Туган ягым гөлләр иле булсын иде

Жанна Амирова

Мәдәният йорты җитәк­чесе Жанна ӘМИРОВА.

Похвистнево районында­гы Иске Мәчәләй авылы уйсу җир­дә урнашкан. Первомайск авылы ягыннан килеп, тау битеннән карасаң, авыл искиткеч матур күренә. Тик авыл уртасындагы ике катлы Мәдәният йорты гына төзек өйләр арасында үзенең тышкы кыяфәтеннән оялып, тартынып тора сыман.

Мәдәният йорты мөдире Жанна Арыслан кызы Әмирова түбәндәгеләрне сөйләде. 35 ел элек төзелгән ике катлы бина вакытында бик матур һәм мәһабәт булган. Бүлмәләр зур, иркен, зур авылда яшәүче халык күпсанлы түгәрәкләргә йөреп, иҗат, сәнгать белән шөгыльләнсен өчен бик уңай булган. Тик үзгәртеп кору еллары башланганнан соң, бу бина ремонт дигән нәрсәне күрмәгән ахыры. Читать полностью

Денисны данлыйбыз

ДенискиноШенталы районының Денис авылында еш кына төрледән-төрле ярышлар, бәйгеләр үт­кәрелеп тора. Хатын-кыз­ларыбыз бәйрәменә багышланган чарада, мәсәлән, гүзәл затларыбыз өч командага бүленеп бәрәңге дә чәчтеләр, кармак белән балык та тоттылар, чүкеч белән тактага кадак та кактылар, җырлар-биюләрдә дә катнаштылар. Аннан соң мәктәп спортзалында да өлкән сыйныф укучылары «Без — бердәм» ярышларында үзләренең волейболда, баскетболда, турникта тартылуда, скакалка аша сикерүдә һәм башка бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле сораулардан торган викторина да бик кызыклы үтте. Читать полностью

«Язлар моңы” белән татар моңы яңара / «Весенние напевы» навевают весну

горланов

Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.

Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган: моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Читать полностью

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: “Бердәмлек”нең язмышы халык кулында

 

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

                                     Баш мөхәррир сүзе

1 апрельдән башланачак төп язылу кампаниясе безне борчуга салды, чөнки “Россия почтасы” нәшерләргә (издательләргә) һәм укучыларга шәп “бүләк” әзерләгән. Беркемнән дә сорамыйча, киңәшләшмичә килешү-фәлән төзеп тормыйча гына “Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.

Читать полностью

Самой-самой оказалась Фирдауса Юсупова / Похвистнево матуры – Фирдәүсә ханым

Изображение-455

Самую обаятельную и привлекательную девушку Похвистневского района выбирали в Среднеаверкинском Доме культуры. Собравшихся на мероприятие поприветствовал глава муниципального образования Юрий Фёдорович Рябов. Кстати, он был и председателем жюри, в которое входили помощник депутата Самарской Губернской Думы Григорий Вячеславович Левшин, глава поселения Среднее Аверкино Сергей Михайлович Тимофеев, депутат Собрания представителей Владимир Николаевич Ромаданов, руководитель комитета по физической культуре, спорту и молодёжной политике Дмитрий Геннадьевич Савин.  Читать полностью

Авылда да яхшы яшәп була

Алфия МаулетоваЧелно-Вершины районының Шламка авылы яныннан үтеп барганда, юл читендә генә урнашкан кибеткә сугылмыйча булдыра алмыйм. Бу юлы да ишекне ачып керүгә татарча исәнләшкәнемне сизми дә калганмын. Сәламемә каршы саф татарча җавап та алдым. Бу яшь, мөлаем кыз Әлфия Әхмәтбиҗан кызы Мәүлетова булып чыкты. Читать полностью

Гомерле бул, әнкәй!

Безнең әни – Гайшә Нургали кызы Шәмсетдинова-Ваһаҗева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Тугыз дистә ел гомер эчендә ул күпне күрде, күпне кичерде. Ләкин ни булса да, авырлыклырга, төшенкелеккә бирелмәде, балалары, укучылары хакына ана һәм укытучы исемен югары күтәреп йөрде.

