
Кырым татарларының “Милли фирка” партиясе советы рәисе урынбасары Әлмир САМАДИНОВ белән әңгәмә
Самараның Гагарин паркында гөрләп узган 26нчы өлкә Сабан туе кунаклары арасында быел кырым татарлары да бар иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Хәбил Бикташев җитәкчелегендәге дзюдо Федерациясе бәйрәмгә чакырган.
Самара өлкәсе Кырымның Саки районы өстеннән шефлык алганнан бирле ике арада дуслык җепләре сузыла башлады. Кырым татарларының “Милли фирка” һәм Самара өлкәсенең “Туган тел” татар оешмасы җитәкчеләренең Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында танышып, дуслашып китүе дә моңа сәбәпче булгандыр, мөгаен. Читать полностью



Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шундыйларның берсе — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылындагы Нуриевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
Гали авылыннан өч чакрым читтәрәк Кызыл Күпер (Красный Мост) авылы урнашкан. Иллеләп кенә йорт булуга карамастан, биредә җыйнак кына мәчет тә эшләп килә иде. Тик соңгы вакытта төрле сәбәпләр аркасында ул гел ябылып торды.


Иртәгә авылыбызда Сабантуе була, дигән көнне һава торышы кискен генә үзгәреп китте, кояш болытлар арасына кереп качты, яңгыр җиле исә башлады. Ә иртәгесен, яңгыр явып торуга карамастан, кайберәүләр җәяү, кайберәүләр машиналарга утырып, Сабан туе булачак мәйданга ашыктылар. Шушы төркемгә Татар Әбдекие, Карабикол һәм башка тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә кушылды.
Татарстанның “Яңа гасыр — Планета” телеканалыннан Фердинанд Сәлаховның концертын карап утырам. Шушы ук концерт-ны берничә мәртәбә күргән булсам да, караган саен карыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Җырчының моңлы тавышы һәм ихластан җырлавы күңелләрдә ниндидер җавап тудыра сыман. Башларына ак яулык бәйләгән, иңнәренә мамык шәл ябынган ике әбинең аңа чәчәк чыгаруын күргәндә әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләр кичердем. Фердинандның “Яшик әле” җырын башкарганда “Бер кайгыны җиңү белән, икенчесе бәйләнә” дигән сүзләре бигрәк тә дөреслеккә туры килә бит. Кайгы беркайчан да берүзе генә килми, дип халык бик дөрес әйтә. Үземнең, авылдашларның тормышына карап та шуны ук әйтә алам.
«Золото» в номинации «Телепроект» досталось ТРК «Губерния» из Самарской области за телепрограмму «Дом дружбы»!
Адәм баласының тормыш юлы — ихлас күңелдән башкарылган эш, гамәлләрдә, үрнәк итеп куярлык гаиләсендә чагыла. Камышлы авылына баргач, мин район хастаханәсендә утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Хөҗҗәт кызы Шәфигуллина турында авылдашларыннан бары тик яхшы сүзләр генә ишетә идем. Тик күпме теләсәм дә, әлегә кадәр аның үзе белән якыннан очрашырга җае туры килми торды. Ниһаять, менә без күрештек. Шунысы кызык, тумышы буенча ул минем авылдашым да булып чыкты.
Самара өлкәсенең татар авылларында, район үзәкләрендә, кечкенәрәк шәһәрләрендә узган милли бәйрәмнәрдән соң иң олы бәйрәм — өлкә Сабан туе вакыты килеп җитте. Ул быел бар табигать тә яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гүзәл чорга — 21 июньгә туры килеп, бигрәк тә матур һәм күркәм узды.