
Похвистнево районының гербы
Похвистнево районы оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан Гали авылы Мәдәният йортында тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Аны “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче 4-5 яшьлек сабыйлар башлап җибәрде. Алар башкарган “Ладошки” җырын тамашачы көчле алкышларга күмде. Шулай ук мәктәпкә хәзерлек төркеме дә үзләренең чыгышлары белән сокландырды. Балалар укыган шигырьләр, җырлаган җырлар һәркайсыбызның күңелен йомшартты. Читать полностью