Бер очрашу – үзе бер гомер

Тахтамыш 1

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ Баязит аганың туганнары Әлфира ханым һәм аның кызы Руза белән.

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ: «Томски шәһәренең музеенда күршем, сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның фотосурәтен күреп хәйран калдым».

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты карары буенча Томски шәһәрендә узган федераль Сабан туена Самара шәһәре делегациясе белән мин дә барган идем. Беренче көнне үк безне Томски шәһәре белән таныштырып, татар бистәсенә экскурсиягә алып бардылар һәм андагы музейга да алып керделәр. Башка кызыклы язулар, фотосурәтләр арасында Самара шәһәрендә яшәүче күршем, 40 ел армиядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан сугыш ветераны, олы яшьтәге полковник Баязит ага Казаковның (аның турында “Бердәмлек”нең 8 май 18-19 санында “Сугыш ветераны һәм тарихчы Баязит ага” дип аталган язма чыккан иде — ред.) фотосурәтен күреп хәйран калдым. Читать полностью

Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

цветыКошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз – шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВны искә алу чарасы уздырылды

Әле кайчан гына Иске Җүрәйнең яшел хәтфәдәй үлән белән капланган урамнары буйлап Хәбибҗамал апа белән аның каһарман улы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән бу йортка беренче очрашуга барган идем. Вакыт үтмәгән дә кебек. Ә аннан соң күренекле якташыбыз белән әле күпме очрашулар, күрешүләр булды, шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә­ләрне, аның юбилейларын Самарада да, Димитровградта да үткәрергә насыйп итте Ходай. Ә моннан нәкъ биш ел элек, 2009 елның 30 июлендә, без аны 71нче яшь белән барганда Иске Җүрәй авылы зиратында җир куенына куйдык. Читать полностью

ТУГАН АВЫЛЫМ ГАЛИ

news_2674Биек таулы, өч мәчетле
Туган авылым Гали.
Синең турыда җыр-шигырьләр
Бик аз язылды әле. 

Ерактан каршы алалар
Гүзәл манараларың.
Көткәндәй газиз аналар
Сагынып балаларын.
 
Читать полностью

Хыялларың – канатларың синең

Сабина Мавлетова

Сабина МӘҮЛЕТОВА әнисе Саҗидә ханым белән.

Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгыраудан соң чыгарылыш сыйныф укучылары ничектер үсеп, олыгаеп киттеләр сыман. Әйе, гамьсез балачак еллары артта калды шул. Хәзер аларның барысын да бер генә сорау борчый: нишләргә? Кайсы уку йортына документларны тапшырырга? Сайлаган юл дөресме? Мин дә шушы сорауларны Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән Сабина Мәүлетовага би­рергә булдым.  Без аның белән ямь-яшел тал-тирәкләр арасыннан тын гына агып ятучы инеш буендагы  болында очраштык. Кыз һәм аның әнисе Саҗидә ханым каз бәпкәләрен саклыйлар иде. Читать полностью

Кыл яхшылык, чәч син иман нуры

АюповБүген “Сургутский”  ит комбинаты һәм икмәк заводы җитәкчесе Гаяз Идрис улы ӘЮПОВка 60 яшь тулды!

Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Виктор Альтергот Сергиевск районына барган саен башта нәселле эре терлек үрчетүче фермаларны карап чыга һәм аннан турыга “Сургутский” ит комбинатына юнәлә. Милләттәшебез Гаяз Әюпов 2007 елда ачып җибәргән бу ит комбинатында җитештерелгән продукция аңа аеруча ошый, чөнки колбаса җирле фермерлар җитештергән иттән генә ясала, шуңа күрә ул бик тәмле була да икән.  Авыл хуҗалыгы министры, бу продукцияне Самарада да сата башларга кирәк, дип әйтеп килә, ләкин Сергиевск районында яшәүче халык аны кибет киштәләрендә озак тотмый, шундук алып бетереп бара. Самарага аның бик кечкенә өлеше генә килеп ирешә. Читать полностью

Балыклыда печән өсте

Альберт Каюмов

Балыклы авылы механизаторы Альберт КАЮМОВ.

Камышлы районының Балыклы авылы басулары буйлап барганда бәхетле яшүсмер елларым күз алдымнан йөгереп узды.  Хәзерге печән кырында балалар да, яшүсмерләр дә күренми. Барысын да техника башкара икән…

Печән өсте җитү белән яшьлек елларым искә төшә. Денис авылы кырларында печән җыйганда бигрәк тә күңелле була иде. Бригадирыбыз Бари ага Минхәеров (вафат инде, урыны оҗмахта булсын) өй саен йөреп, иртәгә печәнгә барырга кирәклеген хәбәр итә. Ә без, яшьләр, моңа шатланабыз гына. Таң ату белән кырда җыела башлыйбыз, кайберәүләр ин­де тырмаларын алып чабылган үләннәрне  әйләндерергә киткән, икенчеләре авыл хә­бәрләрен сөйләшеп тора. Ме­нә бригадир килеп, кайда ни эшләргә икәнлеген күрсәтә дә, яшьләр дә эшкә керешә. Чалгы кайраган, үләннәрнең чыж-чыж егылып барган тавышы колак­ларда матур җыр, яшьлек авазы булып сакланып калган. Читать полностью

Шәүкәт коесы һәм башкалар турында

getImageКызыл Яр районының Кызылсу авылында яшәүче Мингачевлар гаиләсе турында “Бердәмлек” газетасына язарга күптән теләгем бар иде инде. Менә, ниһаять, мин моны тормышка ашырырга булдым.

