Әгәр исән булса, 12 августта Альбина Харис кызы МӘХМҮТОВАга бары тик 45 яшь тулган булыр иде… Искә алуларыбыз дога булып барсын…
Яшьләр нигә иртә китә икән?
Туар ал таңнарны калдырып.
Бала, якыннарын ташлап китә,
Йөрәкләргә сагыш салдырып…
Нигә икән өзелә яшь гомерләр?
Яшәргә дә иде бит әле, яшәргә!
Җавап таба алмый, өзгәләнә күңелләр,
Үлем һәр мизгелдә йөри янәшә…
Ничек кенә сыкрамасын җаннар,
Узмыш юк шул язган язмыштан.
Алардан башка ата хәзер безнең таңнар,
Урыннары, Раббым, булсын оҗмахта…
Самар татар милли хәрәкәте активисты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Альбина Харис кызы Мәхмүтованың хастаханәдә операциядән соң үлүе турындагы хәбәрне ишеткәч, күңелем моңсулык белән тулып, шушы шигъри юлларны иҗат иткән идем. Читать полностью