Туган авылым һәм туганнарым сәламе

Идеал әфәнде минем туган Тахтамыш (Кызыл Каш) авылында яшәгән туганнарым белән очрашкан.

Быел июльдә Томск каласында уздырылган Федераль Сабан туенда безнең Самара өлкәсеннән дә кунаклар булган икән. Алар — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, аның киңәшчесе Идеал Галәүтдинов һәм “Дуслык” сайты хәбәрчесе Винер Нур­мөхәмитов.

Хәрби дустым — полковник Идеал әфәнде белән Винер энем биредәге берничә татар авылында да булганнар, аларның тарихы, кешеләре белән танышканнар. Читать полностью

Язмыштан узмыш юк

Шасмухамметов

Cугыш һәм хезмәт ветераны, 90 яшьлек Миңлерахман ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВ.

Денис авылының челтерәп аккан инеш буендагы бер калкулырак урында ничектер аерымрак булып алты почмаклы йорт басып тора. Һәрвакыт шуның яныннан үтеп-китеп йөргәндә биредәге карт өянкеләр миңа шушы йорт хуҗаларының серле язмышы турында нидер пышылдыйлар сыман тоела иде.

Беркөнне түзмәдем, өйнең ишеген шакыдым. Мине инде шактый өлкән яшьтәге абзый каршылады. Миңлерахман Шәм­­семөхәммәт улы Шәм­се­мөхәммәтов дип таныштырды ул үзен, сөйләшеп кит­тек, һәм мин бу кешенең гый­брәтле язмышын укучыларыбызга тәф­силләбрәк сөйләргә булдым. Читать полностью

Милли мәсьәләләр дә хәл ителәчәк/ Николай Меркушкин: «Президент страны рассчитывает, что Самарская область восстановит утраченные позиции»

Меркушкин

Николай Меркушкин Самарада икенче татар мәктәбе ачу мәсьәләсен күз алдында тота һәм, әгәр тиешле бина табылмаса, яңасын төзү мөмкинлеге бар, дип белдерә.

Самара өлкәсе губернаторы вазифасына кандидат Николай МЕРКУШКИН сайлаучылар белән очрашуын дәвам итә. Үткән атнада ул Самараның Киров районында яшәүчеләр белән очрашты. “Грация” спорт комплексына бу көнне ике меңгә якын кеше җыелган иде.
Читать полностью

Мәхәббәт булса, гаилә дә нык

Насыповы

«Киявебез башка милләт кешесе булгач, беренче мәл­ләрдә бераз уңайсызланган булсак та, хәзер сөенеп туя алмыйбыз».

Хәзерге вакытта яшьләр арасында еш кына таркалган гаиләләрне очратырга туры килә. Моның сәбәбен: “Без­нең милләт кешесе түгел иде яки холык-фигылебез туры кил­мәде”, — дип аңлатучылар да бар. Ә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Раушан белән Флюра Насыйповлар белән танышкач, миндә бөтенләй башка уйлар туды. Читать полностью

Имамы нинди, мәхәлләсе шундый

getImage (1)“Аллаһы Тәгалә синең ар­кылы берәр кешене туры юл­га күндерә икән, бу синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан да артыграк”, — диелгән бер хәдистә. Балаларыңны һәм авылдашларыңны туры юл­га  өндәү бик саваплы га­мәл­дер ул. Әле яшь булуына ка­рамастан, Камышлы рай­оны­ның Яңа Усман авылы мә­чете имамы Ринат хәзрәт Кә­ли­муллин вәгазьләрен тың­лап, Аллаһы юлына баскан як­ташларыбызның исемлеге шактый зур. Хәер, хәзрәтнең Яңа Усман мәчетендә эшли башлавына да 15 ел вакыт үтеп киткән икән инде. Читать полностью

Татулыкта – матурлык

Сагида

Сәгыйдә апа ШАКИРОВА яраткан оныклары Илшат һәм Илназ белән.

Гомер-гомергә каенана бе­лән килен турында ямьсез, төрткеле сүзләр ишеткәләп то­рабыз. Татар халык әкият­ләренә күз салсаң, анда да каенана — аждаһа, ә килен бернинди хокукы булмаган бер мескен итеп тасвирлана.

“Ә хәзерге заман каен­анасы һәм килене нин­ди­рәк икән соң?” — дигән со­рау­ларым мине Камышлы районының үзәгендә гомер итүче каенана — Сәгыйдә апа һәм аның килене Гүзәлия Шакировалар яшәгән йорт­ның ишеген ачып керергә этәрде. Читать полностью

Тольяттида шах һәм мат

СалаховаСамара өлкәсендә шахмат уенына тиешенчә игътибар бирелә, дип әйтергә дә була: урта мәктәпләрдә шахмат секцияләре эшләп торса, махсус спорт мәктәпләрендә профессиональ дәрәҗәдәге белем алырга да була. Мәсәлән, Тольяттиның “Шахмат” олимпия резервы мәктәбендә биш яшьтән алып унсигез яшькә кадәр 700ләп бала шөгыльләнә. Алар арсында халыкара һәм бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр байтак.

