Күңелләрдән күңелләргә моң күчереп

загруженноеКамышлыда якташыбыз кү­ренекле татар шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә мәктәп балалары да күп катнашты. Бу — бик күркәм күренеш. Төбәгебездә туып-үскән яки әле дә туган якта яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар белән очрашу, аралашу укучыларда туган ягыбыз белән горурлану, аны ярату, милли рух, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек хисләрне уята һәм аларны тагын да үстерергә ярдәм итә.  Ә безнең Камышлы төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Алар арасында тыйнак кына, халык арасында артык күренмичә, иҗат итүче шагыйрьләр дә бар. Мондыйларны без һәвәскәр шагыйрьләр дип әйтергә күнеккәнбез. Ләкин шагыйрь бер күренекле әдибебез әйткәнчә, һәвәскәр була алмый, талантлы яки уртача талантлы гына була ала. Дөрес, җирле шагыйрьләр, нинди генә талантлы булсалар да, зур калаларга китеп, иҗат юлында зур-зур исемнәр яуламыйлар. Туган җирдә шапырынмыйча гына яшәп хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларның кайберләрен белмәвебез дә мөмкин. Ә алар бар, һәм бу шагыйрьләрнең шигъри күңелләре чишмә кебек ургылып, йөрәкләре иҗат ялкынында янып тора.

Без бүген менә шундый искиткеч тыйнак бер шагыйрь белән танышырбыз. Ул Камышлы районының Степановка авылында яшәп иҗат итүче Рәшит Хайрувар улы Айсуваков. Читать полностью

Тормыш юллары катлаулы, берьялгызың юл үтмә…

ЗубаировыМенә шушы язманы язарга утырдым да, кылт итеп, мәрхүмә каенанам әйткән сүзләр исемә килеп төште. Ул исән чагында безгә: “Ир белән хатын бер-берен тулыландырып яшәргә тиеш”, - дип киңәш бирә иде.

Дөрестән дә, ялгыз яшәү­че кешеләрне очратып сөй­ләшкәндә, күзләреннән ниндидер моңсулык, сагыш, ятимлек бөркелә кебек. Чөнки аларны бербөтен итеп тулыландырып торучы, борчу-кайгыларын бү­ле­шүче якын кешеләре, авыр­ган чакларында бер чынаяк су бирүчеләре дә юк.

Похвистнево районы Яңа Мансур авылында гомер итү­че Хәмит ага һәм Рушания Зөбәеровлар белән очрашкач, моның шулай икәнлегенә тагын да ныграк инандым. Читать полностью

Газета белән укучыны тоташтыручы җеп

13 июль — Россия почтасы көне

Иңнәренә авыр букча аскан, көненә зур юл үтүче почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар. Алар матбугат белән укучы арасында тоташтыручы җеп кебек. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр көн саен йөреп чыккан почтальоннар, гадәттә, бөтен хәлләрдән хәбәрдар һәм барысының да хәл-әхвәлен белешеп йөри.

- Эшем, җиңелләрдән булмаса да, бик ошый үземә, — ди Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында хат ташучы булып эшләүче Әмина апа Хәсәншина. - Газета-журналлар таратканда авылдашларым белән аралашудан ләззәт алам мин. Читать полностью

Хәзер тугрылык өчен дә медаль бирәләр / Все начинается с любви / Губерния чествовала самые крепкие семьи

Халиуллины

Альберт һәм Сәрия Хәли­уллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

Иске Ярмәк авылында яшәүче Альберт һәм Сәрия Хәли­уллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Новокуйбышевскида яшәүче Лилия һәм Эдуард Гыйниятуллиннар гаиләсенә “ана капиталы”ның йөзмеңенче сертификаты тапшырылды. Камышлы районының Ис­ке Ярмәк авылыннан Фәнил һәм Зәмзәмия Вафиннар гаиләсе балалар тәрбияләүдә  зур уңышларга ирешүләре өчен махсус грамотага лаек булды.

Самараның Опера һәм балет театрында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырылды. Бирегә 25 елдан артык бергә тату гомер иткән алтмыш өч гаилә чакырылып, аларны котларга килгән якыннары, туганнары белән зал тулы иде. Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов килгән кунакларга өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм соңгы елларда өлкәбездә халыкка социаль ярдәм күрсәтүче чараларның (“төбәк ана капиталы”, өч һәм аннан артык бала тапкан гаиләләргә ай саен түләүләр, яшь студент гаиләләренә ярдәм итү) уңышлы эшләп килүен искәртеп үтте.

Читать полностью

Имаметдин мәчете булачак

ИсаклыИзге Рамазан ае башланырга ике көн калгач, Исаклы районы үзәгендә яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уздырылды

- Без — авыл аксакаллары, татарлар күп яшәмәгән авылыбызда мәчет салу турында озак еллар хыялландык. Аллаһыга шөкер, рәхмәтле бәндәләрнең ярдәме белән менә бүген шушы изге эшне, ниһаять, башлап җибәрәбез. Читать полностью

“Масторавань тундо” – “Җир-Ана” бәйрәме / Николай Меркушкин отметил Мастораву в Безенчукском районе

55D68E19-SgBVAEwAXw,740,,,

Үткән шимбәдә Безенчук районының “Луговое” туристлар базасында өлкәбездә яшәүче мордва халкы үзенең “Масторавань тундо” дип аталган (“Җир-Ана”) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул өлкәбездә быел 16нчы мәртәбә уздырыла һәм биредә өлкәбезнең мордвалар яшәгән шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан зур делегацияләр катнашты. Бәйрәмгә мордва халкы гына түгел (ә ул эрзә һәм мокша милләтләреннән тора), өл­кәнең башка милли-мәдәни оеш­малары вәкилләре дә — татарлар, чувашлар, украиннар, әрмәннәр, казахлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, та­җиклар, төрекмәннәр, осетин­нар, дагстанлылар һәм, әл­бәт­тә инде, руслар да чакырылган иде. Мордовия Республика­сын­нан, Пенза һәм Ульян өл­кә­ләреннән дә кунаклар бар иде. Читать полностью

Саубуллаштыкмы, исәнләшәбезме?

