Очар канатларым иде ул…

wDw5mZTZJfo2025 елда минем яраткан ирем, очучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Совет армиясе капитаны Абдулла Галиулла улы Аитовның Әфганстан күгендә һәлак булуына 42 ел тула. Читать полностью

«Барысы да үзебезнең кулда!»

yCb-queq1n817 февральдә “Яктылык” мәктәбе укытучысы, вакытында биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып барган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Асия Госман кызы Сәйфетдинова 70нче туган көнен билгеләп үтә. Читать полностью

Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган музыкаль кичә узды

WPNLFL6c8nA14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында бөек җырчы Илһам ага Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Ил халкының күңелен нурлап» дип аталган бик матур музыкаль кичә узды. Читать полностью

Бер сугышны да онытырга хакыбыз юк!

E9flYX-N5_015 февраль — совет гаскәрләренең әфганстаннан чыккан көне

Моннан ун ел элек, Самараның 85 санлы мәктәбендә, Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Альберт Хәлиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылган иде. Гомумән, илебездә Әфган сугышында башларын салган укучыларының исемнәре мәңгеләштерелмәгән мәктәпләр сирәктер. Читать полностью

Йөри-йөри ара якыная…

38ce39457aГаилә корып яши башлаган парларга кыенмы?

Эх, яшьлек! Көч-куәт, хисләр ташып торган, сөйгән ярың өчен тау-ташларны күчерергә, диңгезләр кичәргә әзер булган чак! Дөрес, хәзерге яшьләр ялкаурак инде, барысын да гаджетлар, интернет аша эшләргә күнеккән. Әмма, араларында мәхәббәте артыннан утка да, суга да керергә, кирәксә, күктән йолдыз алып бирергә әзер булганнары бар әле. Читать полностью

Алиябезне искә алып…

SVLz4WnYGgUСамара өлкә «Бердәмлек» татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә дүрт ел тула. Читать полностью

Китап — ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте

g9TQEBKMgpEСамара Россиянең иң күп укый торган шәһәре була алырмы?

Китап укырга яратасызмы? Өегездә шәхси китапханәгез бармы? Бу сорауга җавап күп очракта “юк” дигән сүз булыр. Чөнки китаплар күп урын алып тора, ә кирәк мәгълүматны тиз генә интернеттан да табып алырга мөмкин. Шулай итеп, китаплар кулланыштан бөтенләй чыгармы икән?

Бу турыда Россиядә бердәнбер уникаль проект булган «Экокнига»  букинистик кибетләр челтәре җитәкчесе Рузил Идрис улы Бурангулов  белән әңгәмәдән соң, шәһәребездә китап сөючеләр шактый күп булуына инанып, бик куандык. Читать полностью

Теләкләребез изге

SiXSyW1eYG8Камышлы районы, Иске Усман авылы клубында мәчетебезнең 125 еллыгына багышланган кичә узды. Читать полностью

Куанычлар белән яшә!

b5pzdMDviAoКүптән түгел генә якташым – Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кляүледә яшәүче танышым Айсылу Шакирова-Гыйбадуллина белән очрашырга насыйп булды. Күптән күрешмәгәнбез икән, тормыш йомгакларыбыз сүтелде дә китте. Бала чакларыбызны, яшьлегебезне, гаилә тормышыбызны искә алдык. Акыллы кешеләр белән аралашу җанга рәхәтлек бирә бит ул… Читать полностью

Кеше китә, эзе кала

PluTvTjqXsQМинем олы апам һәм аның сыйныфташлары: “Без бәхетле идек, чөнки мәктәптә безне Хәбиб абый Хәбибуллин укытты. Эх, нинди яхшы педагог һәм директор иде ул! Темаларны яхшы аңлата, укучыларны беркайчан да ачуланмый, ничектер яратып карый, гел елмаеп кына сөйләшә иде”, — дип сөйлиләр иде. Гомере буе Мәчәләй авылы мәктәбендә эшләп, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган укытучы Җәүһәр Сафиулловна да аларның сүзләрен кабатлый: “Эшемдәге уңышларым, беренче чиратта, директорыбызның казанышы, дип әйтер идем. Чөнки мин үземдә аның характерын тәрбияләргә тырыштым. Аның кебек кеше тагын бармы икән? Бөтен яклап та чын КЕШЕ иде Хәбиб абый!” — ди. Читать полностью

Волонтер Малик

uPa1HkbMvwY

Кешеләргә ярдәм итү — аның бурычы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә 1961 елда сигезенче бала туа. Мулла ир балага Малик дип исем куша. Мәрдегалим абый белән Факия апа гына түгел, апа-абыйлары да чираттагы баланы үстерүгә өлеш кертәләр. Тора-бара туган тагын ике баланы санаганда, Мөхәммәтҗановларның ун баласы да Сок елгасы буенда болында тәгәрәшеп үсәләр – әниләренә булышалар, су коеналар, балык тоталар, чабышып йөриләр, шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, спортка тартылалар.

Читать полностью

Шәһәр дошманга бирешмәде

QXyOs4wvMSg27 гыйнвар — Ленинград блокадасын өзү көне

Нәкъ 81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград тулысынча фашистлар блокадасыннан азат ителә. 872 көн һәм төн буе дошман шәһәр халкын бертуктаусыз утка тота, халык ачлыктан интегә… Ләкин Ленинград нык тора, дошманга буйсынмый һәм җиңелми. Читать полностью

Конкурсны кабатларга туры килер…

7grwYhPlbRMУзган ел азагында «Бердәмлек»нең укучылары арасында басмабызга яңа язылучыларны җәлеп итү нияте белән конкурс игълан ителгән иде. Читать полностью