2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәч, хәтер-хатирәләремне барлый башладым, чөнки безнең нәселдә дә укытучылар шактый күп бит.
Династия Зәйдулла Вәлиулла улы Шәриповтан башлана. Ул фин сугышына кадәр мәктәптә мөгаллим булып эшләгән. Сугыштан каты яраланып кайткач, әйбәтләп савыгырга да өлгерми, 1942 елда аны Бөек Ватан сугышына алалар. Аннан килгән өчпочмакларга язган гади генә такмаклар аша әнисе Мәргубә, апалары Мингаян, Минҗиһан, Минзифа, сеңелесе Миңнебанатка һәм хатыны Бибизиннәткә әйтәсе сүзләрен җиткерергә тырышкан: Читать полностью