загруженное (1)

Читать полностью

Самара ярымутравында татарлар яшәгән

загруженное

Соңгы вакытларда Самара ярымутравы (Самарская Лука — аны кайберәүләр Самара җәясе дип тә атыйлар), бигрәк тә андагы борынгы Муромский городок тарихы белән кызыксыну артканнан-арта ба­ра. Бу табигый хәл, чөнки Самара өлкәсенең милли һәм дини җәмәгатьчелеге, татар эшмәкәрләре дә, ниһаять, Самара ярымутравына игътибар итә башладылар, Муромский городокта археологик казу эшләре дә даими алып барыла. Әйе, бу инде исбат ителгән, Мүрмән — борынгы болгар каласы, фәндә “Муромский городок” дип аталган бу тарихи урында моннан мең ел элек болгар шәһәре булган, ул Идел Болгарстанының бу төбәктәге үзәк каласы, башкаласы булып торган.  Читать полностью

Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

латыпов и закиров

Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Расих ЛАТЫЙПОВ.

Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Галигә тәҗрибә алырга килделәр 

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чара беренче тапкыр ике ел элек үткәрелгән иде. Анда 27 регионнан 350 кеше катнашкан булса, быел инде 33 регионнан 400ләп эшмәкәр килгән. Димәк, бу җыен халыкка кирәк, һәм алар Казандагы сөйләшүдән яңа идеяләр белән баеп кайталар, үзара бәйләнешләр булдырып, эшләрен җайга салалар. Читать полностью

Гөлшат ЙОСЫПОВА: «Губернаторыбызга зур рәхмәт!»

C609FA28-SwBPAFQAXw,740,,,Миңа быелгы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкин чакыруы буенча Самараның Опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән зур тантанада катнашырга насыйп булды. Бу минем өчен икеләтә бәйрәм иде. Чөнки моңа кадәр купшы ремонт ясалганнан соң театр бинасын күргәнем юк иде әле. Бик шәп, затлы итеп ясап куйганнар бит аны. Ә губернаторыбызның үзен күрү, аның тәбрикләү сүзләрен ишетү бәхет түгелмени? Читать полностью

“Мирас” безне тагын куандырды, гаҗәпләндерде

мирасРоссиядә һәм аның төбәкләрендә Мәдәният елы дип билгеләнгән быелгы ел Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә менә инде 22нче ел эшләп килүче “Мирас” муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбле коллективының болай да тыгыз эш графигын тагын да тыгызландыра төште. Ел башыннан ук иртәдән кичкә кадәр яңа концерт программасына соңгы репетицияләр алып барылды. Ә инде февральдә шәһәр Мәдәният сараенда аның быелгы беренче премьерасы булды. Ул артистларның биюләрен туктаусыз камилләштерү өстендә эшләүләрен бик яхшы күрсәтте. Әйтүләренчә, тамашачы яңа программаны бик тә җылы каршы алды. Читать полностью

Мөфти белән очрашу

…”Кешеләр бергәләп Коръ­ән уку һәм өйрәнү өчен Ал­лаһы йортына җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, рәхмәт каплаячак, фә­рештәләр әйләндереп алачак, Аллаһы үз каршындагылар алдында аларны искә алачак”, — диелгән Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә. Бу хәдистән аң­лашылганча, мөселманнар бербөтен. Безгә, Елховка рай­онының Тупли авыл мәчете әһелләренә, моңа тагын бер тапкыр инанырга насыйп булды. Читать полностью

Мөнәҗәт бәйрәменең беренчесе генә булмасын иде

IMG_1172Самараның Җәмигъ мә­четендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды

Бәйрәмнең төп хуҗабикәсе — озак еллар Самара төбәгенең дини җитәкчесе булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы мөгаллимә Сания абыстай Мингачева иде. Ул килгән кунакларны ачык йөз, күркәм сүз белән каршы алып, бу мәҗлеснең шулай ук күп шәкертләребезнең остазы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың тууына 75 яшь тулуга багышлап үткәрелүе турында да хәбәр итте. Читать полностью