Бу мәкалә турында уйланып йөргәндә бер борынгы риваять исемә килеп төште. Үз хәләл көче, үз тырышлыгы белән көн күрүче берәү: “Бу җитми дә, теге җитми, диләр, юклык нинди була икән, мин дә шуны тоеп, күреп калыйм әле”, — дип, сәфәргә чыгып киткән, имеш. Күпмедер юл узгач, тамак ялгарга утырган һәм ашаганда ялгыш ипи валчыгын җиргә төшергән. Бик озак эзләгән ул аны. Таба алмагач, өстенә баса күрмәсеннәр дип, әлеге урынны киртә белән әйләндереп алган һәм шул вакытта тавыш ишеткән: “Бар, өеңә кайт, йөрмә җәфаланып. Син юклыкның, ачлыкның нәрсә икәнен беркайчан да белмәссең”. Читать полностью →