Баланы ихтирам итәргә кирәк

Конференция 3

Юлия Гусева үзенең чыгышында татар хатын-кызларының революциягә кадәр тормышлары турында бик кызыклы итеп сөйләде.

Балага белем һәм тәрбия бирү — иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул — мәңгелек мәсьәлә. Әлеге темага Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Балаларга тәрбия бирү һәм гаилә мөнәсәбәтләре” исемендә узган конференциядә файдалы фикер алышулар булды. Самара өлкәсе татарларының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин әлеге чараны ачып, кереш сүздә балага тәрбия бирү гаиләдән башланганын билгеләп үтте.
Читать полностью

Рухыбыз бар һәм ул көчле

Быелгы Сабан туена Иске Усман авылы һәр елдагыча дәррәү әзерләнде. Бергәләп урамнарны, каберлекләрне чистартып, юл буена утырткан агачларны тәртипкә китердек. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча Сабан туе алдыннан яулык җыю йоласы бик матур оештырылды: Мәдәният йортында эшләүче милли киемнәргә киенгән кызларыбыз, гармунчы Нәзәх Билалов һәм Дәрҗеман Салихов агалар сөлгеләр эленгән атлар белән, авылны җыр-моңга күмеп, бәйрәмгә яулык, сөлге җыйдылар. Читать полностью

Денис авылында Сабан туе гөрләде

Денис 2Иртәгә авылыбызда Сабантуе була, дигән көнне һава торышы кискен генә үзгәреп китте, кояш болытлар арасына кереп качты, яңгыр җиле исә башлады. Ә иртәгесен, яңгыр явып торуга карамастан, кайберәүләр җәяү, кайберәүләр машиналарга утырып, Сабан туе булачак мәйданга ашыктылар. Шушы төркемгә Татар Әбдекие, Карабикол һәм башка тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә кушылды.

Читать полностью

Саимә МОРЗАХАНОВА: «Фердинанд Сәлахов кебек моң ияләре сирәктер!»

 ФердинандТатарстанның “Яңа гасыр — Планета” телеканалыннан Фердинанд Сәлаховның концертын карап утырам. Шушы ук концерт-ны берничә мәртәбә күргән булсам да, караган саен карыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Җырчының моңлы тавышы һәм ихластан җырлавы күңелләрдә ниндидер җавап тудыра сыман. Башларына ак яулык бәйләгән, иңнәренә мамык шәл ябынган ике әбинең аңа чәчәк чыгаруын күргәндә әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләр кичердем. Фердинандның “Яшик әле” җырын башкарганда “Бер кайгыны җиңү белән, икенчесе бәйләнә” дигән сүзләре бигрәк тә дөреслеккә туры килә бит. Кайгы беркайчан да берүзе генә килми, дип халык бик дөрес әйтә. Үземнең, авылдашларның тормышына карап та шуны ук әйтә алам.

Читать полностью

Гран-при VII конкурса журналистов «Многоликая Россия» / Журналистлар форумга җыелды

Күптөсмерле Россия 2«Золото» в номинации «Телепроект» досталось ТРК «Губерния» из Самарской области за телепрограмму «Дом дружбы»!

Церемония награждения победителей Гран-при VII конкурса журналистов «Многоликая Россия» в рамках V Форума региональных и национальных СМИ состоялась в Казани  (форум проходил с 19 по 21 июня, в его программу вошли пленарное заседание, семинары, культурная программа, в частности посещение городского Сабантуя).

На VII Всероссийский конкурс «Многоликая Россия поступило около 700 работ из 52 регионов страны. Читать полностью

Аның олы йөрәгенә барысы да сыя

EiSnfaygC4UАдәм баласының тормыш юлы — ихлас күңелдән башкарылган эш, гамәлләрдә, үрнәк итеп куярлык гаиләсендә чагыла. Камышлы авылына баргач, мин район хастаханәсендә утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Хөҗҗәт кызы Шәфигуллина турында авылдашларыннан бары тик яхшы сүзләр генә ишетә идем. Тик күпме теләсәм дә, әлегә кадәр аның үзе белән якыннан очрашырга җае туры килми торды. Ниһаять, менә без күрештек. Шунысы кызык, тумышы буенча ул минем авылдашым да булып чыкты.

