Рәшидә Мөхәммәт кызы ВӘЛШИНАга!

roz-buketСөекле әнием, әбием, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сихәтлек, зирәклек, зиһен сафлыгы, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Ал син бездән тәбрик сүзен,

Шушы булсын бездән бүләкләр,

Тыныч тормыш, саулык, озын

                                       гомер

Сиңа бүген бездән теләкләр.

Кызың Әлфия, оныгың Дана, Ильяс, Шәкүровлар, Кыямовлар гаиләләре, Мәскәү, Оренбург, Ульян шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасына – 25 яшь!

Редактор Яна Вакыт

Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров.

Хөрмәтле Фәннүр Шәрифулла улы, кадерле
“Яңа вакыт” газетасы хезмәткәрләре!

Оренбург өлкәсендә 1991 елда дөнья күргән “Яңа вакыт” татар газетасы данлыклы агалы-энеле Рәмиевлар нәшер иткән “Вакытъ” газетасының дәвамчысы булып санала. “Вакытъ”ка бүген — 110, ә менә “Яңа вакыт”ка 25 яшь кенә тулды. Шушы чирек гасыр эчендә “Яңа вакыт” Оренбург өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең йөзек кашына, көзгесенә, киңәшчесенә һәм таянычына әверелеп, бүген матбугат дөньясында, татар басмалары арасында лаеклы урын били.

Сезне, Фәннүр әфәнде Гайсаровны, газетаның алыштыргысыз мөхәррирен, барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, басманың башында торган фидакарь милләттәшләребезне “Яңа вакыт”ның беренче саны чыгуына 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-сөенечләр, халкыбызга хезмәттә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Хөрмәт һәм ихтирам белән ут күршеләрегез — Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән басманың баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.


 КОНТЕКСТ:

Татар “Таймс”ы

“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәре Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга!

БукетХөрмәтле Зәйнәп Нәбиулловна!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбриклим.

«Бердәмлек» газетасы – өлкәбездә яшәүче милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, газетаның җаваплы сәркатибе буларак керткән шәхсән өлешегез дә әйтеп бетергесез зур.

Сезгә тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Журналист булып тугансыңдыр син…

нурсина“Бердәмлек” өлкә татар га­зетасының төньяк районнар буенча үз хәбәрчесе Шенталы районының Денис авылында яшәүче Нурсинә Хәсәншә кызы Хәкимовага 12 мартта 55 яшь тула!

Хөрмәтле Нурсинә ханым! Без сине, каләмдәшебезне, шушы тәүге юбилеең белән чын күңелебездән котлап, нык­лы исәнлек, тынычлык, гаилә бәхете, хәерле озын гомер, тормышыңда һәм иҗатыңда бетмәс-текәнмәс зур уңышлар телибез. Читать полностью

Губернаторыбызга – 65 яшь!

KSA_001487_00013_1_t218_2255595 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең туган көнен — 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул күпсанлы тәбрикләүләр, котлаулар кабул итте. Алар әле дә килеп торалар.

Өлкәбезнең милли-мәдәни берләш­мәләре белән беррәттән безнең “Бер­дәмлек” татар газетасы коллективы да үзенең тәбрикләү сүзләрен язып, юбилярга котлау телеграммасын җибәрде. Читать полностью

Самара шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Туктаргали улы ХУҖИНга – 50 яшь!

Рифгат ХузинХөрмәтле Рифкать Туктаргали улы!

Сезне ихлас күңелдән алтын юбилеегыз белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә биреш­мичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Читать полностью

Поздравление Губернатора Самарской области Николая Меркушкина с Новым годом

13881983Дорогие жители Самарской области!

Сердечно поздравляю вас с наступающим 2016 годом!

Накануне доброго, светлого, всеми любимого новогоднего праздника мы оглядываемся на год уходящий и подводим его итоги. Несмотря на трудности в экономике, внешнеполитические вызовы, с которыми столкнулась наша страна, 2015 год был годом созидания.

Читать полностью

Новогоднее поздравление от татарского сообщества г.о.Сызрань

Сабиру и Диляре БАТРШИНЫМ!

1407750288_86559200Поздравляю вас с никахом — мусульманским обрядом бракосочетания!

Вы сделали очень важный шаг к своей будущей совместной жизни.  Поздравляю вас с этим серьезным и светлым поступком. Пусть ваша семья с каждым годом будет только крепче, совместная жизнь будет наполнена радостью, светом, взаимопониманием и любовью! Пусть ваша верность и нежность друг к другу согревает вашу семью в трудные минуты. Пусть Всевышний хранит вас и ваши отношения.

Президент СОТО «Туган тел», председатель Правления

НКО «Ассоциация содействия татарским Предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.

«Иҗади җәүһәрләр» санында

1-DSC_0270-279x30017 — 18 октябрьдә татар һәм рус телендәге “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлауга ике ел тулып узды

Яше зур булмаса да, эше зур аның. Сайт Самара татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә. Читать полностью

Губернатор Николай Меркушкин поздравил самарских мусульман с праздником Курбан-байрам

33В поздравительной телеграмме губернатор отметил, что Региональное Духовное управление мусульман Самарской области вносит весомый вклад в укрепление российского общества, развитие межконфессионального и межнационального сотрудничества.

Губернатор Николай Меркушкин поздравил председателя Регионального Духовного управления мусульман Самарской области при Центральном Духовном управлении мусульман России, муфтия Талип-хазрата Яруллина с праздником Курбан-байрам. Читать полностью

Бәйрәмебез мөбарәк булсын! / C праздником Курбан-байрам!

 талипБисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Хөрмәтле дин кардәшләребез!Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Самара өлкәсе мө­сел­ман­нарының регио­наль Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!

Бу якты һәм изге бәйрәм — безнең борынгы бабала­ры­быз­ның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше, кешенең тәкъваллыкка, ярлы-ябагай­лар­га ярдәм итәргә омтылуы, әхлаки камилләшүе символы. Читать полностью

Иляне Ильдаровне ЗАКИРОВОЙ — 25 лет!

canim-sevgilim-15-963x537 Уважаемая Иляна!

Поздравляем тебя с 25-летием! Этим светлым днем мы хотим пожелать тебе здоровья, любви, успехов, вдохновения и душевного покоя.

Пусть непременно сбывается все, что ты поставила перед собой как цель, и щедрая судьба будет благосклонна к тебе! Пусть в твоей жизни  будет много яркого, полноцветного. Не унывай никогда и верь в свои силы. Пусть рядом всегда будут твои друзья, близкие, готовые поддержать, утешить и взбодрить! Счастья тебе!

Однокурсники мамы.