Спорт ярышлары, кызганычка каршымы, әллә бәхеткәдерме, гел җиңүләрдән генә тормый. Профессиональ спорт – һәр көн башкарыла торган искиткеч зур хезмәт, үз-үзең белән, үзеңнең теләкләрең һәм мөмкинлекләрең белән көрәш ул. Нәкъ менә спорт тәнне дә, рухны да чыныктыра. Героебыз, биш спорт төре ярышчысы Рөстәм Шаһвәлиев әйткәнчә: “Спорт – ул хезмәт, тир һәм күз яшьләре”.
Читать полностью
Яшәү яме — балада
2020 елның 4 июлендә улыбыз Айрат Әгъләм улы Әһлиуллов фаҗигале рәвештә вафат булды. Унбер кеше карап торган җирдә суга батып үлде. Шушы шигъри юллар аша йөрәгебезне өзгәләгән, җаннарыбызны телгәләгән кичерешләребез белән уртаклашасыбыз килә. Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын Раббым.
Читать полностью
Татлы дуслык билгесе
Туй, туган көн, бәйрәмнәрдә
Тортлар табын түрендә.
Затлы, татлы ризык ул -
Өстәл күрке бүген дә.
(Айсылу Кәлимуллина).
Моннан ике мең еллар чамасы элек иң беренче тортны пешергән кеше, уйлап тапкан ризыгы гасырлар дәвамында популяр булыр дип уйладымы икән? Юктыр, мөгаен. Әмма, бүгенге көндә бер генә тантаналы чара да махсус әзерләнгән тортсыз узмый. Читать полностью
Чаба поезд, чаба, туган якка таба…
Быел Тимерьюлчылар көне 1 августка туры килә. Әлеге профессиональ бәйрәм бөтен Тимер юл транспорты хезмәткәрләренә дә кагыла – җитәкчеләр, проводниклар, машинистлар, монтажлаучылар һәм ремонтлаучылар, трамвай һәм метро хезмәткәрләренә һәм хәтта шушы һөнәргә укучы студентларга да. Безнең бүгенге героебызның исеме — Салават Ильяс улы Әскәров. Аңа 21 яшь һәм ул үткән елда гына Самараның Тимер юл транспорты колледжын Кызыл диплом белән тәмамлап чыккан яшь белгеч.
Читать полностью
Әни назы безгә көч бирә
1 августта безнең гаиләбездә зур тантана — газиз әниебез Фәния Әхмәт кызы Таҗетдинова үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул тормыш сынауларын лаеклы узып, киләчәкне зур ышаныч белән каршылаучы олы йөрәкле, ару-талуны белмәүче кеше.
Читать полностью
Тәвәккәл һәм курку белмәс туганым
Шенталы районының Денис авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче туганыбыз Рөстәм Нәбиулла улы Гарифуллинга 22 июльдә 65 яшь тулды.
Читать полностью
Дөнья кешесе
17 июльдә Самарада Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы, Коръән тәфсирчесе, Иорданиядәге Ислам фәннәре халыкара университеты профессоры Абдурразак әс-Сәгъди булып китте.
Читать полностью
Сәүдәгәр Головкин нинди булган?
Быел Самара данлыклы сәүдәгәр һәм меценат Константин Павел улы Головкинның 150 еллыгын билгеләп үтә. Совет Армиясе урамы буйлап Идел ярына төшсәгез, аның әлегә кадәр сакланган ике катлы гаҗәеп матур йортын күрергә була. Өйнең хуҗасы үзе дә гаҗәеп кеше булган. Заманында аны спортчы, музыкант, рәссам, фотограф, архитектор, археолог, астроном, төбәкне өйрәнүче, эшкуар һәм хәйрияче дип атаганнар, Константин Павлович, шәһәребездә публичная библиотека төзү нияте белән, 2 миллион сумлык капиталының 600 меңен шушы китапханәне төзү өчен тотарга ниятләгән. Ләкин Октябрь революциясе аның планнарына чик куйган. Ул берничә елга Самарадан китеп тора, ә 1921 елда кайткач, аңа Самараның архив бюросына гади архивариус булып урнашырга туры килә. Ул озак авырып 53 яшендә вафат була. Ләкин Самара аны онытмый, хәйриячелек һәм иҗат эшчәнлеге аркасында аны әлегәчә Самараның иң күренекле шәхесләре сыйфатында атыйлар.
Читать полностью
Күргәзмәдә — ил тарихы

Шамил Галимов (уңда) Павел Майоровка «Татары Самарского края. Историко-этнографические и социально-экономические очерки» китабын бүләк итә
Июльдә Самараның Үзәк дәүләт архивында Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә презентациясе узды. Күчмә күргәзмә инде Ульян, Әстерхан, Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Йошкар-Ола, Сарытау кебек татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрендә күрсәтелгән. Хәзер инде менә чиратта Самара өлкәсе. Чара Корбан гаетенә туры килгәнлектән, презентациядә халык күп түгел иде.
Читать полностью
Һәйкәлләрдә – халык язмышы
16 июньдә Похвистнево районының Гали һәм Ногай авылларында сәяси репрессия корбаннары рухына ике стела ачылды Читать полностью
Ятим солдат (Нәсер)
Урманны икегә бүлеп, юл ярылып ята. Шул юлдан йөгерә-атлый бер солдат килә. Әллә тумыштан ак, әллә сугыш юлларында күргән кара кайгылардан чал кергән чәчләре җилдә җилферди.
Көн кичкә авышып барса да, кояш үзенең җылы нурларын мул итеп җиһанга өләшә. Печән өсте булганга, җиләк, яшел үлән, бал исләре бөтен дөньяга таралган. Сугыш кырларындагы көйгән-янган исләрдән соң солдат өчен бу саф һава сулап туйгысыз.
Син хәзер түлә, берәр кайчан төзекләндерербез
Өлкә капиталь ремонт Фонды эшен кем генә чәйнәми хәзер. Үзе үк раслаган планнарны үти алмавы белән танылды ул. Тапшырылган объектлары да күп вакытта фатир хуҗаларын канәгатьләндерми. Фонд, акланып, акча җитешмәүгә сылтый һәм квитанцияләребездә язылган сумманы тагын да арттыруны таләп итә. Читать полностью
Кукорин феномены
1952 елда Шенталы районының Денис авылы мәктәбенә юллама буенча килеп төшкән укытучылар гаиләсенең, үзләре татар булсалар да, фамилияләре сәер генә - Кукориннар булып чыга. Соңрак ачыкланганча, Алексей Тимофеевич чыгышы буенча Татарстанның хәзерге Түбән Кама районында яшәүче керәшен татарларыннан, ә хатыны Әминә Казан губернасының Күлле-Киминск авылыннан икән. Бер кулы булмаган укытучының сугышта катнашканын ишеткән халык төпченә башлый, кайда хезмәт иткән, ничек яраланган, ничек аларның авылына килеп эләккән…
Читать полностью