Хәрби техника, танклар төягән эшелон, шуышып килеп, вокзал бинасы янында туктады. Теплушкаларның ачык ишекләренә сырган солдатлар шундук сикерешеп җиргә төшә башладылар. Шул ук вакытта офицерларның: “Таралышмагыз, кемнәр эшелоннан кала, шулар дезертир булып санала, судить итәбез”, — дигән сүзләре яңгырады. Бер егет, вагон ишегенең яңагына ябышып, нидер күрергә теләпме, югарырак менәргә тырыша иде.
- Дустым, кая үрмәлисең әле болай?
- Вадим, ишетәсеңме, татарча җырлыйлар бит! Сүзләре ишетелеп бетми, ялгышмасам, “Хафизаләм, иркәм” җыры. Бу җырны минем әткәйнең җырлаганын ишетсәң икән!.. Печән өмәләрендә җырлап җибәрә иде дә, өмәчеләр шаккатып тыңлап тора иде. Кем җырлый икән, беләсе иде, эшелон яныннан китәргә дә ярамый бит.
- Кем җырласа да сиңа барыбер түгелмени?
- Юк, дустым, барыбер түгел шул, минем әткәй кайдадыр шушы тирәдә хезмәт итә. Ул түгелме икән? Олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовывать итәргә дигән боерык булды бит. Сидорчук белән Аванесянны да кайтарып җибәрделәр.
- Әтиең, дип уйлыйсың, алай?
- Мин нәрсә дип уйларга да белмим инде, үз күзем белән күрмәгәч…
- Взводныйдан сорап кара, бәлкем җибәрер, әнә үзе дә килә.
- Иптәш лейтенант, мөрәҗәгать итәргә рөхсәтме?!
- Нәрсә бар, Сарыймов?
- Иптәш лейтенант, вокзал каршында кемдер татарча җырлый. Рөхсәт итегез карап килергә.
- Сарыймов, эшелон яныннан ерак китәргә ярамый дигәнне ишеттеңме?!
- Ишеттем, иптәш лейтенант, мин бит барлыгы биш минут кына сорыйм!
- Иптәш лейтенант, мин шухерда торырмын. Вокзалга хәтле унбиш метр гына, без аны Кәримов белән ике сикереп бер генә атлыйбыз бит ә, иптәш лейтенант?
- Смирнов, сине кем адвокат итеп билгеләде?
- Иптәш лейтенант, Саҗит бит ул ут егет, сез үзегез дә беләсез аны. Болай әңгәмә сузып торганчы, без барып килгән идек инде.
- Смирнов, син телеңне артык чарлыйсың ахыры.
- Иптәш лейтенант, гафу итегез, дустым бик әйбәт егет бит ул.
- Шулаен шулайдыр да, тик боерык белән нишләргә?
- Ярар, Сарыймов, сиңа биш минут вакыт бирәм, бер аягың — анда, икенчесе — монда, тиз бул!
- Рәхмәт, иптәш лейтенант, мин тиз, мин хәзер!
Саҗит, һөҗүмгә ташланган арысландай, тавыш ишетелгән якка ыргылды, хәтта каршы килгән старшина Фроловны бәреп ега язды.
- Сарыймов, син нәрсә, күзең чыктымы әллә, кеше күрмисең?
- Гафу итегез, иптәш старшина.
- Сарыймов, вакытың бетә, биш минут ул биш сәгать түгел.
Саҗит вокзалның алгы ягына яшен тизлегендә очып чыкты һәм, вокзал алдындагы мәйданчыкта аҗырлап утырган морякның аркасын күреп, тораташ булып катып калды. Үзе дә сизмәстән, җырчыга кушылып, җырлап җибәрде.
Җилфер-җилфер йөрмәс
идем,
Җил тавышын сизмәсәм.
Өзелеп җыр җырламас идем,
Хафизаләм иркәмне
сөймәсәм.
Хафизаләм иркәм, әй
аппагым,
Бер күрерменме тагын?
