Туган җирләрне күреп, кардәшләрнең каберләрен карап килербез, дигән уйлар белән 9 майда туган якларга кайтып килергә булдык. Елховка районында урнашкан авылыбызга якынлашкан саен ачы, дәһшәтле сугыш елларына туры килгән үсмер вакытлар искә төшеп, хатирәләргә бирелдем…
Безнең 15 йортлы Бахчи-сарай һәм күрше 45 йорты булган Идәй авылларыннан утыздан артык ир-егетләребез сугышка киткәч, калган яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар тормыш авырлыгын үз җилкәләренә алдылар. 12-15 яшьлек малайлар сабан белән җир сөрдек, лабогрейкаларда уракта эшләдек, яшь кызлар һәм хатыннар бәйләгән көлтәләрне кибәнгә күтәрә идек. Кыш җиткәч, аларны суктырып, саламын сыерларга, сарыкларга ташыдык. Читать полностью






Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде. Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар. Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.

Хөрмәтле Назиф әфәнде!
Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.
Олег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.