Алсу ШӘЯХМӘТОВА: «Без Гали авылының Котылдык – Яшьләр урамында яшибез»

алькино2010 елда Гали авылына 400 яшь тулды. Шул чакны мин кызыксынып, ә безнең урамыбызга ничә ел икән соң, дип уйлана башладым һәм бу сорауга җавап эзләргә тотындым.

Урам урынында элек Тәрҗиев исемендәге колхозның беренче бригадасы урнашкан булган, диләр. Анда күпләп атлар тотканнар, ә тирә-якта буш җирләр җәйрәп яткан. 1963 елда шушы урынга беренчеләрдән булып Нәүфәл абый Моратовлар гаиләсе бура күтәреп, өй салып кергән. Бер ел үткәч, алар кырыена Рәшит абый Вәлиевлар гаиләсе яңа өй җиткерә. Аннары – Шәяхмәтовлар, Мостафиннар. Тагын бер елдан соң Гәрәевләр, Алтынбаевлар, Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләләре дә төп йорттан аерылып чыгып, үзләренең өйләрендә яши башлыйлар. Читать полностью

Изге чишмә хикмәте

чишмаДенис авылына җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар…

Бу урында кайчандыр түгәрәк күл булган. Күп еллар элек биредә узган әрнүле вакыйгадан соң, аның суы кипкән, диләр. Тигез җирдәге каберлек урыны күзгә күренеп биегәя, тауга әйләнә бара. Ә тау янындагы чишмәне изге Җиһангир чишмәсе дип атыйлар. Читать полностью

Планшет укырга булышмый, ә зарары бар

Тазетдинова ГКамышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлфия Мәрдегалим кызы ТАҖЕТДИНОВА укучыларга телне ничек өйрәтүе турында менә нәрсәләр сөйләде. Читать полностью

Искеусманлыларның «Бәхетле балачагы»

Камышлы районы Иске Усман авылында һәр елның яз айларында балалар иҗаты кичәләре уздырылып килә. Менә бу елның апрель башында да авыл Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Без бу очрашуны «Бәхетле балачак» дип атадык. 

“Бәхетле балачак — 2014” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат бәйрәмендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар туган телебездә матур итеп шигырьләр сөйләде, моңлы җырлар җырлады, милли биюләребезне биеде һәм мәктәп тормышыннан кызык-лы хәлләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар  Шәүкәт Галиев, Бари Рәхмәт, Зәкия Туфайлова  шигырьләрен искиткеч матур итеп сөйләделәр.  Читать полностью

“Роберт Миңнуллин сәясәттә — шагыйрь, шигърияттә – сәясәтче”

IMG_3317Самарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты, сәясәтче, шагыйрь Роберт Миңнуллин килә, дигән хәбәр таралгач, татар җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына җыела башлады. Ниндирәк кеше икән ул, ничегрәк булыр бу сөйләшү, дип торганда Роберт әфәнде килеп керде һәм хатын-кызларга ишарә итеп: “Әй, бу хәтле матур киенгән хатын-кызлар булуын белсәм, яңа кәчтүмемне киеп килгән булыр идем”, — дип шаяртты һәм шушы гади генә сүзләре белән беренче киеренкелекне юк итте. Залдан: “Без сезне болай да бик яратабыз!” – дигән тавышлар ишетелгәч, шагыйрь аны Самарада да белүләрен, укуларын аңлап, канәгать төс белән өстәл башына кереп утырды.

Без биредә Роберт Миңнуллинның Самара татарлары белән сөйләшүен аз гына кыскартып бастырабыз, чөнки андый акыл ияләренең һәр сүзе алтын бәһасенә тиң, дип фикерлибез. Читать полностью

Килмәгәннәр үкенсен әле

 шаурэкэй 1Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының Самарага килүе турында “Бердәмлек”тән укып белгәч, шатландым да, бераз гаҗәпләндем дә. Моңа кадәр бу театрның Самарага беркайчан килгәне юк иде бит әле. Югары театр сәнгатен сөюче башкорт кардәшләребезгә Казан театрлары гастрольләреннән канәгать булып яшәргә туры килә иде. Менә, ниһаять, алар да үз мәркәзләреннән килгән артистларның зәвыклы эше белән танышачаклар икән.