Аңа кушылганны ишетеп алган Сарыйм ялт итеп артына борылды. Баскычтан улы Саҗит төшеп килүен күргәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча, ике кулы белән күзләрен уды да яңадан улына текәлде. Сарыйм алдында арысландай таза егет басып тора иде. Аның да кызу кояшта, салкын җилләрдә кырысланып беткән битеннән яшь бөртекләре тәгәри иде. Бер-берсенең кочагында, беркемнән дә оялмыйча, куанычларын яшермичә, ата белән бала елыйлар иде. Кем уйлаган, җир кырыенда аталы-уллы солдатлар очрашырлар дип?! Ниһаять, Сарыйм телгә килде.
- Улым, чынлап та синме бу? — дип сорады ул йомшак кына.
- Мин, әткәй, мин.
- Әллә сине дә демобилизовать иттеләрме?
- Юк, әткәй, безне башка җиргә күчерәләр. Ә син, әткәй, үзең ничек соң? Әллә авылга кайтасыңмы, әллә яраландыңмы?
- Мин, улым, исән-сау, олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовать итәргә дигән боерык килгәч тә кайтарып җибәрделәр. Ә син, улым, чын егет булгансың, читкәрәк кит әле, бер карыйм үзеңә. Сөбеханаллаһ, улым, сөлектәй ир булгансың бит! Ул буең, ул тазалыгың, суксаң тимер өзәрдәй егет!
- Әткәй, син үзең дә бирешерлек түгел әле, картлар рәтенә керергә ашыкмыйсың!
- Синең арттан киләләр ахыры, әнә теге солдат…
- Әйе, әткәй, бу минем иптәшем Вадим Смирнов. Вадим, ни булды?
- Исәнмесез! Саҗит, взводный холыксызлана, китте дә югалды, ди. Бәлкем эшелон ягына чыгарсыз, күз алдында булсагыз, бәлкем, тынычланыр.
- Иптәшең дөрес әйтә, улым, командирыңны борчымыйк, эшелон ягына чыгыйк. Кара син аны, имән кебек егет булгансың бит, ә!..
Вокзал бинасы бер сәгать элек кенә буш булса, хәзер халык белән тулган иде. Күбесенә утырырга урын булмау сәбәпле, кайберләре төенчекләре өстендә утыралар иде. Кемдер, бишмәтен җәеп, идәндә йоклап ята.
- Сарыймов, син кая китеп югалдың? Мин сиңа күпме вакыт бирдем? Әгәр дә эшелон кузгалган булса, икебезне дә трибуналга бирәләр иде!
- Иптәш лейтенант, без вокзал басмасында гына идек, таныш булыгыз, минем әтием — матрос Кәримов.
- Бик яхшы. Ә нишләп әтиеңнең фамилиясе Кәримов, ә синеке Сарыймов?
- Әтием Кәримов Сарыйм Кәримович. Әтиемнең исеме Сарыйм булганга, иптәш лейтенант. Иптәш лейтенант, безгә әти белән менә монда гына сөйләшеп торырга рөхсәт итсәгез иде.
- Белмим дә инде, Сарыймов, эшелон янында чит кешеләр булырга тиеш түгел.
- Син, Сарыймов, ротныйдан сора, ул рөхсәт бирсә, бер сүзем дә юк. Әнә генә үзе, күрше вагон янында старшина белән сөйләшеп тора.
- Яхшы, әти, мин хәзер!
- Иптәш капитан, рөхсәт итегез мөрәҗәгать итәргә?
- Тыңлыйм, Сарыймов, нәрсә булды?
- Иптәш капитан, ышанырлык нәрсә түгел, мин әтиемне очраттым. Эшелон кузгалганчы сөйләшеп торырга рөхсәт итмәссезме икән?
- Кызык. Кая, күрсәт әле әтиеңне, карыйм үзенә.
- Здравия желаю, иптәш капитан, матрос Кәримов.