Бу спорт мәктәбенең җи­тәкчесе милләттәшебез Гөл­нара Сәлахова (рәсемдә) үзе дә балачактан шахмат уйный. Ул Россиядә, Чехиядә, Словакиядә, Вен­гриядә, Польшада узган халыкара турнирларда җиңү яулап, призлы урыннар алып кайткан, 1989 елда Россия чемпионы исемен яулаган. Ә 1995 елда аңа халыкара мастер исеме бирелгән. Читать полностью

Кичә генә әле… (Рөстәм Вәлиевне искә алып)

7113284.535276E-02_aКичә генә әле ул бар иде, бүген бары хәтерләрдә генә… Алны-артны карамыйча, чиксез яраткан фани дөньябыз көтмәгәндә безне һушсыз итә: Ул киткән… Мәңгелеккә… Танылган музыкант, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев тә әнә шулай көтмәгәндә китте дә барды. Хәтерләрдә генә калды.

Күптән түгел, әнә шул хәтерләребезне кабат яңартып, якты моңнарыбызны терелтеп, Татарстанның Айдар Фәйз­рахманов җитәкче­ле­гендәге дәүләт фольклор музыка ан­самбле Рөстәм Вәлиев ис­тәлегенә концерт куйды. Читать полностью

Спортка гашыйк егет

ХабибуллинТатар халкында: “Хезмәт кешене бизи”, — дигән мәкаль бар. Дөрестән дә, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр хезмәткә генә өйрәнеп калмыйлар, спортта да зур җиңүләргә ирешәләр. Хәзерге язмам Челно-Вершины авылы мәктәбенең спортка гашыйк тугызынчы сыйныф укучысы Фирдинанд Фәрит улы ХӘБИБУЛЛИН турында.
Читать полностью

Сабан туйлары киләчәктә яңа урында узармы?

GVbzU7pOOso“Милли авылда” татар йорты булдырылса, киләчәктә милли бәйрәмебез Сабан туен да шушы урында үткәрү мөмкин булачак.

Самара шәһәрендә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгы символы буларак Куйбышев районындагы Волгарь бистәсендә “Милли авыл” төзү проекты эшләнеп бетеп, хәзер ул тикшерелүгә чыгарылды. Шуннан соң, әгәр проект кабул ителсә, аны 2018 елга төзеп бетерү планлаштырыла. Читать полностью

Фестиваль эчендә фестиваль

Тугарак уенБыелгы VII “Түгәрәк уен” фестивале июльнең соңгы ял көннәрендә изге Болгар җирендә уздырылачак

Фестивальгә татар хал­кы­ның борынгыдан килгән мәдәниятен, җыр һәм биюләрен кадерләп саклаучы 550ләп үзешчән сәнгать коллективы Россиянең төрле почмакларыннан килергә җыена. Самара өлкәсе, Камышлы районының атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә читтә калмаячак. Ул быелгы уенның “Иң яхшы фольклор-этнографик кол­лектив” номинациясенә — “Аулак өй” фольклор күренешен, “Иң яхшы вокаль ансамбль» номинациясенә Камышлы авы­лының борынгы “Каршы уен” җырын тәкъдим итәчәк.  Читать полностью

Юл чатындагы Самара татарлары без

47464672_Kamen3Бу ел башында Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте “Самара татарларының “каймагы” дип аталган җыелыш уздырган иде. Мин бу турыда “Бердәмлек” газетасыннан укып белдем. Анда өлкә татарларын корылтайга җыеп, зур сөйләшү уздырырга кирәк, дигән фикер яңгыраган иде. Ләкин күпсанлы татар оешмалары лидерлары уртак фикергә килә алмаганнар һәм корылтай уздырылмый калган. Вакытлы матбугат, татар сайтлары язмаларыннан күренгәнчә, корылтай уздыруга өлкә хөкүмәте дә артык каршы булмаган: “Үзара килешә алсагыз, уздырыгыз”, — дип әйткән булганнар.

Ә менә Төмән татарлары I өлкә корылтаен уздырулары турында хәбәр иттеләр. Кызганычка, Самарада мондый бу җыелышны үткәреп, башкаларга үрнәк күрсәтә алмадылар. Читать полностью

“Күрше хакы – Тәңре хакы”

в кафе2Самара өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Разия ӘЮПОВА үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде

Самарада күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың эше уң булырга охшаган. Чөнки ул аны ничек хәер-дога белән башлап җибәргән булса, шулай дәвам итә дә. Рамазан аенда ул оешманың беренче зур эше итеп үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәҗ­лескә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия Мөлекова, “Өмет” газетасы хәбәрчесе Рузия Хәлимова, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә Татар мәдәнияте йорты җитәкчесе Рамилә Сафина чакырылган иде. Кунаклар ифтар мәҗлесенә генә түгел, гомумән, Самараны күрергә, биредә яшәүче күпсанлы татарлар тормышы белән танышырга килгәннәр иде. Читать полностью