Яз килде. Туган ягыбыз — Ульян өлкәсенә кайтырга җыенабыз. Почта бүлегенә барып, «Бердәмлек» һәм «Сәлам» газеталарына 2023 елның икенче ятрыеллыгына язылдым. Озын бәйрәм көннәрендә онытырмын дип курыктым. Читать полностью
Яшьләрне күңелле чаралар көтә
Апрель уртасында 140лап кеше катнашкан яшьләр ифтары узды. Бу чара беренче булса да, бик күңелле үтте. Программада тәҗрибәле татар активистлары, төрле өлкәгә караган белгечләр чыгыш ясады. Ифтардан Самара яшьләре бик канәгать калдылар, оештыручылар берләшеп, алга таба да яшьләр өчен хәләл форматта үтә торган чаралар булдыру турында фикер алыштылар һәм “Без бергә” проектын булдырырга карар кылдылар. Чара тәмамлангач, бүгенге ифтарны оештыруда актив катнашкан Рамазан Ходов һәм Рифат Бәхтиев белән сөйләшеп алырга булдым. Читать полностью
Горурланып яшибез
Бу язмам Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике бабам һәм аларның үзләрен еллар буе көтеп яшәгән тол хәләл җефетләре рухына дога булып барса иде.
Безнең кадерле әтиебез белән әниебез сугыш балалары, икесе дә 1941 елда туганнар. Бабабыз Фәттах Зәйдулла улы Ильмухин сугышка киткәндә аның кызы — әнием Минниязга 2 яшь тә тулмаган булган. “Аның исәнлек буенча бронь бар иде, ләкин барыбер сугышка алдылар”, — дип Миңнегөлсем әбиебез елый-елый сөйли иде. Читать полностью
Окопларны чирәм каплап китте, ә яралар һаман сыкрый
Өлкәбез шәһәр һәм авылларында Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, исән калган фронтовик ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын, концлагерьларда җәзаланган тоткыннарны, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне хөрмәтләп искә алалар… Тантаналы митинглар уза, балалар шигырьләр укыйлар, һәр тарафта музыка яңгырый. Хәттә кечкенә генә авылларда да «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дип әйтер өчен бу көнне бөтен халык бергә җыела.
Читать полностью
«Нур» мәдрәсәсендә ифтар уздырылды
Изге Рамазан ае тәмамланса да, Шәүвәл аеның алты көне уразасы исәбеннән, “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре өчен зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Читать полностью
Ватанны ярату – иманнан
Гомер-гомергә ил-көн өстендә сугышлар тынып тормаган. Кызганыч ки, һәр буынга сугыш фаҗигасын кичерергә туры килә шул. Менә быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үттек. Читать полностью
Изге юлдан туры атлыйк
«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне уңай нәтиҗәләргә китерә
Самараның «Яктылык» мәктәбе халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауга гына түгел, балаларны ислам дине нигезләре белән таныштыруга да зур игътибар бирә. Читать полностью
Батырлыклары хәтеребездә кадерләп саклана
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тарихта калды. Ә ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт безнең хәтеребездә кадерләп саклана. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, хатирәләр генә түгел, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алынып, кайгы-хәсрәтләр дә яңара… Читать полностью
Җиңү көнен искә алып
Җиргә азатлык алып,
Шатлыклы җиңү килде,
Ләкин никадәрле кеше
Киредән кайтмас инде! Читать полностью
Тәүфыйклы кеше бәхетле була
Самарада “Ураза-2023” дип аталган гаилә бәйрәме үтте
23 апрельдә Җәмигъ мәчете йортында балалар һәм аларның ата-аналары өчен Рамазан ае тәмамлануга багышланган зур бәйрәм узды. Чараны, гадәттәгечә, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте оештырды. Читать полностью
Татар халкы өчен мәңгелек юл сызган шагыйрь
26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне
Чын мәгънәсендә милләтпәрвәр, халык язмышы өчен янып яшәгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне дә, мәңгелеккә күчкән көне дә апрель аена туры килгән. 15 апрельдә аның вафатына 110 ел тулды, ә 26сында — аның туган көне. Читать полностью
Нишләп болай булдык әле?
Татар телен саклап калу темасы көн кадагында
«Бердәмлек» газетасында «Милләтебезне нәрсә яшәтә» һәм «Иң матур чәчәгебез сула» дип аталган мәкаләләр басылып чыккан иде. Анда туган телебезне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер бар. Мин аның белән килешеп бетмим. Шуңа күрә газетага үз фикеремне язарга булдым. Читать полностью
Инглиз телен татарча өйрәнәбез
Берьюлы өч тел үзләштерү мөмкинме?
Узган уку елында «Яктылык» мәктәбе Казан федераль университеты каршында эшләп килүче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе белән тәҗрибә уртаклашу турында килешү төзегән иде. Аның нигезендә татар мәктәбе укытучылары дәресләрне гимназиядәге укыту методикаларына һәм программаларына таянып уздыралар. Читать полностью