Сок буендагы яшел аланлыкта Камышлы районы халкы гөрләтеп Сабан туе бәйрәмен уздырды (тәфсилле мәкалә) / В Камышле прошел Сабантуй

1-DSC_0290

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка — Сабан туе бавырсагы.

Самарадан килгән зур юл чатында Сок елгасы буендагы яшел хәтфәле киң аланлыкта Сабан туе мәйданы ясалган һәм аның янында, үткән елдагы кебек үк, милли йортлар һәм чатырлар тезелеп киткән. Аерма бары шунда гына: алар өлкә татар авылларыныкы түгел, ә районның Камышлы, Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Иске Усман, Байтуган җирлекләренеке. Һәркайсында халкыбызның көнкүреш әйберләре, милли аш-су ризыкларыбыз.

Читать полностью

“АК КАЛФАК”ның оешкан чагы

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте барлыкка килде

Хәер, “Ак калфак”лар Самара өлкәсе өчен яңалык түгел. Хатын-кызлар егерменче гасыр ахырында да, егерме беренче гасыр башында да оешып алганнар иде бит инде. Тик ул оешмаларның эшчәнлекләре нишләптер бик тиз сүрелде. Самара татарлары тарихы белгече Шамил Галимов бу хәлне болайрак тасвирлый: “Беренче оешма җитәкчесе үзе эшләргә теләмәде, ә икенчесенә бирмәделәр”. Шулай да, Самара өлкәсендә татар хатын-кызлары оешмасы юк, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Халыклар дуслыгы йортында менә берничә ел инде “Мин-ниса” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Аның җитәкчеләре Мәрбия Сафина һәм Наилә Әбделганиева хатын-кызларыбызга дин белемен генә өйрәтеп калмыйлар: “Мин-ниса”га йөрүчеләр чын мөселманча, татарча киенү, мөнәҗәтләр әйтү серләренә төшенәләр, күңелләре тулганда күмәкләшеп җырлап та җибәрәләр, дөнья, гаилә темаларына сөйләшеп утыралар, бер-берсенә төрле киңәшләр биреп ярдәм итешәләр. “Безнең шәкертләребез укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә хатын-кызлар оешмасы һәм без бергәләп мәчет эшләрендә актив катнашабыз”, — дип сөйлиләр остазлар. Читать полностью

Живи и процветай, наш Похвистневский край! (ФОТО и ВИДЕО) / Яшә һәм чәчәк ат, туган ягым Похвистнево!

DSC_0526На большой поляне возле села Рысайкино прошло торжественное мероприятие, посвящённое 85-­летию Похвистневского района. Природа приняла на своё лоно огромное количество нарядно одетых людей. И не важно, что перед началом события прошёл сильный дождь. Он не испортил настроение сельчанам отметить юбилей родной земли. Читать полностью

Көтеп алынган Гали авылы Сабан туе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 026

Күңелләрне назлап тальян гармун моңы агыла. Бу шулай Гали авылының оста гармунчысы Дәрҗеман абый Салихов үзенең тальянында уйный. Сәхнәдә Гали авылының яшь җырчысы Ислам Кәлимуллин, туган авылы турында җырлап, халыкны Сабан туе мәйданына чакыра. Читать полностью

Өебезнең нуры син, әнием!..

Анием(Әнием Сара Әхмәтҗан кызы САНЖАПОВА истәлегенә)

Әни! Дөньяда бу иң изге, иң гүзәл, тирән мәгънәле сүз. “Әни”- диеп телебез ачыла, кыен чакта “әни”, — дип елыйбыз, шатлык килгәндә “әни”, — дип кычкырабыз. “Әни” — дию белән безнең күңелгә җылы керә,  йөзебез яктырып китә, чөнки һәркайсыбыз үзенең якыннардан якынын — газиз әнкәсен искә тешерә. Менә мин дә еш кына үз әниемне — Сара Әхмәтҗан кызы Санжапованы искә алам. Читать полностью

Ярмәклеләрнең Сабан туе гөрләп узды! (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Игене барның җыры да бар

1-DSC_1014Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен уздыралар. Ярмәклеләр дә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур үткәрделәр.  Читать полностью

Игелекле хезмәткәр

Винера Хабибуллина

Совет Норлаты авылының социаль хезмәткәре Венера Әхтәм кызы ХӘБИБУЛЛИНА.

