Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшли башлаганда миңа 65 яшь кенә иде әле. Алты-җиде еллар чамасы мин аның җыелышларын калдырмыйча йөрдем. Оешманы оештыручылар, әйдәп баручылар арасында туганнарым да булганга күрә, аның ничек аякка басуын, ныгуын күреп тордым. Башта булгалаган төрле бәхәсләрне, аңлашылмаучанлыкны җиңеп, зур уңышларга ирешүләре минем күз алдымнан үтте. Читать полностью
Аллаһыга тапшырдык!

Дамир Баталов. 81 яшь. Губанкүл авылы.
Шулай итеп, могҗиза булмады — “Россия почтасы” хөкүмәтнең 3 миллиард сум дотация бирмәвенә сылтау итеп, 2014 елның икенче яртысына газеталарга язылу бәяләрен ике тапкырга күтәрде, һәм менә хәзер матбугатның батып барышы. Ни өчен дисәгез, болай да очын-очка ялгап баручы күпләр, бездә Әндри казнасы юк дип, капылт кына бәяләре өскә таба сикергән басмаларга язылмаска да мөмкин.
Без дә “Бердәмлек” газетабызның мөшкел хәлдә калуы турында сезгә хәбәр иткән идек инде. Мәскәүнең Федераль матбугат агентлыгы язылу кампаниясе башланырга өч-дүрт көн калып барганда, беркем белән дә киңәшмичә, тиешле килешү төземичә, “Бердәмлек” газетасының почта чыгымнарын үткән 2014 елның беренче яртысы белән чагыштырганда ике тапкырга күтәреп, 82,22 сум урынына 166,92 сум ясап, язылу каталогына теркәп куйган булып чыкты. Бу очракта киләсе ярты елга язылу бәясе әбүнәчегә 382 сумга, ягъни 97 сумга кыйммәткәрәк төшәчәк иде. Читать полностью
Тормыш кырында да, иҗат утында да — бергә

Разия ӘЮПОВА (сулдан уңга), Илдар ХӘКИМОВ, Гүзәл УРАЗОВА һәм Галия ӘЮПОВА.
Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда уздырылачак Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концертына барырга теләгем әллә ни зур түгел иде. Ләкин чакыру билетларын алгач, бармыйча кала алмадым. Һәм бер дә үкенмәдем.
Әле бит күптән түгел генә “Бердәмлек” газетасында басылган “Гүзәл Уразова әйбәт киленме?” дигән мәкаләне дә укыган идем. Бу матур парның шундый тату тормышы белән сокланмый мөмкин түгел. Үзләре, әле бик яшь булуларына карамастан, иҗатта да зур казанышларга ирешеп киләләр, гаиләләрен дә чит-ят күздән саклап, матур итеп алып баралар икән. Читать полностью
Син дә миңа – бер генә…
Самарада зур уңыш белән пар җырчылар Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВның концертлары булып узды
Ике ел элек “Бердәмлек”тә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Вакыт машинасы” дип аталган яңа концерт программаларына карата берничә тәнкыйть сүзләре әйтелгән иде. Концертны алып баручы егетләрнең төрле “тозсыз” мәзәкләр уйлап табып, тамашачыны ничек булса да көлдерергә маташулары бернинди калыпка да сыймый торган гамәл булуын җырчылар үзләре дә аңладылар, күрәсең. Самарага яңадан килүләрендә аларның программаларында мондый ямьсез күренешләр күренми иде инде. Җырчыларның үз иҗатларына тәнкыйть күзе аша караулары, тамашачы фикеренә колак салулары яхшы, әлбәттә. Читать полностью
Соң булса да, уң булсын…
Менә икенче ел инде Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә атнасына бер сәгать “Ислам дине мәдәнияте нигезләре” дип аталган фән укытыла. Хәзер укытучы Гөлсинә Һади кызы ТӨХВӘТУЛЛИНА белән шул хакта булган сөйләшүне газета укучылары игътибарына тәкъдим итәм. Читать полностью
Ачлык турында…
Әле без кечкенәрәк чакта да әби-бабайлар,безнең нинди дә булса сәбәп белән ризык кадерен белмәгәнне,аны (бигрәк тә ипине) әрәм-шәрәм иткәнне күрсәләр, бик каты ачуланырлар һәм дә “егерме беренче елны” искә алырлар иде. Без, малай-шалайлар өчен,ул егерме беренче ел шул ук әбиләр сөйләгән әкиятләр белән беррәттән торса да,бала акылы да ул елларның ниндидер коточкыч авырлык алып килгәнен аңларлык иде. Әле бүген дә 1921-22 елларда үсмер кыз бала булган әбием Сылуның, шул “егерме беренче ел” турында сөйләгәннән соң, борын-борын заманда бер кешенең яшь чагында кырда ялгыш икмәк валчыгын җиргә төшереп җибәрүе һәм күпме эзләп тә аны таба алмагач,шул урынны киртә белән тотып куюы һәм шул гамәле өчен Ходайның аңа тормышында чиксез нигъмәтләр бирүе турында сөйләгән самимирәк риваяте бик яхшы истә. Әлбәттә, чын ачлыкның ни икәнен күргән буын бездә икмәккә, гомумән ризыкка, хөрмәт тәрбияләргә тырышкан, ә менә шул еллардагы ачлыкка килгәндә исә… Читать полностью
“Авылымда бәхетем”
Иске Ярмәк авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГАТИНА бүген үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Авылдашым Фәния Гыйниятулла кызы Гатина (Рәхмәтуллина) миннән өч яшькә генә кечерәк булгангадыр инде, без аның белән бер тирәдә укыдык. Уйнап үстек дип әйтә алмыйм, ләкин ул гел күз уңымда булды. Чөнки дустым Наҗия белән алар арткы урамда кара-каршы гына яшиләр иде. Фәниянең бертуган абыйсы Фәнис тә безнең белән бер сыйныфта укыды, ә апасы Флера безнең вожатыйларыбызның берсе иде. Читать полностью
Туган ягым гөлләр иле булсын иде

