
Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.
Бүгенге көндә өлкәбездә татар телендә мөселманнар тормышында булган барлык яңалыклар белән милләттәшләребезне даими рәвештә таныштырып баручы мәгълүмат чаралары аз түгел. Шулар арасында “Самар татарлары” медиа-порталы лаеклы урын алып тора. Биредә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны тапсын өчен, аның баш мөхәррире Римма Нуретдинова, әлбәттә, зур көч куя. Кызыклы язмалар, аудио- һәм видео материалларны төрле чыганаклардан җыеп, татарлар тормышындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып безгә ул хәбәр итә, дисәң дә дөрес булыр, минемчә. Юкка гына, шаяртып, кайберәүләр аны “Римма-ТАСС”, дип атамыйлардыр. Читать полностью