Читать полностью

Яктылыкка, яхшылыкка илтүче илаһи көч

мэчет аксакалларыЧелно-Вершины районындагы Шламка авылы мәчете олы юл читендә урнашкан. Шул якларга барып чыккач, Аллаһы йорты яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйча, өйлә намазына җыелган ак бабайлар белән аралашасым килде.
Читать полностью

Губернатор – «за» то, чтобы поддерживать национальные центры / Губернатор милли үзәкләргә ярдәм итү яклы

115 апреля 2014 года в Администрации Губернатора Самарской области состоялась встреча главы региона с активом татарских национально-культурных общественных объединений. Н.И.Меркушкин откликнулся на просьбу лидеров этих организаций встретиться и обсудить насущные проблемы татарского сообщества, в частности, возможность открытия в Самаре второй общеобразовательной школы по типу школы «Яктылык» с так называемым татарским образовательным компонентом, реконструкция двух самарских мечетей — Исторической и Соборной, а также содействие в публикации статей о жизни татар в региональных СМИ. Читать полностью

Ярмәк авылы тирәсендәге атамалар

Иске ярмэкМин күптәннән инде  Иске Ярмәк авылының тарихын барлау белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә мине атамалар кызыксындыра. Нинди генә исемнәр юк безнең якларда?! Ә еллар узган саен күл, елга, чокыр, тау, урман исемнәре дә үзгәрә бит. Атамаларның күбесе аңлашыла, әлбәттә: мәсәлән, “Аккош күле”, “Торна елгасы”, “Бүре өннеге”, “Аю чокыры”. Димәк, безнең бабайлар бу җирләргә килеп урнашканда, монда аюлар да, аккошлар да, торналар да күп булган дигән сүз. Ә менә кайбер кеше исемнәре кайдан, ничек килеп чыккан соң? Араларында татар исемнәре белән беррәттән рус исемнәре дә очрый. Шуларның берничәсенә үзем белгән аңлатмаларны биреп үтәм. Читать полностью

“Без ракеталарны очарга өйрәтәбез”

загруженное

12 АПРЕЛЬ -БӨТЕНДӨНЬЯ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 31595_i_article

“Космоска очу” һәм “Са­мараның ЦСКБ-Прогресс заводы” төшенчәләре аерылгысыз. Чөнки космик кораблар да, аларның двигательләре дә биредә җитештерелә. Оешма зур һәм анда эшләүче төрле милләт халыклары арасында милләттәшләребез байтак. Бигрәк тә оешманың генераль директоры урынбасары – генераль конструктор — ЦСКБ ФГУП «ГНПРКЦ «ЦСКБ-Прогресс» җитәкчесе Равил Нургали улы Әхмәтовның исеме безнең күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Шундый зур корабларның генераль конструкторы булу өчен нинди баш кирәк!

Милләттәшләребез — космик ракеталарны төзүче инженерлар Камил Шамкаев, Мансур Ямалетдинов, Азат Надыйров, Әхмәт Нафигин, Илгиз Колючев  25 ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар да иде бит әле. Алар бүген дә, шушы җәмгыять әгъзалары буларак, халкыбызга күп яхшы эшләр башкаралар. Читать полностью

Өметебезне өзмик

Бердэмлек“Россия почтасы” басма матбугат чараларын тарату өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннән соң,  газета-журналларга язылу ничек булыр, халык безне читкә какмасмы, ярдәм кулын сузармы дип көтеп тормадык,  мөхтәрәм газета укучыларыбыздан фикерләрен сорап карарга булдык. Читать полностью

Әзерлек башланды

1-DSC_0917Үткән сишәмбедә өл­кә татар милли-мәдәни авто­номиясенең киңәйтелгән уты­рышы уздырылды

Бу көнне Халыклар дуслыгы йортына бөтен татар оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлар килгән иде. Көн тәртибендә — 14 июньдә Шенталы районының Татар Әбдекие авылында уздырылачак икенче өлкә авыллары Сабан туена һәм 21 июньдә Гагарин паркында уздырылачак 26нчы өлкә Сабан туена әзерлек эшләре мәсьәләләре генә торса да, хәл ителергә тиешле эшләр байтак булып чыкты. Читать полностью

Ал да нур сәс халкыңа

башкирский праздник,юбилей Рауды 122

Рәүдә ШӘЙМӘРДАНОВА (уңнан беренче)

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда башкорт халкының иң күңелле бәйрәме – Каргатуй гөрләп узды

Борынгы заманнарда мө­селман кардәшләребез, язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар һәм аларны ботка белән сыйлаганнар. Соңрак бу йола бәйрәмгә әверелеп киткән – авыл читендәге калкурак урынга чыгып зур казаннарда ботка пешергәннәр, сыйланып, уйнап-биеп туйгач, ел уңдырышлы булсын, дип тели-тели ботканы таш өсләренә салып калдырганнар… Читать полностью