Мәдәният йорты җитәкчесе Жанна ӘМИРОВА.
Похвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылы уйсу җирдә урнашкан. Первомайск авылы ягыннан килеп, тау битеннән карасаң, авыл искиткеч матур күренә. Тик авыл уртасындагы ике катлы Мәдәният йорты гына төзек өйләр арасында үзенең тышкы кыяфәтеннән оялып, тартынып тора сыман.
Мәдәният йорты мөдире Жанна Арыслан кызы Әмирова түбәндәгеләрне сөйләде. 35 ел элек төзелгән ике катлы бина вакытында бик матур һәм мәһабәт булган. Бүлмәләр зур, иркен, зур авылда яшәүче халык күпсанлы түгәрәкләргә йөреп, иҗат, сәнгать белән шөгыльләнсен өчен бик уңай булган. Тик үзгәртеп кору еллары башланганнан соң, бу бина ремонт дигән нәрсәне күрмәгән ахыры. Читать полностью
Денисны данлыйбыз
Шенталы районының Денис авылында еш кына төрледән-төрле ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп тора. Хатын-кызларыбыз бәйрәменә багышланган чарада, мәсәлән, гүзәл затларыбыз өч командага бүленеп бәрәңге дә чәчтеләр, кармак белән балык та тоттылар, чүкеч белән тактага кадак та кактылар, җырлар-биюләрдә дә катнаштылар. Аннан соң мәктәп спортзалында да өлкән сыйныф укучылары «Без — бердәм» ярышларында үзләренең волейболда, баскетболда, турникта тартылуда, скакалка аша сикерүдә һәм башка бәйгеләрдә сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле сораулардан торган викторина да бик кызыклы үтте. Читать полностью
«Язлар моңы” белән татар моңы яңара / «Весенние напевы» навевают весну

Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.
Татар халкы кайда гына яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган: моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.
Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Читать полностью
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: “Бердәмлек”нең язмышы халык кулында

“Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.
Баш мөхәррир сүзе
1 апрельдән башланачак төп язылу кампаниясе безне борчуга салды, чөнки “Россия почтасы” нәшерләргә (издательләргә) һәм укучыларга шәп “бүләк” әзерләгән. Беркемнән дә сорамыйча, киңәшләшмичә килешү-фәлән төзеп тормыйча гына “Россия почтасы” матбугат тарату өчен бәяләрне кыйммәтләтеп, каталогка кертеп үк куйган.
Самой-самой оказалась Фирдауса Юсупова / Похвистнево матуры – Фирдәүсә ханым
Самую обаятельную и привлекательную девушку Похвистневского района выбирали в Среднеаверкинском Доме культуры. Собравшихся на мероприятие поприветствовал глава муниципального образования Юрий Фёдорович Рябов. Кстати, он был и председателем жюри, в которое входили помощник депутата Самарской Губернской Думы Григорий Вячеславович Левшин, глава поселения Среднее Аверкино Сергей Михайлович Тимофеев, депутат Собрания представителей Владимир Николаевич Ромаданов, руководитель комитета по физической культуре, спорту и молодёжной политике Дмитрий Геннадьевич Савин. Читать полностью
Авылда да яхшы яшәп була
Челно-Вершины районының Шламка авылы яныннан үтеп барганда, юл читендә генә урнашкан кибеткә сугылмыйча булдыра алмыйм. Бу юлы да ишекне ачып керүгә татарча исәнләшкәнемне сизми дә калганмын. Сәламемә каршы саф татарча җавап та алдым. Бу яшь, мөлаем кыз Әлфия Әхмәтбиҗан кызы Мәүлетова булып чыкты. Читать полностью