Сочида XXII Олимпия уеннары барган көннәрдә Похвистнево районының Гали авылында районның татар авыллары арасында бишенче спартакиада уеннары уздырылды. Бу чарада Мансур, Мәчәләй, Яңа Мәчәләй, Гали авылыннан йөзләп спортчы катнашты. Читать полностью
Гали авылында беренче театр
Көн шактый салкын булуга карамастан, бу кичтә Гали авылының Мәдәният йорты сәнгать сөючеләр белән тулы иде. Чөнки бүген биредә авыл тарыхында калырлык вакыйга көтелә. Мәктәпнең “Шатлык” театр студиясе Абдулла Әхмәт пьесасы буенча куелган дүрт пәрдәлек “Үги кыз” спектаклен тамашачыларыбызга тәкъдим итә. Читать полностью
Халыкара туган тел көне уңаеннан «Бердәмлек» газетасы язмалары
Мәктәпләргә татар телен кайтарыйк
ЮНЕСКО мәгълүматлары күзлегеннән караганда, татар теле дөньядагы камил телләрнең берсе буларак 14нче урында тора. Татар телендә теләсә нинди темага сөйләшергә дә, матур әдәби әсәрләр язарга да була.
Кара диңгез ягыннан Идел буена килеп урнашкан болгар бабаларыбызның төрки теле биредә татар теле булып формалашкан. Элек татарлар гарәп графикасын куллансалар, 1928 елда ул латин графикасына, ә 1939 елда кириллицага күчерелә. Әлбәттә, революциягә кадәр халыкның күп өлеше надан булган. Ә наданлыкка каршы көрәш башлангач, татарлар өчен дә курслар оештырылып, балаларны гына түгел, олыларны да укырга һәм язарга өйрәтә башлаганнар. Читать полностью
Онытылмас мизгелләр

Алексей һәм Зәйтүнә ЕРУХИНОВИЧ.
Без “Самарские известия” газетасы фотохәбәрчесе Юрий Стрелец белән алдан ук 10 февральгә кичке сәгать җидегә хатын-кызлар хоккеена билетлар алып куйган идек. Көнебез заяга узмасын өчен, Олимпия паркын карап чыгарга булдык. “Ласточка” тизйөрешле электропоездына утырып Сочи — Олимпия авылы маршруты белән барганда күзне тәрәзәдән алалмадым: бер якта диңгез җәелеп ята, икенче яктан текә таулар өстеңә ишелергә тора. Менә Мацеста, Хоста, Адлерны үттек һәм Олимпия авылы тукталышында төштек. Һава җылы, кояш үзенең нурларын һич жәлләмичә бүләк итә. Читать полностью
Татар бар җирдә – көрәш бар
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде. Читать полностью
Яңа Усман сандугачы
Январьның соңгы зәмһәрир суык көнендә Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тоттык. Авыл безне биек таулары, купшы йортлары, манараларында ялтырап торучы көмеш айлы ике мәчете белән каршы алды. Суык бабай биредә дә үз эшен төгәл үтәп, өй тәрәзәләренә сәнгать әсәрләре булырдай бизәкләр төшереп киткән.
Биредә яшәүчеләр, бернинди кыенлыкларга карамастан, менә дигән иттереп яшәп яталар икән. Араларында сәнгать сөючеләр дә байтак. Мин Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укучы Илгиз ХӘСӘНШИН яшәгән йортны эзләп киттем. Ял көннәренә кайткан егет белән очрашырга алдан ук сөйләшеп куйган идек. Читать полностью
Гармунчының буыннары саен моң аның
Балачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар. Читать полностью
Яхшылыклар белән искә алып, сагынсалар иде безне дә…
16 февраль – каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның туган көне
Быел, әгәр исән булса, без аның 76 яшен билгеләп үтәр идек. Тик менә өченче тапкыр инде каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көнен үзеннән башка гына үткәрәбез, аны искә алабыз. Читать полностью
Дәүләткол кызы Зөлфия
Дәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт бара. Ул бүген үзенең 55 яшьлеген билгеләүче Зөлфия Мәрдегалим кызы Дәрҗемановага багышланган. Әлегә кадәр үзе, кылган хезмәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чыккан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мөгаен. Читать полностью
Юкка түгел, юкка түгелдер
2010 елда Самара шәһәре Сабан туенда миңа Айдар Галимовны якыннан күрергә насыйп булды. Һәр елдагыча “Розалина” кафесы палаткасында Сабантуйга килгән кунакларга хезмәт күрсәтеп, каршы алып, ашатып торабыз. Айдар үзенең автобусы белән килеп туктаганда Сабантуйның кызган чагы иде инде. Җырчы чатыр астындагы кафебызга йөгереп керде дә: “Апа, минем белән килгән биюче кызларның күлмәкләрен берәр кайда үтүкләп булмасмы икән?” — диде. Шул арада үзе чәй капкалагандай булды, Самара яңалыкларын сорашкалады. Без ачкан авызыбызны ябып та өлгермәдек, ул инде сәхнә түрендә җырлап җибәрде… Читать полностью
Булдымы бердәмлек, булмадымы?
♦Фәхретдин Канюкаев һәм Минәхмәт Хәлиуллов позицияләреннән чигенмәделәр һәм корылтай татарларга кирәкми, диделәр ♦
25 январьда Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының каймагы” җыелышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самара татарларының корылтаен уздыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Күпчелек халык, чыгыш ясаган барлык оешмаларыбызның җитәкчеләрен тыңлаганнан соң, “корылтай өчен”, ә өлкә автономиясе “каршы” тавыш бирде. “Дуслык” һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары тавыш бирүдә катнашмадылар, чөнки җыелыштан чыгып киткәннәр иде.
12 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортындагы утырыш татар оешмаларын берләштереп, корылтай уздыру мәсьәләсендә бер фикергә килү өчен җыелган иде. Аны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин татар оешмаларын бердәм булырга, киңәшеп эшләргә өндәде. Читать полностью
Әфганстан командировкасы — гомерлек яра
“Армия ир-егетләрне сыный, алардан чын кеше ясый”, — дип сөйли Камышлы авылында яшәүче Раил Равил улы Мифтахов. Алай дип әйтергә аның тулы хокукы бар, чөнки алыптай бу ир үзе дә утны да, суны кичкән кеше бит. Читать полностью
Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

Ринат КАСЫЙМОВ (уңда)
Таҗикстанда туып үскән якташыбыз Ринат Касыймов Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә җибәрелә. Ташкентта милиция майоры буларак хезмәт иткәндә 1981 – 1982 елларда ул Тахар һәм Кундуз провинцияләрендә командировкада санала. “Кобальт -2” махсус төркемендә ул дошманнар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Бандит төркемнәренең берсен юк итү операциясендә Ринат яралана… Читать полностью