыклар алып кайтуы турында сөйләшеп алдык.
Читать полностью

“Океан”ны буйсындырган Сания апа

news_6021 (1)

Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА

Биредә теләсә нинди көндә дә кеше өзелми. Ни әйтсәң дә, Самара шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан «Океан» кибетенең халык арасында абруе бик зур. Күпләр аны әле 1976 елның мартыннан, беренче ачылган көненнән бирле үз итәләр һәм төрле ризык ашамлыкларны сатып алыр өчен, тик бирегә генә йөрергә тырышалар. Югыйсә, хәзер зур универсамнарга, супермаркетларга, сәүдә үзәкләренә кытлык юк бит. Алар бүген шәһәрдә адым саен.

Юк шул, “Океан”ның үзенә бер тарту көче бар, күрәсең. Беренче ачылган көненнән башлап озак еллар шушы зур сәүдә комплексының генераль директоры булып эшләгән Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА шул вакытларны хәзер дә ниндидер шаян көлемсерәү аша, ләкин горурланып исенә төшерә. Читать полностью

Шахмат уены мәкруһмы?

news_4552Самараның Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы алдыннан дини китаплар укып, намаз вакыты җиткәнен көтү гадәткә керде.  Менә шулай беркөнне имам Габделәхәт хәзрәт Мингачев Әхмәтһади Максудиның мәкруһ (тыелган) гамәлләрне санап үткән китабын кулына алды да тиз арада укып чыкты. Без, олы яшьтәге мәчеткә йөрүче кешеләр, мәкруһ гамәлләрне яхшы беләбез иде кебек. Ә менә башка тыелган гамәлләр арасында шахмат уенының да мәкруһ булуы мине генә түгел, башкаларны да уйга салды. Ак сакаллы бер картыбыз хәтта дәшми кала алмады, шахмат уенының ми эшчәнлеген яхшырту, киң фикер йөртергә өйрәнү өчен бик файдалы булуын исбатларга кереште. Габделәхәт хәзрәт Мингачев һәм ак сакаллы картның шахмат уены турындагы әңгәмәсе миңа нык тәэсир итте, һәм мин газета аша бу турыда үз фикеремне әйтергә булдым.  Читать полностью

Балам, багалмам минем…

Галия Усманова

Галия ханым УСМАНОВА улы Гайсә (әнисе артында) һәм тәрбиягә алган башка балалары белән.

Юл читендә әкрен искән җилдә, алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәт түгә?! Ә яңа туган сабый баланы чын кеше, тәрбияле, тәүфыйклы, сау-сәламәт итеп үстерер, якты киләчәк кешесе итеп күрер өчен әти-әни күпме тырыша икән?! Менә шундый уйланулар кичереп, мин Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылына барып җиткәнемне сизми дә калдым.
Читать полностью

Удивительное рядом / Гаҗәеп нәрсәләр янәшәбездә генә

P111041113 августа две татарские национальные организации Самарcкой области – историко-культурный фонд «Булгарское наследие» и общество «Туган тел» при содействии Регионального ДУМ Самарской области организовали очередной выездной урок истории. На нем приняли участие представители татарской общественности и дети, которые находятся в эти дни в летнем мусульманском лагере «Колос» в Кинель-Черкасском районе вместе со своими воспитателями и преподавателями.

Урок на открытом воздухе прошел в Муромском городке. Вернее, в живописном уголке Самарского края неподалеку от впадения Усы в Волгу, между селами Валы и Жигули, где много веков назад возник и существовал несколько столетий один из крупных городов южной окраины Волжской Булгарии. Читать полностью

Ана йөрәге

сСәгыйдә кияүгә бик яшьли чыккан. Ире Әбүзәр Кәлимуллин Үзбәкстан якларына комсомол юлламасы алгач, яшьләр кулга-кул тотынышып туган авыллары Яңа Мансурны калдыралар да Аму-Дарья елгасы буена китеп баралар.

Сәгыйдә һәрвакыт гаиләсе зур, бәхетле булыр дип хыялланган. Бала ул иң зур куаныч та, юаныч та… кайгы да дип кем уйлаган бит? Читать полностью

Шагыйрь классташым

загруженноеТатар язучысы, шагыйрь, драматург, Татарстан Рес­пуб­ли­касының атказанган сәнгать эшлек­лесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 15 августта, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын). Быел Рөстәм Мингалимнең туган көнен аңардан башка гына билгеләп үтәбез.

Рөстәм минем классташым иде. Без аның белән Камышлы районының Дәүләткол авылында 5 — 7 классларда бергә укып, мәктәпне тәмамладык. Ул минем хәтердә елмаючан ачык йөзле, юмор яратучы сабакташым булып калган.

Читать полностью

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә…

Жир хужасы

РӘСЕМДӘ: чын җир хуҗалары (сулдан уңга) Раил ГАБДРАХМАНОВ, Булат һәм Марат СӘЛАХОВЛАР.

Талгын җилдә тибрәнеп утыручы тук башакларны күргәч, кылт итеп исемә бала чагымда ишеткән бер гыйбарә килеп төште. Анда сүз Аллаһы Тәгаләнең адәм баласын җир йөзенә икмәк үстереп, ипи ашап яшәр өчен җибәрелүе турында иде. Әйе, икмәк үстерү җиңел түгел. Камышлы авылында яшәүче фермер хуҗалыгы башлыгы Булат Сәлахов белән күрешеп, сөйләшкәч, җиргә гашыйк кешенең генә шушы мәшәкатьле, авыр эшне башкарып чыга аласына инандым. Мин аның  иген басуына аяк басканда, көн инде кичкә авышкан булса да, ул өенә кайтып китәргә ашыкмый иде әле. Читать полностью

Гали авылы ипподромында зур бәйрәм

чабыш 2

«Гали авылы кубогы» иясе Тәнзилә ТРУБ­НИ­КОВА.

Похвистнево районының Гали авылында физкультура көнендә инде яхшы традициягә әйләнеп баручы ат чабышлары булып үтте. Көн артык эссе булуга да карамастан, бирегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсенең үзеннән күп тамашачы җыелган иде.

Бәйрәм башланганчы игъ­ти­барыбызны якында гы­на кө­лешә-көлешә, үзара сөй­лә­шеп торучы ир-егетләр җәлеп итте. Алар Бөгелмәдән булып чыктылар. Минсәгыйть Галимов белән Рәшит һәм Рәфгать Галиуллиннарга ат җене әле аларның яшь чакларында ук кагылган булган. Үткән гасырның җитмешенче елларында ат чабышларында күп катнашырга туры килгән аларга, призлы урыннар да алгалаганнар. Читать полностью