…”Кешеләр бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен Аллаһы йортына җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачак, Аллаһы үз каршындагылар алдында аларны искә алачак”, — диелгән Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә. Бу хәдистән аңлашылганча, мөселманнар бербөтен. Безгә, Елховка районының Тупли авыл мәчете әһелләренә, моңа тагын бер тапкыр инанырга насыйп булды. Читать полностью
Мөнәҗәт бәйрәменең беренчесе генә булмасын иде
Самараның Җәмигъ мәчетендә беренче мәртәбә зур Мөнәҗәт бәйрәме уздырылды
Бәйрәмнең төп хуҗабикәсе — озак еллар Самара төбәгенең дини җитәкчесе булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның кызы мөгаллимә Сания абыстай Мингачева иде. Ул килгән кунакларны ачык йөз, күркәм сүз белән каршы алып, бу мәҗлеснең шулай ук күп шәкертләребезнең остазы Минһәҗәр абыстай Сәяхованың тууына 75 яшь тулуга багышлап үткәрелүе турында да хәбәр итте. Читать полностью
Возвращение родной речи / Якшәмбе мәктәбеннән сирпелгән нур
15 марта 2014 года в самарской муниципальной школе с углубленным изучением татарского языка и литературы «Яктылык» состоялся праздник, приуроченный к 25-летию воскресной школы и возрождения национального образования в нашем городе. Читать полностью
Иң яхшы хикәям дә, шигырем дә язылмаган әле…
Фәния Мәҗит кызы Кәримова халык драма театрының һәвәскәр артисты, шагыйрә, “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе буларак Камышлы районы халкына таныш. Ул язган шигырьләргә Рәис Ханнанов, Рөстәм Вәлиев кебек популяр композиторлар җырлар да иҗат иткәннәр.
Гадәттә, хәбәрче үзе кешеләрдән интервью ала. Ә бүген без Фәния КӘРИМОВА белән әңгәмә корып утырабыз. Читать полностью
Күрше хакы – Тәңре хакы…
Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы – Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.
Тик хәзер дөнья үзгәрде, дип әйткән сүзгә мин, юк ул үзгәрмәде, дияр идем. Кояш элеккеге кебек көндә үз вакытында чыгып, билгеләнгән вакытында байый, табигатебезгә күз салсак, үз кануннарына буйсынып, салкын кышлар артыннан ямьле язлар килә, аннан соң чәчәкле, җиләкле җәйләр, тагын бераздан алтынсу көз тәрәзә кага, дип әйтер идем….
Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?! Ә моңа җавапны күпләр Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы Мәкъсутов сөйләгән сүзләрдән табарлар, дип уйлыйм. Читать полностью
Умартачылар нәселеннән

Илдус Нургали улы ЯНИӘХМӘТОВ үзенең умарталыгында.
Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде. Читать полностью
Гаилә – гомер чишмәсе
Камышлы районының Дәүләткол авылында яшәүче Рәшит ага һәм Мәрьям апа СӘГЫЙДУЛЛИННАР турында күптән язарга дип йөрсәм, никтер туры килмәде. Һәм, ниһаять, тәвәккәлләдем. Читать полностью
Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!

Табиб Риф ГЫЙБАДУЛЛИН һәм шәфкать туташы Фәния
ӘХТӘМОВА офиста авыруларны кабул иткәндә.
Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью
Уңган, булган Муллабаевлар

Идрис һәм Нәфия МУЛЛАБАЕВЛАР кызлары һәм кияүләре белән.
Безнең Гали авылын белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше бик сирәктер, мөгаен. Ә аның шундый данлыклы булуында менә 15нче ел инде сайлауларда өч тапкыр рәттән авыл җирлеге башлыгы итеп сайланучы, алыштыргысыз җитәкчебез Идрис Хәмит улы Муллабаевның да керткән өлеше зурдан.
Күптән түгел генә аңа — 55 яшь, хатыны Нәфия Рәис кызы белән бергә гомер итүләренә 32 ел тулды. Читать полностью
Горурланырлыгыбыз бар
Чирек гасыр элек Самараның өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм ул чакта 12 санлы кичке мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәридә Габделҗан кызы Дашкина шәһәребездә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачып җибәргәннәр иде. Соңрак Самарада тулы хокуклы көндезге “Яктылык” татар мәктәбен булдырган, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Хәридә ханым ДАШКИНАдан бу турыда истәлекләре белән уртаклашуын соралдык. Читать полностью
Театрлы “Халкым минем” / «ХАЛКЫМ МИНЕМ» («МОЙ НАРОД») В ТЕАТРАЛЬНОМ ИСПОЛНЕНИИ

«Күршедә үскән кабак» спектакленнән күренеш.
Похвистнево районының Гали авылында алтынчы тапкыр “Халкым минем “ фестивале гөрләп узды. Бу чараны гамәлгә кертүче — районның “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов, бу юлы да фестиваль чыгымнарының зур өлешен үз өстенә алды. Читать полностью
“Карга боткасы” бигрәк тә тәмле иде! / ЭХО ПРЕДКОВ

Ирек ГАЗИЕВ һәм Гөлчәчәк ГАЙНУЛЛИНА авыл халкын ботка белән сыйлый.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылына барып керүгә, безне агач башларында утыручы күптән түгел җылы яклардан кайткан кара каргалар төркеме каршы алды. “Бүген бездә бәйрәм, авылыбызда карга боткасы пешә”, - дигәндәй, баш очында бөтерелеп, “кар-кар” дип, каркылдаштылар алар. Дөрестән дә, бүген биредә бәйрәм икән бит! Аллы-гөлле, матур итеп киенгән яңамансурлылар урам тутырып, авыл Мәдәният йортына ашыгалар иде. Яз кояшы күктә генә түгел, алар йөзендә дә балкый төсле тоелды миңа бу мизгелләрдә. Читать полностью
Эзләдем эзләреңне
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Яраткан хатыным Сәйделгата кызы Гөлчирәмнең бакыйлыкка китүенә 14 мартта менә 6 ел була инде. Шул уңайдан бергә мәктәптә укып, бергә чаңгыда шуып үскән иптәшләре дә аңа хәер-дога кылсыннар дип, үземнең һаман аны сагынуымны белгертәсем килеп яздым бу шигырь юлларымны. Читать полностью