Самарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты, сәясәтче, шагыйрь Роберт Миңнуллин килә, дигән хәбәр таралгач, татар җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына җыела башлады. Ниндирәк кеше икән ул, ничегрәк булыр бу сөйләшү, дип торганда Роберт әфәнде килеп керде һәм хатын-кызларга ишарә итеп: “Әй, бу хәтле матур киенгән хатын-кызлар булуын белсәм, яңа кәчтүмемне киеп килгән булыр идем”, — дип шаяртты һәм шушы гади генә сүзләре белән беренче киеренкелекне юк итте. Залдан: “Без сезне болай да бик яратабыз!” – дигән тавышлар ишетелгәч, шагыйрь аны Самарада да белүләрен, укуларын аңлап, канәгать төс белән өстәл башына кереп утырды.
Без биредә Роберт Миңнуллинның Самара татарлары белән сөйләшүен аз гына кыскартып бастырабыз, чөнки андый акыл ияләренең һәр сүзе алтын бәһасенә тиң, дип фикерлибез. Читать полностью



Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының Самарага килүе турында “Бердәмлек”тән укып белгәч, шатландым да, бераз гаҗәпләндем дә. Моңа кадәр бу театрның Самарага беркайчан килгәне юк иде бит әле. Югары театр сәнгатен сөюче башкорт кардәшләребезгә Казан театрлары гастрольләреннән канәгать булып яшәргә туры килә иде. Менә, ниһаять, алар да үз мәркәзләреннән килгән артистларның зәвыклы эше белән танышачаклар икән.
Челно-Вершины районындагы Шламка авылы мәчете олы юл читендә урнашкан. Шул якларга барып чыккач, Аллаһы йорты яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйча, өйлә намазына җыелган ак бабайлар белән аралашасым килде.
15 апреля 2014 года в Администрации Губернатора Самарской области состоялась встреча главы региона с активом татарских национально-культурных общественных объединений. Н.И.Меркушкин откликнулся на просьбу лидеров этих организаций встретиться и обсудить насущные проблемы татарского сообщества, в частности, возможность открытия в Самаре второй общеобразовательной школы по типу школы «Яктылык» с так называемым татарским образовательным компонентом, реконструкция двух самарских мечетей — Исторической и Соборной, а также содействие в публикации статей о жизни татар в региональных СМИ.
Мин күптәннән инде Иске Ярмәк авылының тарихын барлау белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә мине атамалар кызыксындыра. Нинди генә исемнәр юк безнең якларда?! Ә еллар узган саен күл, елга, чокыр, тау, урман исемнәре дә үзгәрә бит. Атамаларның күбесе аңлашыла, әлбәттә: мәсәлән, “Аккош күле”, “Торна елгасы”, “Бүре өннеге”, “Аю чокыры”. Димәк, безнең бабайлар бу җирләргә килеп урнашканда, монда аюлар да, аккошлар да, торналар да күп булган дигән сүз. Ә менә кайбер кеше исемнәре кайдан, ничек килеп чыккан соң? Араларында татар исемнәре белән беррәттән рус исемнәре дә очрый. Шуларның берничәсенә үзем белгән аңлатмаларны биреп үтәм. 

“Россия почтасы” басма матбугат чараларын тарату өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннән соң, газета-журналларга язылу ничек булыр, халык безне читкә какмасмы, ярдәм кулын сузармы дип көтеп тормадык, мөхтәрәм газета укучыларыбыздан фикерләрен сорап карарга булдык.
Үткән сишәмбедә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды
Елховка районының Тупли авылында волейбол буенча ветераннар матчы үткәрелде
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Мөхәммәтша Буранголов әсәре буенча Айрат Әбүшахманов куйган “Шәүрәкәй” спектаклен күрсәтте
Мәхәббәт җир йөзен коткарырмы?