- Кая, документларыгызны бирегез әле, карап карыйк?
- Рәхим итегез, иптәш капитан!
- Кәримов Сарыйм Кәримович, морская пехота. Капитан второго ранга Дудин Вадим Андреевич сугышчысы буласыз, димәк.
- Так точно, иптәш капитан!
- Ә азык-төлек буенча склад мөдире Смирнов Пётр Аркадьевич ничек яшәп ята? Аркадьичны беләсезме?
- Гафу итегез, иптәш капитан, аның исеме — Смирнов Аркадий Петрович.
- Дөрес, иптәш Кәримов, ул. Александр Фомич, Кәримов белән Сарыймовка бергә булырга, сөйләшергә рөхсәт итәм. Барыгыз сөйләшегез, тик эшелоннан ерак китмәгез.
- Рәхмәт, иптәш капитан.
- Ә без, Карасёв, старшинаның хәлен белеп килик, яныннан аракы исе килә кебек.
- Әйдә, улым, әнә теге әрҗәләр өстендә бераз утырыйк. Эшелонга кайчан төяделәр сезне?
- Өченче көн төнлә. Тик кайда барганны әйтмиләр. Полигонга чәчкә җыярга бармаганыбыз билгеле, әлбәттә. Юкка гына тройной боекомплект төятмәгәннәрдер.
- Нигә елмаясың, улым?
- Капка алдындагы талны кисеп аударгач, аның өстендә сөйләшеп утырган вакытлар искә төште. Шул тал чыбыгы белән арканы кашыган идең бер, хәтереңдәме?..
- Юкка түгелдер бит?
- Мич башыннан махоркаңны алган өчен. Ә аны Әхмәтшәет алган булган.
- Гаебем булса, гафу ит, улым, мин бит начарлык теләмәдем. Улым, син авылдан хатлар аласыңмы соң?
- Үткән атнада алган идем. Әнкәйгә башка җиргә күчәбез, дип яздым.
- Ә мин кичә Әхмәтшәеттән хат алдым, мә әле, укы.
- Авылда хәлләр бик әйбәт түгел икән, әткәй. Әхмәтшәетләр, халык белән, Хөсәен болынындагы әрәмәлеккә утынга дип эт шомырты кисәргә йөриләр икән. Күп халык ачлыктан шешенгән. Авылда этләр, песиләр калмаган. Ә караңгы төшкәч, авыл урамнарында ач бүреләр йөриләр, дигән. Әти, безнең авылда аучылар бар иде бит? Хәйбуш абзый үзенең бурзайлары белән бөтен тирә-якта дан тота иде.
- Әйе, улым, тота иде шул, тик Хәйбуш абыең гына бөтен бүреләрне дә тотып бетерә алмый. Күбәйгәннәр шул хәзер бүреләр.
- Әни язган, ипи пешергәндә алабута һәм башка ашарга яраклы үлән орлыклары кушабыз, дигән. Җәйге көннәрдә халык төрле үләннәр, җиләк-җимеш ашап тора, иң кыены кышкы айлар, дип яза.
- Әйе, хәзер иң кыены — үзләренә дә ачтан үлмәскә, балаларны да саклап калырга һәм колхоз эшенә дә өлгерергә… Сугышта күпме шәһәрләр, заводлар җимерелгән. Ә шулай да безнең халык нык, бердәм, нинди аҗдаһаның муенын борып ыргытты!
- Шулай шул, әткәй. Син кайткач, әнкәйләргә җиңелрәк булыр. Исән-сау килеш шундый таза ир-егет кайта гаиләгә! Эх, кайтасы иде хәзер авылга унбиш-егерме көнгә генә! Бер-ике елга җитәрлек утын, азык-төлек әзерлисе иде әнкәйләргә, Сәгыйдә апам, Әхмәтшәет ачка интекмәсеннәр иде…
- Кайтырсың, улым, кайтырсың, Алла теләсә, үзеңә тиешле вакытыңны хезмәт итәрсең дә кайтырсың.