XAns1Duo-6wБу саныбыз 2014 елның икенче яртысында беренчесе. Кемнәрдер бездән аерылгандыр, кемнәрдер белән әле бүген күрешәчәкбез, танышачакбыз гына. Язылу кампаниясе башланыр алдыннан Россия поч­тасына газета-журналларны тараткан өчен дәүләтнең дотация бирүне туктатуы сәбәпле язылу хакларының кинәт кү­тәрелүе безнең “Бердәмлек” газетасын да авыр хәлгә китерде. Ярты елга язылу бәясе 285 сум урынына 385 сумга, ягъни 100 сумга артырга тиеш иде. Без, моны эшләмәс өчен, берничә “ак байлар”ыбызга мө­рәҗәгать итеп, алардан яр­дәм күрсәтүләрен сорадык. Тик биргән вәгъдәләрен бары Фәхретдин Канюкаев бе­лән Вазыйх Мөхәммәтшин генә үтәде, ә калганнарыннан акча түгел, әлегә бернинди хәбәр дә килгәне юк. Хәер, кеше акчасына өмет итәргә кирәкме икән? Һәркемгә үз кайгысы кайгы, синең “Бердәмлег”ең бер читтә торсын. Читать полностью

Киртәләр бар узарга…

Самадинов

Кырым татарларының “Милли фирка” партиясе советы рәисе урынбасары Әлмир САМАДИНОВ белән әңгәмә 

Самараның Гагарин паркында гөрләп узган 26нчы өлкә Сабан туе кунаклары арасында быел кырым татарлары да бар иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Хәбил Бикташев җитәкчелегендәге дзюдо Федерациясе бәйрәмгә чакырган.

Самара өлкәсе Кырымның Саки районы өстеннән шефлык алганнан бирле ике арада дуслык җепләре сузыла башлады. Кырым татарларының “Милли фирка” һәм Самара өлкәсенең “Туган тел” татар оешмасы җитәкчеләренең Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында танышып, дуслашып китүе дә моңа сәбәпче булгандыр, мөгаен. Читать полностью

Ярты гасыр буе янучы гаилә учагы

НуриевыГаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шундыйларның берсе — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылындагы Нуриевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
Читать полностью

“Сайлауларга йөрмәгән кешеләр үзләренә начар хөкүмәт сайлыйлар” / Глава региона на встрече с молодежью: «Плохую власть выбирают те, кто не ходит на выборы»

Меркушкин и молодежьАтна башында яшьләр оешмалары активистлары бе­лән очрашуда катнашкан Николай Меркушкин үзенең вакытыннан алда өлкә губернаторы сайлауларында катнашуы сәбәпләрен аңлатты

Бу көнне Самараның “МТЛ Арена” спорткомплексына “iВолга” форумында катнашып җиңгән яшьләр, волонтерлар, студент отрядлары һәм яшьләр оешмалары советлары әгъзалары җыелган иде. Николай Меркушкин форумны ачып, бүген шушы залда утыручы яшьләр регионыбызның киләчәк үсеше векторын билгеләячәкләр, дип белдерде. Читать полностью

Кызыл Күпернең иманлы киләчәге бар

Красный мост мечетГали авылыннан өч чакрым читтәрәк Кызыл Күпер (Красный Мост) авылы урнашкан. Иллеләп кенә йорт булуга карамастан, биредә җыйнак кына мәчет тә эшләп килә иде. Тик соңгы вакытта төрле сәбәпләр аркасында ул гел ябылып торды.

Авылыбыз фермеры Камил Исхаков әлеге хәлгә бик тә борчылып:

- Үткән саен мәчетнең ябык икәнен күреп йөрәгем әрни иде. Шуңа күрә үз алдыма: “Әлеге изге йортны ничек тә яңадан ачарга кирәк”, - дигән максат куйдым, — дип сөйләгән иде. Читать полностью

Яңа Усманда укытучылар династиясе бар. Ә укучылар?

 Маннапова Гузел…”Эшләгән эшебез күп, әмма мактана белмибез”, — дип каршы алды мине Камышлы районы, Яңа Усман авылы мәктәбе директоры Гүзәл Камил кызы Маннапова.

Тыйнаклана инде бераз. Ә күзләреннән шатлык бөркеп тора. Чөнки өлкә губернаторы Николай Меркушкин күптән түгел генә Гүзәлне һәм аның апасы Әлфияне, укытучылар династиясен дәвам итүчеләр буларак, диплом һәм зур телевизор белән бүләкләгән икән. Читать полностью

Казан галимнәре Самара өлкәсендә

загруженное

Самара өлкәсенә 1965 елда оештырылган экспедиция әгъзалары: Х.Гатина һәм Ф.Әхмәтова.

23 июненнән башлап 4 июльгә кадәр Самара өлкәсендә Казан галимнәренең экспедицияләре оештарыла!  Нигездә, Похвистнево районының татар авылларында эшләргә планлаштыралар, бәлки, башка районнарга да килеп чыгарлар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә Самара өлкәсенә караган фольклор, музыкаль, археографик материаллары да саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедицияләр вакытында халыктан җыелган. Читать полностью