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында Венера Әхтәм кызы Хәбибуллина — картларга иң кирәкле кеше.

- Мин биредә биш әби-бабайга хезмәт күрсәтәм. Эш сәгатем иртәнге сигездән көндезге дүрткә кадәр дәвам итә. Картларның һәркайсының күңелен күрергә, уртак тел табарга кирәк. Шуларның берсе менә ун елдан артык авырып, урын-җир өстендә ятып тора. Читать полностью

Сабыр төбе – сары алтын


Камышлы төбәгендә балаларга карата агрессия очраклары юк

castigo-fisicoСтатистика күрсәтүенчә Россияда елына 2,5 миллионга якын бала туганнары, ата-анасы яисә яшьтәшләре ягыннан агрессиягә дучар була икән. Кызганыч ки, безнең Самара өлкәсе дә әлеге күрсәткечкә үз өлешен кертә. Читать полностью

Яхшы сүз – җан азыгы

“Бердәмлек” газетасының 25 январьда чыккан 4нче санында хәбәрче Эльмира Шәвә­лиеваның  “Кавказ Олимп булмасын иде” исемле язмасын укыгач, үзем Сочига барып кайткандай булдым. Без бит хәләл җефетем белән унике еллар чамасы һәр көзне Сочиның Лазаревское бистәсендәге “Чемитоквадже” санаториенда ял итәбез. Октябрьдә анда бигрәк тә рәхәт: диңгездә, бассейнда коенабыз, җәяү күп йөреп, диңгез һавасын сулыйбыз.  Ә Эльмира ханым ял иткән арада Сочиның тирә-якларын да йөреп чыккан, Олимпиада алдыннан бөтен объектларны тикшереп, барысын да үз күзлегеннән күреп, нинди матур язма язган. Журналистның тынгысыз җаны ялда да тик тора алмый икән. Читать полностью

Тольятти сабантуйларын башлап җибәрде

12594Идел ярында яшеллеккә күмелеп утырган киң аланлыкта быел менә 27нче тапкыр Тольятти татарларының Сабан туе узачак. Мәйданга килеп керүгә борынга яңа чабылган тәмле печән һәм әрем исе килеп бәрелә. Мондый хозурлыкны шәһәр уртасында түгел, авыл җирендә генә күрергә мөмкиндер. Ә менә тольяттилыларга Аллаһы Тәгалә шундый урынны бүләк иткән: килегез, рәхәтләнеп ял итегез.
Читать полностью

«Яктылык»лылар Владимирдан җиңү белән кайтты

1382435.1.31999 — 2000 елларда туган яшүсмерләр арасында Вла­димир шәһәрендә Россия үзәк проф­союз оешмасы берен­че­легенә грек-рим көрәше буенча ярышлар уздырылды.

Самара өлкәсеннән бу ярышка җыелма команда барган иде. Өлкә ярышларында җиңүләр яулап килүче “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Камил Әхмәтвәлиев, Әбдекәрим Шералиев, Руслан Тарасов, Хусанбой Сайдракманов һәм Равил Шәмшетдинов та читтә калмаганнар, тренерлары Руслан Йосыпов җитәкчелегендә Владимирга юл тотканнар. Читать полностью

Очрашу бәхете

СТ АРО УСМАНОВО батырЗур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман  кайдадыр ашкына, очрашу көтә.

Самара — Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри… Читать полностью

Йолдыз егетен мәңгелеккә озаттык

загруженноеКазаннан кайгылы хәбәр килеп иреште: озакка сузылган каты авырудан соң, якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында (хәзер ул юк инде) туып-үскән, күрше Дәүләтколда укыган күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалим 1 июнь төнендә 77нче яшендә вафат булган. Ә икенче көнне Татарстанның халык шагыйрен, Габдулла Тукай бүләге иясен туганнары, якыннары, дуслары, язучылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре соңгы юлга озаттылар. Аның җәсаде Казанның Самосырово мөселман-татар зиратында җирләнде.

Без аның белән Дәүләткол авылы мәктәбендә берничә ел бергә укыган идек. Ул Зәйнәп апамның классташы иде, ә мин алардан өч сыйныфка түбәнрәк укыдым. Читать полностью