
Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.
Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме? Читать полностью




Декабрь урталарында Самара – Нурлат — Казан – Чистай маршруты белән бара торган автобус, Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы янындагы борылышка керә алмыйча, капланган иде. Бәхеткә, бу авариядә үлем-җитем булмады, берничә кеше яраланды.
Вакыт үтә, картлык җитә тора, дигәндәй, керфек кагып алган арада да гомер юлы кыскарып, тормыш җебе нечкәреп өлгерә. Әнә миңа да инде 70 яшь тулды. Әле күптән түгел генә “Бердәмлек” газетабызның беренче саны дөнья күргән кебек иде, аннан меңенче саны да чыкты, 20 еллыгы да үтеп китте, ә тагын бер елдан сау-сәламәт булсак, милли басмабызның 25 яшьлеген дә бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса. 
Губернабызда «Россия йөрәгендә туганнар» үзешчән сәнгать коллективлары фестивале үткән елның 28 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Бу күләмле чарада өлкәнең 37 районы да катнашып, үзешчән коллективлар берсеннән-берсе матуррак программалар күрсәттеләр. Декабрь ахырында график буенча куелган отчет концертлары тәмамланды, ә иң яхшы номерлар 14 февральдә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды. Россия йөрәгендә яшәүче күпмилләтле халкыбызның иҗат җимешләре рус, мордва, чуваш, татар телләрендә яңгырады, һәм аларның барысын да патриотизм хисе берләштерде.
Яңа ел – әкиятләр һәм могҗизалар вакыты, иң кыю хыяллар тормышка аша торган чак. Тик менә хыялланып утырып кына тормыш бармый икән шул. Аны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек тә, ихтыяр көче дә, үҗәтлек тә кирәк.