- Эх, әткәй, кайтасы иде дә бит, белмим шул… Кайтып булырмы икән? Кунакка бармыйбыз бит, японнарга каршы сугышка керәбез. Японнар да бит читән казыгы тотып сугышмыйлар, гаскәрләре бик көчле. Әткәй, сентябрьдә кара бөрлегән өлгерә Йәүлин тегермәненнән өстәрәк, Хөсәен болыны әрәмәлегендә. Пүләй әрәмәлекләрендә дә бөрлегәнлекләр, шомыртлыклар күп. Туйганчы кара бөрлегән, шомырт ашыйсы иде! Исеңдәме, әткәй, кырык беренче елны Бояр болынында узган печән өмәләрен! Тиләгәзенең Сок елгасына коелган урында, чишмә буенда, кызлар казан асалар иде. Анда әле Фәләх абый, тозак куеп, өч сорка тоткан иде, зрә дә шәп булды шулпасы! Ә кичен, өмәдән соң, кичке уеннар, кызларның җырулары, тузан туздырып Ярмәк вагын биюләре бер дә онытылмый. Әткәй, минем сиңа бер үтенечем бар. Алай-болай Ярмәккә исән-сау кайта алмасам, язның иң матур көнендә бөтен дөнья, болыннар, әрәмәләр чәчкәгә күмелгән чакта, Хөсәен, Озын күл болыннарын, Пүләй әрәмәлекләрен, Акчарлак, Аккош, Хәсән күлләрен әйләнеп, миннән салам әйт, яме.
- Тукта әле, улым, ни сөйлисең син, бәхилләшүеңме әллә? Юкны сөйләп утырма, аркаңны кашырга тал чыбыгы да эзләп йөрмәм, менә бу ящикның тактасын каерып алырмын да шундый иттереп кашырмын, мәңге онытмассың!
- Кашы, әткәй, кашы, бер сүз дә әйтмәячәкмен, ата-ана суккан җир тәмугта янмый, дия идең түгелме?
- Иптәшләрең алдында бик яхшы түгел шул, улым…
- Сарыймов, әйдәгез ашарга, әтиеңне дә алып кил, без аңарга да паек алдык, ботка суынганчы ашагыз яхшылап.
- Бик вакытлы булды бу, егетләр, югыйсә, Ярмәктәге бүреләр минем корсакка керә башлаганнар иде. Әйдәле, әткәй, тамак ялгап алыйк!
- Юк, улым, рәхмәт, үзегез ашагыз, минем ашыйсым килми.
- Ничек инде ул ашыйсы килми? Әйберләреңне ал да, әйдә, син бит сабый бала түгел ялындырып утырырга. Әйберләрең кайда соң, әткәй?
- Әйтергә дә оят инде, балалар, әйберләремне урладылар шул.
- Урладылар? Алай икән, әйдә капкалыйк башта, ә калганы җайланыр. Әллә ашыйсы килгәнгәме, әллә әткәй белән күрешкәнгәме, бүген ботка аеруча тәмле. Бүген боткага Переплюйка елгасы суын кушмаганнар ахыры.
- Ә син кайдан беләсең анысын?
- Бүген тозы азрак, әллә сизмисезме?
- Без бит синең кебек рестораннарда ашап йөргән кешеләр түгел, Вадим.
- Саҗит, син кая киттең әле вещмешогыңны алып?
- Егетләр, әйтергә дә яхшы түгел…
- Саҗит, ни булды, нәрсә кызлар кебек бөккәләнәсең? Син бит танцыда түгел.
- Әткәйнең вещмешогы белән бөтен әйберләрен урлаганнар, старшинадан бер-ике банка тушенка белән бер буханка ипи сорарга уйлыйм.
-Белмим шул, бирер микән ул жмот?
- Бирә, бирми нишләсен? Әйдә икәү барабыз.