Хатымның башында ук авыл­дашларым исеменнән чын дин әһеле булып, сөйләгән вәгазьләре һәм башка күп яхшылыклары белән барчабызга да үрнәк күрсәтүче муллабыз Фоат хәзрәт Мингачевка рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Авылыбызда хәмер эчүчеләр аз булып, намаз укучылар, гарәпчә укырга теләк белдерүчеләр саны күбәюе — барысы да нәкъ аның эше нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Читать полностью

Эх, җиләкле җәйләре!..

Ягоды

Камышлы районының социаль үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Җәмилә Мингалимова һәм аңа беркетелгән Хәкимә апа Әбугалиева.

Аллага шөкер, быелгы җәй бигрәк матур килде. Урманнарда печән, җиләк, мәтрүшкә, дисеңме!  Урман эченә яшеренеп утырган кечкенә генә  Дәүләткол авылында да бу көннәрдә башларына яулык бәйләп, кулларына чиләк тотып, көтүдән торып, барысы да урманга юнәлә.   И-и-и, андагы җиләкнең күплеге! Аллы-гөлле чәчкәләр арасында тәлгәш-тәлгәш булып, кызарып пешкән җиләкләр алдыңда ята. Иренмә генә, җый! Читать полностью

Ихластан башкарылган эшләр генә саваплы була

загруженное (2)Күрше Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Самара татарлары арасындагы бәйләнешләр күптән, 25 ел элек үк башланган иде. Анда татар оешмасы да, татар газетасы да алданрак барлыкка килгәнлектән, самаралыларга алар салган сукмактан атлавы җиңелрәк булды. Без бүген дә ульянлылардан үрнәк алып яшибез һәм киңәшеп эшлибез.

Менә Самарада бер-ике ай элек кенә барлыкка килгән  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова да үзенең эшен күршеләрнең эшчәнлеген күреп кайтудан башлаган иде. Ә бүген менә Ульян өлкәсенең татар оешмалары вәкилләре бездә кунакта. Арадан иң олылары – тугыз ел буе биредә “Ак калфак” оешмасын җитәкләп баручы хаҗия  Асия Галәүтдин кызы МӨЛЕКОВА. Укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Читать полностью

Сатучы булыр өчен талант кирәк…

Гуля Романова24 июльдә Самараның Опера һәм балет театрында сәүдә хезмәткәрләре көненә багышланган чарада өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Николай МЕРКУШКИН әлеге һөнәрнең лаеклы хезмәткәрләрен тәбрикләде. “Соңгы 20 — 25 елда сәүдә өлкәсендә без алга таба зур адым ясадык. Өлкәбездә сату мәйданнарының саны 1,5 мәртәбә артып, Идел буе федераль округында сәүдә итү буенча беренче урында торабыз”, — диде өлкә башлыгы.

Чынлап та, шәһәребездә дә яңа сәүдә үзәкләре ачылып, сатып алучыларның да сайлап алу мөмкинлеге күбәйде. Мондый конкуренция шартларында шәхси эшкуарларга үзләренең сәүдә нокталарын ачып, аларны табышлы итү бик җиңел түгелдер, әлбәттә. 30 ел сәүдә тармагында эшләгән милләттәшебез Гөлфия Романова (Вахитова) да бу турыда бик яхшы белә. Читать полностью

Самарада гает намазы / Самарские мусульмане отметили Ураза-байрам (ВИДЕОСЮЖЕТЫ)

овчинников

Бәйрәмгә килүчеләрне Дмитрий ОВЧИННИКОВ тәбрикли.

Үткән дүшәмбедә җир ша­рының барча мөэмин-мөсел­маннары Рамазан аеның тә­мамлануын — Ураза гаетен бәй­рәм иттеләр. Самара өл­­кә­сенең барлык мәчет­лә­рен­дә дә бәйрәм вәгазьләре сөй­лән­де, Гает намазы укылды. Иң зур чараларның берсе — ул, әл­бәттә, Самараның Стара За­гора урамында урнашкан Җә­мигъ мәчетендә үткәрелгәне иде. Читать полностью

Бердәмлектә — көч

11-DSC_1443Николай Иванович Меркушкин - безнең бөтен халык губернаторы!

Безнең халыкта буыннан-буынга сөйләнеп килә торган риваять бар. Бер бабай дөньядан ахирәткә китәр алдыннан улларына каен себеркесе китертеп, шуны сындырырга кушкан. Тегеләр моны эшли алмагач, әтиләре себеркене тараткан да, чыбыкларны берәм-берәм ансат кына сындырып бетергән, имеш. Шулай гади генә итеп, бердәмлектә көч булганлыгын аңлаткан.

Бу борынгы риваять бүгенге көндә дә бик актуаль әле. Хәзерге вакытта туган илебезгә кайберәүләр төрле санкцияләр белән яныйлар, аны үз кубызларына биетергә тырышалар. Шуңа күрә илебез көчле булсын, дисәк, безгә тырышып эшләргә, укырга, туган җиребезне яратырга, бердәм һәм дус яшәргә кирәк. Читать полностью

Без аны сагынабыз һәм юксынабыз!

sagirovГакыйль Сәгыйровның  кабере өстенә истәлек ташы куйганда, без якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен күп нәрсәләр эшләргә вәгъдә иткән идек. …Тик боларның барсы да әлегә сүздә генә кала бирә.

Менә аның вафатына инде биш ел үтеп тә киткән. Ә дөнья үз көенә һаман яши бирә. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп нәрсәләр онытылган, ә яңадан-яңа эшләнәсе эшләр табылып кына тора. Шулай да каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның батырлыгын, башкарган изге гамәлләрен, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, һич кенә дә онытасы килми. Читать полностью