Читать полностью

Алып кил безгә бәрәкәт, и ямьле Сабан туе!/ Областной Сабантуй в Самаре прошел масштабно (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

getImage (38)Самара өлкәсенең татар авылларында, район үзәкләрендә, кечкенәрәк шәһәрләрендә узган милли бәйрәмнәрдән соң иң олы бәйрәм — өлкә Сабан туе вакыты килеп җитте. Ул быел бар табигать тә яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гүзәл чорга — 21 июньгә туры килеп, бигрәк тә матур һәм күркәм узды. Читать полностью

Гөлчәчәк НУРУЛЛИНА: «Бәхетле бул, кызым!»

Римма на природе.Кызым Римма Ядкәр кызы Саитова (Нуруллина) без Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәгәндә туды. Ул 4нче сыйныфка кадәр авылыбыз мәктәбендә укыганда ук үзен бик тырыш, зирәк һәм сәләтле укучы итеп танытты. Ә инде 1989 елда гаиләбез белән Самарага күчеп килгәч, башта 72 санлы мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыды, аннары 25 санлы мәктәп каршындагы медицина лицеен көмеш медальгә тәмамлады.

Читать полностью

Бер күрешү — үзе бер гомер!

getImage (2)Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбе быел юбилейга әзерләнә. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарихы, аның элеккеге һәм хәзерге укытучылары турында “Бердәмлек” битләрендә язарга уебыз бар. Беренче язмабыз – мәктәп турында.

Гали авылында 1860 елларда ук мәдрәсә булган. Анда авыл кешеләре генә түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар да дин гыйлемен өйрәнгәннәр.  Бу мәгълүматны авыл музеенда сакланучы архив документларыннан табып алдык. Димәк, авылдашларыбыз, ким дигәндә, 150 ел белем үзләштерәләр, булып чыга түгелме? Читать полностью

Сугыш батырларын онытмыйбыз…

ЗаманПохвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов балаларны Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага юллама белән бүләкләде

Илебездә Муса Җәлилне белмәгән кеше юктыр. Ул — Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек шагыйрь. Аның шигырьләрен батырлык поэзиясе дип атарга мөмкин. Читать полностью

Күршеләр дә бәйрәм итә

 мелекесҮткән шимбәдә татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

Димитровградта, нигездә, якын тирәдәге авыллардан һәм Татарстанның Әлки һәм Спас районнарыннан килеп урнашкан милләттәшләребез гомер итә. Алар ел саен мавыктыргыч, милли төсмерләргә уралып узган милли бәйрәмебезне тамаша кылып хозурланалар, рәхәтләнеп ял итәләр. Читать полностью

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне

0c1314e57d2508f309c59b5368579116Якташыбыз, шагыйрь Рөстәм Мингалимнең Хәтер һәм кайгы көненә багышланган шигырьләрен укыгыз:

Читать полностью

Уртак булсын түрегез!

БашаровыАдәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр. Менә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туып-үскән Сания Фәтхи кызы Бәшәрова да, үз авылында паспорт ала алмагач (ул вакытта яшьләрне шулай авылда калдыру сәясәте алып барылган), абыйсы янына Карагандага китеп бара. Дөрес, анда да аңа паспорт алу бәхете тәтеми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа күбрәк тә бирә — гомерлек яры Миргарифан белән очраштыра.

Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы егете Миргарифан Закир улы армиядән соң Караганда шахталарының берсенә барып эшкә урнашкан. Чит җирдә бер-берсен табышкан яшьләр кавышып, матур итеп яши башлыйлар. Уллары Илдус гаиләнең бәхетен арттырып дөньяга килгәч, шатлыкларының иге-чиге булмый. Читать полностью