Озын Яңа ел яллары тәмамланды, һәм без, яраткан редакциябезгә җыелышып, җиң сызганып эшкә алындык. Аллаһыга шөкер, әбүнәчеләребез саны да бераз арткан. 30 елдан артык газетабызны алып баручыларга да һәм яңа гына безнең газетабыз укучысы статусына ия булган милләттәшләребезгә дә рәхмәтләр әйтә-әйтә, күтәренке күңел белән 2023 елның икенче санын да әзерләдек. Читать полностью
Бердәм булып яңа үрләр яулыйк
Тольятти милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәровка — 50 яшь!
Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәров гыйнвар башында гомер бәйрәмен каршы алды. Шул уңайдан газета укучыларыбызны аның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә. Читать полностью
130 мең татарга ничә газета кирәк?
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләнеп үтте
320 ел элек, 1703 елның 13 гыйнваренда, Петр I указы буенча Россиядә “Ведомости” дип аталган беренче газета басылып чыккан булган. Шул сәбәпле, 1991 елда РСФСРның Югары Советы президиумы “Вакытлы матбугат көне”н 5 майдан (“Правда” газетасы басылып чыккан көн) тарихи дөреслеккә туры килгән 13 гыйнварга күчерә. Шуннан бирле вакытлы матбугат чаралары хезмәткәрләре 32 ел буе профессиональ бәйрәмнәрен 13 гыйнварда билгеләп үтәләр. Читать полностью
Яңа ел могҗизалары, яисә Кыш бабай бармы?
Яңа ел бәйрәмнәрендә бала чагыбыздагы әкият иленә кайтып килгән сыман булабыз…
Яңа ел иртәсендә уянып, чыршы янына йөгергән мизгелләрне, дулкынланудан шашкан йөрәк тибешен онытып буламыни? Кыш бабайны тәрәзәдәнме, әллә морҗа торбасыннан көтәргәме дип икеләнүләр, хатымны алдымы, мин теләгән уенчыкны таптымы икән, дип дулкынланулар искә төшә. Читать полностью
Милләтебезне саклап калыйк!
Менә инде хәвеф-хәтәрле 2022 ел да тәмамланып килә. Бәлки, кем өчендер ул шәхси җиңүләр елы булгандыр, икенчеләребез югалтулар һәм өзелгән өметләр ачысын кичергәндер. Ләкин, шатлыклы минутларыбыз да булгандыр, дип ышанасы килә. Читать полностью
Крутые Ключи бистәсендә текә Яңа ел
Балачагыбызның якты хыяллары

Бөртеген кибәгеннән аера алсалар иде
Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң уйланулар
Менә тагын бер футбол чемпионаты тәмамланды. Россиянең бихисап футбол сөючеләре, Украинадагы сугыш турында да онытып, бер ай буе телевизор экраннарына ябышып, футбол бизгәге белән авырдылар. Мин үзем дә шундый ук футбол җене кагылган бер җан инде. Хәтта гомеремдә ике дөнья чемпионатын телевизордан гына түгел, стадион трибуналарыннан караган бәхетлеләрнең берсе. Читать полностью
Нәрсә алып, нәрсә ашарга белмибез…
Минем күптән булган бер хәлне сөйлисем килгән иде. Бәлки, ул кызык та түгелдер. Бу үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында, Яңа ел бәйрәме тирәсендәрәк булгандыр. Читать полностью
Азат НАДИРОВ: «90 ел гомер генә җитми миңа»
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы Надиров
5 январьда зур юбилеен бәйрәм итә
Өлкә татар тормышы белән аз гына таныш булган кеше дә Азат ага Надировны, әлбәттә, беләдер. Шулай да юбилей алдыннан хезмәт юлының төп казыкларын барлап үтәргә тиешбез.
Читать полностью
Аяклары өшемәсен
Хөрмәтле редакция! Мин газетага үземнең авылдашым – заманында Алмалы авылында яшәгән, ә авыл таралгач, Самарага күчеп, Станкостроитель заводында эшләп лаеклы ялга чыккан Шәмшелниса Салихова турында язарга булдым. Ул, 81 яшендә булуына карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә утыз пар җылы оекбашлар бәйләп җибәрде. Читать полностью
Акчаларымны саклыйм дип, машинамнан колак кактым

Әнкәйләрнең җан җылысы сүнми дә, сүрелми дә
Похвистнево районының Гали авылында яшәүче биш бала анасы Дания Йосыпхан кызы Юнысова Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан “II дәрәҗә Ана даны” (Материнская слава II степени) медале белән бүләкләнде. Бүләкне Дмитрий Азаров үзе Аналар көне уңаеннан Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә үткән тантанада тапшырды. Аннан алда Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов та батыр ананы “Рәхмәт хаты” белән бүләкләгән иде.
Читать полностью