Камышлының 93 еллык тарихы булган халык театры сәхнәсендә берничә буын артистлар алмашынып, аларның барысы да спектакль куюдан иҗади ләззәт алып, озак еллар буе халыкны татар драматургларының яңа әсәрләре белән таныштырып киләләр. Читать полностью
Әнием, күз нурым…

Әни! Нинди татлы, якын, җылы сүз! Ул һәрвакыт яныңда булыр, фәрештә кебек канатларын җәеп, гомер буе бәла-казадан саклар кебек тоела. Авыр чакларда җылы сүзе белән сине куәтләр, елаганда — юатыр, егылганда — торгызыр һәм яңадан алга атларга көч бирер. Читать полностью
Туйганчы бер сөйләшәсе иде
2012 елның көзендә Самарада гөрләп үткән “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашучыларның бер төркеме Похвистнево районының Гали авылына да концерт куярга килгән иде. Без кунакларга авылыбызның күркәмлеген, кешеләренең уңганлыгын күрсәттек, музейга алып кердек. Ә Мәдәният йортында күргәзмә оештырылган иде. Шунда мин дә чиккән сөлгеләремне һәм мендәр тышларымны, шигырь җыентыкларымны тезеп куйдым. Читать полностью
Киләчәккә өмет баглап
Менә ел ахыры да җитеп килә. Нәкъ шушы вакытта, инде гадәткә кергәнчә, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте үзенең эшләгән эшләрен барлап, аларга йомгак ясарга керешә. Читать полностью
Сагындырган идең, Нәфкать!
Кайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный урамындагы Боз сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә. Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъмәтуллин үзенчәлекле моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, бигрәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.
Мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүчеләр
Ярдәмгә тилмереп яшәгән авыруларга, өлкәннәргә булышырга ашкынып тормаган, бары тик акча турында гына уйлап йөргән кеше, минемчә, бервакытта да социаль хезмәткәр булып эшли алмаячак. Мин Камышлы район үзәгендәге өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү оешмасында булып, андагы хезмәткәрләр белән аралашкач, барысын да аңладым кебек. Читать полностью
Исән кайтыгыз, егетләр!
Егетләребезне армия хезмәтенә алу буенча көзге чакырылыш вакыты җитте. “Армия хезмәте — тормыш мәктәбе” дип юкка гына әйтмиләрдер. Патша заманында солдатлар 25әр ел хезмәт иткәннәр. Ә менә аларның кайту-кайтмаулары билгесез булган. Хәзер хәрби хезмәт нибары бер ел гына дәвам итә бит. Шулай да, әти-әни кадерендә үскән балаларыбыз өчен, бу зур сынауларның берсе.
Менә Денис авылы егете Алмаз Хәмзин дә шушы көннәрдә генә армия хезмәтенә чакыру кәгазе алган икән. Читать полностью
Катнаш никах нинди була?
Илебездә ничәмә-ничә гасырлар инде төрле милләт халыклары иңгә-иң куеп, шатлыкта да, кайгыда да бердәм һәм дус булып яшиләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки тормышларыбыз да, тарихыбыз да бер төенгә бәйләнгән. Без охшаш булсак та, һәр милләтнең үз дине, үз теле, үз гореф-гадәтләре бар. Читать полностью
Авылыбыз – гүзәл бакча
Безнең Байтуган авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан һәм үзе дә җиләк-җимеш бакчаларына бай. Авылдашларның күбесе алма агачлары, чия, карлыган үстерә, балан куаклары белән урап алынган өйләр әкияттәгедәй матур күренәләр. Мәһабәт нарат агачлары йорт хуҗаларының тынычлыгын саклап башларын күккә сузалар сыман. Ә яз көне бакчалардагы агачлар һәм куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлагач, чәчәкләр исеннән башың әйләнеп китәрлек була.
Ил һәм ул кайгысы
17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолетының һәлакәткә очравы бу атнада иң күп тавыш чыгарган вакыйга булды. Борттагы 50 кешенең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак резонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә. Читать полностью
Кәшаф абзый 75 яшьлеген билгеләде
Улларыбыз китә солдатка…
Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” — дип юатырга маташа. Читать полностью




