Чирек гасыр элек Самараның өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм ул чакта 12 санлы кичке мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәридә Габделҗан кызы Дашкина шәһәребездә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачып җибәргәннәр иде. Соңрак Самарада тулы хокуклы көндезге “Яктылык” татар мәктәбен булдырган, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Хәридә ханым ДАШКИНАдан бу турыда истәлекләре белән уртаклашуын соралдык. Читать полностью
Театрлы “Халкым минем” / «ХАЛКЫМ МИНЕМ» («МОЙ НАРОД») В ТЕАТРАЛЬНОМ ИСПОЛНЕНИИ

«Күршедә үскән кабак» спектакленнән күренеш.
Похвистнево районының Гали авылында алтынчы тапкыр “Халкым минем “ фестивале гөрләп узды. Бу чараны гамәлгә кертүче — районның “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов, бу юлы да фестиваль чыгымнарының зур өлешен үз өстенә алды. Читать полностью
“Карга боткасы” бигрәк тә тәмле иде! / ЭХО ПРЕДКОВ

Ирек ГАЗИЕВ һәм Гөлчәчәк ГАЙНУЛЛИНА авыл халкын ботка белән сыйлый.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылына барып керүгә, безне агач башларында утыручы күптән түгел җылы яклардан кайткан кара каргалар төркеме каршы алды. “Бүген бездә бәйрәм, авылыбызда карга боткасы пешә”, - дигәндәй, баш очында бөтерелеп, “кар-кар” дип, каркылдаштылар алар. Дөрестән дә, бүген биредә бәйрәм икән бит! Аллы-гөлле, матур итеп киенгән яңамансурлылар урам тутырып, авыл Мәдәният йортына ашыгалар иде. Яз кояшы күктә генә түгел, алар йөзендә дә балкый төсле тоелды миңа бу мизгелләрдә. Читать полностью
Эзләдем эзләреңне
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Яраткан хатыным Сәйделгата кызы Гөлчирәмнең бакыйлыкка китүенә 14 мартта менә 6 ел була инде. Шул уңайдан бергә мәктәптә укып, бергә чаңгыда шуып үскән иптәшләре дә аңа хәер-дога кылсыннар дип, үземнең һаман аны сагынуымны белгертәсем килеп яздым бу шигырь юлларымны. Читать полностью
Илебезнең төп байлыгы

«Яктылык» татар мәктәбе биючеләре.
Соңгы елларда бу чарадагы кебек төрле милләт халыкларының киемнәр, телләр, мәдәният һәм көнкүреш әйберләре төрлелеген күрүчеләр булмагандыр, мөгаен. Шулай ныклы әзерлек белән Самарадан, Татарстаннан, Ульян өлкәсеннән кунаклар чакырып, Самараның “Эврика” дип аталган белем бирү мәктәбендә “Туган тел көне”ә багышлап, региональ фестиваль булып үтте. Читать полностью
Оренбург театры Самарада
Бай репертуарлы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының Самарага соңгы иҗат сәфәре биш ел элек булып узган иде. Менә, ниһаять, 20 мартта А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда яңа очрашу көтә. «Фәйзи»леләр беркөнлек гастроль кысасында күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның “Нәзер” трагикомедиясен күрсәтәчәкләр. Читать полностью
60 елдан соң очрашу
Яңа ел бәйрәме алдыннан Похвистнево базарына барган идем. Карасам, беренче укытучым Рәйсә апа каршыма килә. Мин аны мәктәпне тәмамлаганнан соң күргәнем юк иде. 60 ел узуына карамастан, ул бер дә үзгәрмәгән, элек нинди чибәр кыз булса, шундый ук матур әбигә әверелгән. Читать полностью
“Хатыннар ирләргә “Сез, әфәндем” дип дәшергә тиеш”
8 Март бәйрәме алдыннан хатын-кызлар өчен гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы дәрес
Татар халкының әхлагы — гасырлар буе тупланган тулаем, күпкырлы һәм тирән мәгънәле фәлсәфи тәгълимат. Аның формалашуына халкыбызның ата-бабалардан килгән тормыш тәҗрибәсе һәм ислам дине кануннары төп йогынты ясаган. Читать полностью
Яңа шатлыклы көннәрне каршылап

