
31 майда Самараның Струковлар паркында XXI “Пресса–2014” фестивале узды
Без көн саен дөньяда, илебездә нинди яңалыклар, кызыклы чаралар булуы турында газеталарда укып, телевизордан карап, белеп торабыз. Самарада нәшер ителүче газета-телевидение хезмәткәрләрен, танылган блогерларны үз күзләре белән күрергә, алар белән аралашырга теләүче һәркем ел саен майның соңгы шимбәсендә Самараның Струков бакчасында үткәрелә торган Пресса фестиваленә килә.
Шәһәр халкының яраткан бәйрәменә әверелгән әлеге чара быелгы “Мәдәният елы”на багышланып, “Дөньяны тагын да матуррак итик” девизы астында узды. Читать полностью →