- Балалар, кирәкми, хафаланмагыз, мин үзем дә берәр җаен табармын.
- Сарыйм абый, син егетләр белән тәмәке пыскыта тор, без хәзер! Егетләр, ягез әле, сыйлагыз кунакны! Кайсыгызның кисеты симез.
- Вадим, син кайдан беләсең аның безгә тушенка биргәнен?
- Кайгырма дустым, тылсымлы сүз әйткәч, бирми кая бара ул.
- Здравья желаю, иптәш старшина! Мин әтием белән очраштым, ишеткәнсездер?
- Сарыймов, бу хәбәрне мин генә түгел, верховный ставкада да ишеткәннәрдер инде. Йә, шуннан ни булган ди? Миңа шатлыгымнан биеп китәргә түгелдер бит?
- Юк, иптәш старшина, биергә кирәкми. Мәсьәлә шунда, әтиемнең вещмешогын урлаганнар, иптәш старшина, миңа бер-ике банка тушенка белән бер буханка ипи бирә алмассызмы икән?
- Сарыймов! Син нәрсә сөйлисең? Ничек мин сиңа тушенка белән ипи бирим ди? Бөтен ротаны ач калдырыйммы инде хәзер? Әтиең әйберләрен югалткан икән, моңа мин гаепле түгел, йоклап утырмасын иде. Менә шул, аңладыңмы? Кругом, шагом марш үз вагоныңа.
- Саҗит, син әтиең янына бара тор, ә мин бу склад күсесе белән сөйләшеп алыйм.
- Сиңа нәрсә кирәк тагын, Кирюхин?
- Та-а-ак, старшина, хәзер мине тыңла. Сарыймов синнән бер буханка ипи белән ике банка тушенка сорады, шулаймы? Һәм син аңарга ул әйберләрне бирмәдең. Хәзер менә шушы сидорга ике тәүлеклек полный комплект паекны тутырып, безнең вагонга үзең илтеп бирәсең, аңладыңмы?
- Сиңа башка берни дә кирәкмиме, Смирнов? Эшелон туктаганда, башыңны бәрмәгәнсеңдер бит ялгыш? А ну, кругом, марш моннан. Нинди батырлыгың өчен мин сиңа бу әйберләрне бирергә тиеш ди, ә?
- Батырлык түгел, ә тапкырлык өчен, старшина.
- Нинди тапкырлык өчен икән?
- Завьялова Светлана Даниловнаны исегезгә төшерегез әле иптәш старшина.
Завьялова Светлана Даниловна дигән сүзләрне ишетүгә старшина Потаповның йөзе үзгәрде. Битендә елмаю әсәре дә калмады, тавышы да үзгәрде, күзләрендә ниндидер курку чаткылары сизелде.
- Ә син кайдан беләсең Светлана Даниловна турында?
- Мин, старшина, бик күп нәрсә беләм. Мәсәлән, синең ничә тапкыр капчык тутырып, бу ханым янына кунакка барганыңны беләм.
- Мин бер генә тапкыр бардым аның янына.
-Анысын миңа түгел, ә особый отделга сөйләрсең. Сиңа ун минут вакыт, сидорны тутырып китер, аңладыңмы? Минем махорканы да куй, мин тартмыйм.
- Нәрсә, Вадим, сине дә куып җибәрдеме жмот? – дип каршы алды дустын Саҗит.
- Саҗит друг, егетләр, менә карап торыгыз әле. Хәзер, ун минут эчендә, старшина ике тәүлеклек паек тутырып, вещмешокны китерәчәк.
- Кит әле, әкият сөйләмә, Вадим.
- Егетләр, бәхәсләшәбезме бер пачка махоркага?
- Синең белән кем бәхәсләшсен, син бит күз буучы.
- Әнә, әнә, карагыз әле, старшина йөгерә, кулында тулы сидор. Бу төшме, әллә берәр әкиятме? Вадим, нишләттең старшинаны?