8 Март Хатын-кызлар бәйрәме генә түгел. Быел Камышлы авылында яшәүче Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина өчен ул икеләтә бәйрәм. Чөнки бу көнне аңа 75 яшь тула.
Күк йөзендәге кызыл шәфәкъ нуры бик еракларга сузылган. Күп тә үтмәгәндер, бар җиһанга әкрен генә, салмак кына караңгылык иңә башлады. Бу хәл көн саен шулай кабатлана. Минемчә, караңгы төн ул икенче көннең дәвамы, иртәгәсен ялтырап, матур булып кояш чыгар, яңа көн туар, тормыш, яшәеш дәвам итәр өчен кирәк.
Менә шундый уйлар кичердем мин Камышлы районының Камышлы авылында Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина белән булган очрашудан кайтып барганда. Ә ул көнне без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшеп утырдык. Читать полностью
“Бердәмлек” һәм дини мәгърифәтчелек
“Бердәмлек” өлкә татар газетасына вәгазьме йә булмаса берәр мәкаләме языйм әле, дип ниятләгәч, аның үзендә дә бит дини материаллар басылып килә, анда нәрсә турында язалар, укучыга ничегрәк тәкъдим итәләр, язу стильләре ниндирәк икән, дип үземә сорау куйдым һәм “Кыйбла” кушымтасына тагын бер кат ныклап күз салырга булдым. Салдым да … мәгълүмат диңгезенә чумдым. (Мин дини вәзгыять белән бергә милли эшләргә дә битараф булмаганга күрә бу газетага да язылып, аны тотрыклы рәвештә укып киләм). Читать полностью
Озак яшә һәм бәхетле бул, әбием!

Илсөяр Салих кызы ӘМИРОВА (ХӘСӘНОВА).
- Әбиең туган елда яз бик иртә килде. Җирләр шартлап кипкән иде. Без синең дәү әбиең белән кечкенә кызыбыз Илсөярне (ул синең әбиең була инде) бала тудыру йортыннан конфет тартмасына салып, велосипедта алып кайттык. Безнең икебезгә дә ул вакытта әле 25әр яшь кенә иде.
Шул елны төп йорттан күчеп, аерым яши башладык. Мин — нефть эшкәртүче, ә дәү Сания әбиең укытучы булып эшли идек. Ә тагын ике елдан соң Рәсимә, җиде елдан соң Рания кызларыбыз дөньяга килде. Кызлар бик тату үстеләр. Әбиең Илсөяр иң олысы булганга, барлык эш өчен дә ул җаваплы иде, - дип сөйләгән иде миңа дәү Салих бабам үзенең кызы, ягъни минем әбием Илсөяр Әмирова турында. Ә коры җәй 1954 елда булган икән ул. Читать полностью
Күңелнең өзелде мең кылы…
Бишенче мартта танылган баянчы, музыкант, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев вафат булды. Аңа нибары 52 яшь кенә иде әле.
Аны иртәгә, 7 мартта, җирләячәкләр. Казанның филармония бинасында узган хушлашуда Самарадан зур төркем татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары да катнаша. Читать полностью
Татар телен саклаучыларыбыз
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырды.
Бирегә Башкортостан, Чувашстан, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Саратов, Омск, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Ульян, Пенза, Оренбург, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән 81 укучы көч сынашырга җыелды. Олимпиадада Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылган өлкә бәйгесендә җиңү яулаган 10нчы сыйныф укучылары Айгөл Нуризянова һәм Илмира Мәҗитова да катнашты. Читать полностью


