“Ялкынлы яшьлек”нең ялкыны

Илгиз Колючев

Илгиз әфәнде Колючевка — 75 яшь!

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен татар илендә белмәгән кеше юктыр. 44 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.

Без бүген аның җитәкчесе, “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ (аны дуслары үзара Кәлүч дип тә йөртәләр) белән сөйләшәбез. Читать полностью

Илебезнең көче — бердәмлектә / Самая мультикультурная площадка

getImage (45)

31 майда Самараның Струковлар паркында XXI “Пресса–2014” фестивале узды

Без көн саен дөньяда, илебездә нинди яңалыклар, кызыклы чаралар булуы турында газеталарда укып, телевизордан карап, белеп торабыз. Самарада нәшер ителүче газета-телевидение хезмәткәрләрен, танылган блогерларны үз күзләре белән күрергә, алар белән аралашырга теләүче һәркем ел саен майның соңгы шимбәсендә Самараның Струков бакчасында үткәрелә торган Пресса фестиваленә килә.

Шәһәр халкының яраткан бәйрәменә әверелгән әлеге чара быелгы “Мәдәният елы”на багышланып, “Дөньяны тагын да матуррак итик” девизы астында узды. Читать полностью

Барысына да теләк кенә кирәк

Денискино школаСоңгы елларда авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән төрле үзгәрешләр кичерә. Үзем, балаларым, бигрәк тә Чечнядагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган улыбыз Мансур белем алган туган Денис авылым мәктәбенә инде күптәннән килә алганым юк иде. Ул бүген ничек яши, проблемалары бармы, дигән сораулар мине шушы мәктәпкә алып килде дә инде. Биредә мин мәктәп директоры Рәфыйк Әбрар улы МИНҺАҖЕВ (рәсемдә) белән очрашып, сөйләшеп алдым.
Читать полностью

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Туган җирләрне күреп, кар­дәшләрнең каберләрен ка­рап килербез, дигән уйлар белән 9 майда туган якларга кайтып килергә булдык. Елховка районында урнашкан авылыбызга якынлашкан саен ачы, дәһшәтле сугыш елларына туры килгән үсмер вакытлар искә төшеп, хатирәләргә бирелдем…

Безнең   15 йортлы Бахчи-сарай һәм күрше 45 йорты булган Идәй авылларыннан утыздан артык ир-егетләребез сугышка киткәч, калган яшүс­мерләр, хатын-кызлар һәм картлар тормыш авырлыгын үз җилкәләренә алдылар. 12-15 яшьлек малайлар сабан белән җир сөрдек, лабогрейкаларда уракта эшләдек, яшь кызлар һәм хатыннар бәйләгән көлтәләрне кибәнгә күтәрә идек. Кыш җиткәч, аларны суктырып, саламын сыерларга, сарыкларга ташыдык. Читать полностью

Сабыйларыбыз ышанычлы кулларда

балалар бакчасы 1

Тәрбияче Зөһрә Вәли кызы ИЗМАЙЛОВА балалар арасында.

Бүген — Халыкара балаларны яклау көне!

Без, әти-әниләр, бу болгавыр заманда балаларыбыз өчен борчылып, бала үстерү, дөрес тәрбия бирү хакында кайгыртып яшибез.

Кайберәүләр: “Балага өй­дә бирелгән тәрбиядән дә әһәмиятлесе юк”, — дип бала үстерүне әби-бабаларына тап­­шырса, мин: “Бала үз яшь­тәшләре арасында үсәргә тиеш”, - диючеләр яклы һәм баламның яше җитү белән улымны яныбыздагы 188нче муниципаль балалар бакчасына бирдем.

Бакчасы җиһазлары белән бик бай булмавы күңелне бераз боектырса да, якты, чис­та бүлмәләр, ашау-эчү ягы, кайгыртучан тәрбиячеләр бе­лән, әни кеше буларак, мин бик канәгать. Ә инде бер тәрбиячебез Зөһрә Вәли кызы Измайлованың үз милләт кешебез булуы, аның белән ба­ламның бакчадагы тормышы турында рәхәтләнеп татарча сөйләшү мөмкинлеге мине аеруча куандырды. Читать полностью

“Өмет”ле Венера

Бүген Венера ханым Донская зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә

Самараның Промышленность районында берничә ТОС (территориаль иҗтимагый үз­­идарә оешмасы) эшләп килә. Воронежский урамында урнашкан  “Надежда” (“Өмет”) исемле ТОС белән милләттәшебез  Венера Вәли кызы Донская җитәкчелек итә. Бу оешма сугыш ветераннарына аеруча күп игътибар бирә һәм бу эштә 5, 9, 83 һәм 141 санлы мәктәп укучылары катнашып, оешма әгъзаларына ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт меңнән артык ветеранның һәрберсен туган көне, Җиңү көне, Олылар көне белән кот­лап, күчтәнәчләр өләшү өчен генә дә күпме көч, күңел киң­леге, рухи байлык кирәк бит. Лә­­кин алар барысына да өлге­рәләр. Читать полностью

Татар оешмалары вертикале кирәк

3

Өлкә татар оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев (сулдан уңга), Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов.

Бу елның январь ахырында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының “каймагы” җыелышы төрле катлам халыкта төрле фикерләр тудырган иде.  Самара татарларының корылтаен уздыру кирәкме, юкмы дигән сорау әле дә чишелешен тапмый һәм «Бердәмлек» газетасы редакциясенә килгән хатлар халыкның бу мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтеп тора. Күптән түгел генә (“Татарны ничек берләштерергә”, № 18-19, 8 май) өлкә “Туган тел” оешмасы рәисе булып берникадәр эшләп алган Әсфәндияр Вәлитов язган булса, бүгенге язма кайчандыр Похвистнево шәһәренең “Туган тел” оешмасы рәисе булып эшләгән Булат ХӘМИТОВтан. Аның фикере ниндирәк икән? Укып карыйк әле. Читать полностью

Тырышсак, без дә булдырачакбыз

ак калфак (1)

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасында очрашу вакытында (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия МӨЛЕКОВА, Зәкия ВӘЛИТОВА, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә САФИНА.

Ике атнага якын вакыт үтсә дә, мин әле һаман Казанда уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алган тәэсирләрем белән рухланып яшим. Бу җыенда хатын-кызларыбыз турында күпме җылы матур сүзләр ишетергә, чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән якыннан танышып сөйләшергә насыйп булды. Читать полностью

Сталинград җирендә күркәм Сабантуй (ВИДЕОЯЗМА)

IMG_7745Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде.  Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар.  Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының  атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.
Читать полностью

Гомерлеккә истә калган мизгел

Последний звонок

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары Рафаил КӘБИРОВ, Альбина НУРИЕВА, Лилия ШӘФИГУЛЛИНА, Рафаил НУРУЛЛИН укытучылары Мария ШАКИРОВА белән.

Һәркем үзенең Соңгы кың­гырау бәйрәмен, күпме еллар үтсә дә, исендә тота, чөнки шул көннән без мәктәп еллары белән хушлашып, зур тормышка аяк басабыз. 23 майда Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга булып, кың­гырау соңгы тапкыр шалтырады.

Читать полностью

Тормыш сукмагыннан бергә атлап

Каюмовы

Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы КАЮМОВЛАР.

Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып Иске Ярмәк авылында яшәүче Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы Каюмовлар — авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе. Читать полностью

Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Назиф Идрис улы ЕНАЛИЕВка – 60 яшь!

21 8bХөрмәтле Назиф әфәнде!

Сезне “Бердәмлек” газета­сының хезмәткәрләре, күп­санлы укучылары исеменнән юби­леегыз — 60 яшь тулу уңа­еннан чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Сез, Мордовия Респуб­ли­касының гади бер татар авылында туып, татар гаи­ләсендә милли тәрбия алгансыз, татар мәктәбендә татар шагыйрьләренең шигырьләрен укып хозурлангансыз.

Сезнең бер гади татар малаеннан рус телен, әдәбиятын яхшы белгән галим булып китүегез күпләргә яхшы үрнәк. Мордовия дәүләт университетында доцент, кафедра мөдире буларак, булачак укытучыларны әзерләүдә сезнең эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Читать полностью

Яшьнәп үткән яшьлек шаһитлары

Ахметовы (1)Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 60 ел бергә гомер иткән Сафиулла бабай белән Шәмсехәят әби Әхмәтовларга барып кергәндә, бабай абзар-кура тирәләрен чис­тартып, ә әбекәй аңа төшке аш пешереп йөри иде. Читать полностью