- Сарыймов, әтиең китмәдеме әле? Син мине гафу ит инде, Сарыймов, кызган вакытка эләктең. Менә ике тәүлеклек ризык әтиеңә, рота исеменнән.
- Саҗит, без дә егетләр белән кулдан килгән хәтле җыйдык.
- Рәхмәт инде, егетләр, барысы өчен дә.
Моны күреп торган Сарыйм, күзләренә тулган яшьләрен сөртеп, уңайсызланып кына:
- Бу ничек була соң, балалар? Сез, үзегезнең авызыгыздан өзеп, миңа ризык җыйдыгыз.
- Сез, Сарыйм абый, кайгырмагыз, мин егетләрне ач калдырмам. Ә хәзер гафу итегез, миңа кухняга барырга кирәк.
- Ничек соң әле бу соры корт болай юмартланган?
- Юк белән егетләр баш ватмагыз, тылсымлы сүз барысын да эшли. Ул сүз хәтта бозларны да эретә.
- Нинди тылсымлы сүз соң ул, Вадим, безгә дә әйт әле?!
- Ул сүз, егетләр, пожалуйста сүзе. Менә шул сүз бөтен йөрәкләрне дә эретә.
- Үз күзем белән күрмәгән булсам, кеше сөйләгәнгә ышанмаган булыр идем.
- Да, егетләр, бу чын әкияттәгечә булды бүген. Старшина үзе ике тәүлеклек паек китерде, гаҗә-ә-әп.
- Саҗит улым, нинди яхшы егетләр белән хезмәт итәсең! Бу егетләр белән утны да, суны да кичеп була.
- Әткәй, кара әле, ничек матур итеп таң ата, кошлар сайраша, агачларда бер яфрак та селкенми. Шундый гүзәллек!
- Эй, улым, нинди генә булса да, үзебезнең яктагы таңнарга җитми инде.
- Әйе, әткәй, ул бит туган як! Ярмәк таңнары! Кызлар белән Юкәле тауда, Ак каен төбендә яки Әүлияләр тавы ягына чыгып каршы алган сызылып аткан таңга җитми инде.
- Ул бит Ярмәктә аткан таңнар, шуңа да якын безгә алар. Кошлар да бит, язын оя корып, бала чыгарган якларына кайта, ә адәм баласы турында сөйләп торасы да юк, улым! Әүлияләр тавында таң каршылау, улым, электән килгән гадәт. Ул тауда яшьләр соңгы көннәренә кадәр бергә булырга вәгъдәләшәләр иде…
…Сызылып аткан таң тынлыгын паровоз сызгырган тавыш һәм офицерларның: “По вагоном!” дигән боерыклары ярды. Сарыйм белән Саҗит өчен моңардан да йөрәк яргыч тавыш юк иде.
- Улым, хушлашабыз да мени?
- Әйе, әткәй, аерылышырга кирәк, эшелон кузгала хәзер.
- Сарыймов, тиз бул, вагонга менеп утыр!
- Мин хәзер, хәзер, иптәш лейтенант!
- Әткәй, алай-болай булып кайта алмый калсам, үтенечемне онытма! Һәр язда әрәмәләрне, болыннарны әйләнеп кайт, онытма!..
- Юкны сөйләмә, улым, исән-сау кайтачаксың.
- Әткәй, хуш, бәхил булыгыз барыгыз да! Әнкәйгә, Сәгыйдә апама, Әхмәтшәеткә, авылдашларга миннән күп сәлам! Исән-сау кайтып җит, әткәй!
Сарыймның соңгы сүзләрен пыш-пыш килеп кузгала башлаган паровоз тавышы басты, һәм дә инде, саламен җиткерергә тырышып, машинист озын итеп сызгыртты. Сарыйм, ераклашып барган эшелон артыннан кул селтәп, җыерчыклы бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә: “Исән-сау кайтыгыз, балалар!” — дип, бер сүзне кабатлап елады.
Илшат ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 497