Теш авыртудан да яманрак нәрсә бармы икән? Ярый ла авылыңда теш табибы булса. Кызганычка, күп җирләрдә халык андый “артык” табиб хезмәтеннән мәхрүм шул. Ә менә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы халкы бәхетле. Чөнки анда аерым стоматология кабинеты бар. Читать полностью
Беренче буразна салучы
Шушы көннәрдә үткән ел ахырында автомобиль фаҗигасендә һәлак булган милләттәшебез Исмәгыйль ӘМИНОВның кырыгы билгеләп үтелде.
Исмәгыйль Мирза улы Әминов Тольяттида 80нче еллар ахырында кузгалган татар милли хәрәкәтенең беренче буразналарын салучылар арасында иде. Ул Ульян өлкәсе, Иске Майна районы Иртуган авылында 1949 елда дөньяга килә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан егет АвтоВАЗга урнаша һәм 40 ел буе бер урында эшли. Пенсиягә чыккач та берничә ай гына ял итеп өлгерә, җитәкчеләре аның кебек белгечләрдән башка эш бармавын аңлап, Исмәгыйльнең кабат эшкә чыгуын үтенәләр. Читать полностью
Яңа үрләргә таба
Без “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз, шимбә көнне аның килгәнен көтеп алабыз. Анда авылларыбыз тормышыннан да, шәһәр татарлары турында да бик күп мәгънәле мәкаләләр чыгып тора. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе тормышына аерым урын бирелә. Һәм бу бик дөрес тә, чөнки ул шәһәребездә бердәнбер һәм тик мактауга гына лаек мәктәп. Читать полностью
Без — дуслык илендә

Иске Ярмәкнең «Ак каен» ансамбленә Николай МЕРКУШКИН бүләк тапшыра.
Самараның опера һәм балет театры бинасында өлкә “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котлау тантанасы һәм гала-концерт булды. Самара өлкәсе бу зур чара белән быел игълан ителгән Мәдәният елын ачып җибәрде. Читать полностью
Озак, исән-имин яшәгез, ветераннар!
Кеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!
Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Читать полностью
Озын гомерле гаилә
Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе
Быел көзен Зәлифә һәм Әбделхәй Курмакаевлар бергә гомер итә башлауларының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар әле ерак 1958 елда кояшлы Үзбәкстанда танышкан булганнар. Читать полностью
Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

Исмәгыйль ХӘКИМОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Тәлгать ХУҖИН һәм Таһир ӘБҮЗӘРОВ фикер алышалар.
Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” мәктәбендә “Самара татарларының каймагы” дип аталган зур җыелыш уздырылды. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышлап уздырылган чараларның берсе иде. Оештыручылар – “Туган тел” җәмгыятенең президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм аның командасы, өлкәбездә зур уңышларга ирешә алган, татар киләчәгенә битараф булмаган шәхесләребезне җыеп, проблемаларны уртага салып фикер алышырга ният тоткан иде. Читать полностью
Аның холкы – Коръән үзе
Пәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде. Читать полностью
Шәхси хуҗалык туендыра
Замананың шаукымлы җилләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле районының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Савельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый. Читать полностью
Әбдеки, мәңге яшә!
Яңа елга багышланган кичәдә Шенталы районының Татар Әбдекие Мәдәният йорты авылдашлар, кунаклар белән шыгрым тулган иде. Сәхнәдә матур итеп бизәлгән зифа буйлы яшел чыршы басып тора. Берсеннән-берсе моңлырак җырлар яңгырый, дәртле биюләр башкарыла. Бәйрәм тамашасында катнашучылар авылдашларга, кунакларга яңа елда исәнлек-саулык, зур уңышлар, ак бәхетләр теләделәр. Читать полностью
Теләк һәм тырышлык булганда
Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, бөтен илебез кебек үк, безнең Иске Мәчәләй авылында да күмәк хуҗалыгыбыз тарала башлады. Күп халык эшсез калып, бәхет эзләргә авылдан чыгып китте. Ә калганнары әле озак вакыт нәрсәгә алынырга белмичә аптырап йөрделәр. Барысы да күмәк хуҗалык булып яшәргә өйрәнгәннәр иде бит. Читать полностью
Кавказ Олимп булмасын иде

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Шушы хәтле гомер яшәп тә, Кара диңгез буенда ял итәргә туры килгәне юк иде әле миңа. Су керү сезоны булмаса да, быелгы озын кышкы каникулларны Сочида уздырырга планнар корганда, бер атып ике куянны тотарга ният иттем: беренчедән, Кара диңгез ярындагы менә дигән санаторийда сәламәтлегемне ныгытырга, икенчедән, Сочиның Кышкы Олимпия уеннарына ничек әзерләнүен күз кырые белән булса да күреп кайтырга мөмкин булыр дип, юлга чыктым… Читать полностью
Базарга хәләл “Сыйфат” чыгарылды
Үткән елда Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте каршында “Хәләл” комитеты үзенең эшен башлап җибәргән иде. Ул өлкәдә хәләл исеме белән базарга чыгарыла торган бөтен продукцияне дә тикшереп, сертификат бирү белән шөгыльләнә. Комитетның Уставы да бар. Шуның нигезендә Самара өлкәсендә хәләл ашамлык сатучылар бөтенесе дә сертификация үтәргә тиеш. Беренче сертификат яңа ачылган “Яшьлек” оешмасының “Сыйфат” маркалы колбаса продукциясенә бирелде.
2006 елда экономика академиясен һәм Халыкара эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлаган милләттәшебез Равил САБИРОВ “PSM group” оешмасында эшли башлый. Хәзер инде ул җитәкчелек иткән оешма Россия киңлекләрендәге 28 зур шәһәрнең кибетләренә хезмәт күрсәтә. Читать полностью