
Юлия Гусева үзенең чыгышында татар хатын-кызларының революциягә кадәр тормышлары турында бик кызыклы итеп сөйләде.
Балага белем һәм тәрбия бирү — иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул — мәңгелек мәсьәлә. Әлеге темага Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Балаларга тәрбия бирү һәм гаилә мөнәсәбәтләре” исемендә узган конференциядә файдалы фикер алышулар булды. Самара өлкәсе татарларының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин әлеге чараны ачып, кереш сүздә балага тәрбия бирү гаиләдән башланганын билгеләп үтте.
Читать полностью



Иртәгә авылыбызда Сабантуе була, дигән көнне һава торышы кискен генә үзгәреп китте, кояш болытлар арасына кереп качты, яңгыр җиле исә башлады. Ә иртәгесен, яңгыр явып торуга карамастан, кайберәүләр җәяү, кайберәүләр машиналарга утырып, Сабан туе булачак мәйданга ашыктылар. Шушы төркемгә Татар Әбдекие, Карабикол һәм башка тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә кушылды.
Татарстанның “Яңа гасыр — Планета” телеканалыннан Фердинанд Сәлаховның концертын карап утырам. Шушы ук концерт-ны берничә мәртәбә күргән булсам да, караган саен карыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Җырчының моңлы тавышы һәм ихластан җырлавы күңелләрдә ниндидер җавап тудыра сыман. Башларына ак яулык бәйләгән, иңнәренә мамык шәл ябынган ике әбинең аңа чәчәк чыгаруын күргәндә әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләр кичердем. Фердинандның “Яшик әле” җырын башкарганда “Бер кайгыны җиңү белән, икенчесе бәйләнә” дигән сүзләре бигрәк тә дөреслеккә туры килә бит. Кайгы беркайчан да берүзе генә килми, дип халык бик дөрес әйтә. Үземнең, авылдашларның тормышына карап та шуны ук әйтә алам.
«Золото» в номинации «Телепроект» досталось ТРК «Губерния» из Самарской области за телепрограмму «Дом дружбы»!
Адәм баласының тормыш юлы — ихлас күңелдән башкарылган эш, гамәлләрдә, үрнәк итеп куярлык гаиләсендә чагыла. Камышлы авылына баргач, мин район хастаханәсендә утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Хөҗҗәт кызы Шәфигуллина турында авылдашларыннан бары тик яхшы сүзләр генә ишетә идем. Тик күпме теләсәм дә, әлегә кадәр аның үзе белән якыннан очрашырга җае туры килми торды. Ниһаять, менә без күрештек. Шунысы кызык, тумышы буенча ул минем авылдашым да булып чыкты.
Самара өлкәсенең татар авылларында, район үзәкләрендә, кечкенәрәк шәһәрләрендә узган милли бәйрәмнәрдән соң иң олы бәйрәм — өлкә Сабан туе вакыты килеп җитте. Ул быел бар табигать тә яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гүзәл чорга — 21 июньгә туры килеп, бигрәк тә матур һәм күркәм узды.
Кызым Римма Ядкәр кызы Саитова (Нуруллина) без Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәгәндә туды. Ул 4нче сыйныфка кадәр авылыбыз мәктәбендә укыганда ук үзен бик тырыш, зирәк һәм сәләтле укучы итеп танытты. Ә инде 1989 елда гаиләбез белән Самарага күчеп килгәч, башта 72 санлы мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыды, аннары 25 санлы мәктәп каршындагы медицина лицеен көмеш медальгә тәмамлады.
Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбе быел юбилейга әзерләнә. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарихы, аның элеккеге һәм хәзерге укытучылары турында “Бердәмлек” битләрендә язарга уебыз бар. Беренче язмабыз – мәктәп турында.
Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов балаларны Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага юллама белән бүләкләде
Үткән шимбәдә татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.
Адәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр. Менә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туып-үскән Сания Фәтхи кызы Бәшәрова да, үз авылында паспорт ала алмагач (ул вакытта яшьләрне шулай авылда калдыру сәясәте алып барылган), абыйсы янына Карагандага китеп бара. Дөрес, анда да аңа паспорт алу бәхете тәтеми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа күбрәк тә бирә — гомерлек яры Миргарифан белән очраштыра.