Халык язмышлары шаһите…/ Свидетель судеб людских …

DSC04078

Берничә ел элек миңа татар милли гореф-гадәтләре буенча үткәрелгән законлы никах белән теркәү тантанасын күрергә насыйп булган иде. Мондый йөрәккә ятышлы язылышуны Камышлы районы мәдәният йортында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр. Тантананы бүлек башлыгы Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитова алып барды. Аның татар милли бизәкләре белән чигелгән күлмәге, аһәңле тавышы никах теркәүгә бәйрәм хисе һәм ямь өстәделәр.

Рәсми никахлашу залында кияү белән кәләшне татар җырлары һәм милли ризыгыбыз бавырсак белән каршы алдылар. Алып баручы йөрәккә үтеп керә торган матур сүзләрен җиткереп, яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләрен законлы никах белән теркәде. Аннан Гамилә ханым татар җырын башкарды, кияү белән кәләш беренче гаилә вальсын әйләнделәр.

DSC04077

Бу көнне биредә әле бик күп саф йөрәктән чыккан изге теләкләр яңгырады, татар җырлары һәм биюләре башкарылды. Милли гореф-гадәт буенча үткәрелгән тантана хәтердә уелып калган…

Соңыннан кияүнең әнисе: “Гамилә ханым күңелгә үтеп керә торган сүзләр тапты, ничек кенә тыелып калырга тырышсам да, барыбер күзләрем яшьләнде”, — дип туганнарына сөйләгәне истә әле дә.

Әйе, Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитова инде егерме елдан артык йөрәккә үтеп керә торган матур сүзләрен кәләшләр белән кияүләргә дә, назга күмелгән яшь әти-әниләргә дә,  якыннарын югалтып кайгы-хәсрәткә юлыкканнарга да таба белде һәм җиткереп килде. Аның күз алдыннан нинди генә парлар, нинди генә вакыйгалар, нинди генә язмышлар үтмәде икән…

Гамилә ханым гади генә вакыйганы да һәркем өчен дулкынландыргыч һәм онытылмас итә, бәйрәм рухы, тантаналы атмосфера тудыра белә, дип сөйли халык. Ул башкача булдыра алмыйдыр шул. Анарга Ходай Тәгалә биргән сөйкемлелек, мөлаемлылык, кешеләрне кайгырту һәм артистлык сыйфатлары хас. Ул үз эшен һәм халыкны сөя.

DSC04089DSC04171

DSC07583

Күпьяклы шәхес

IMG_1063Гамилә Сәгыйть кызы Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үсә. Сала баласы буларак, төрле эшләрдә чыныгып, хезмәт сөючән кыз булып җитлегә. 1978 елда авылдашы Гомәр Зөфәр улы Вәлитовка кияүгә чыга һәм шуннан бирле, декабрист хатыны сыман, сөйгән ире артыннан ияреп йөри.

Иң элек яшь пар Киров шәһәренә юл тота, аннан соң яңадан Куйбышев өлкәсенә әйләнеп кайта: берникадәр вакыт Кляүле станциясендә, аннан Камышлы авылында яшиләр.

Вәлитовлар Ташкентка да китеп тора, биредә Гомәр Зөфәр улы югары партия мәктәбен тәмамлый, аннан гаилә Тольятти шәһәренең ыгы-зыгысында да яшәп карый. Һәр күченеп китү саен алар маңгай  тирләре белән эшләп тапкан күп кенә мал-мөлкәтләрен калдырырга мәҗбүр булалар.

Шул ук вакытта Гамилә ханым төрле эшчәнлек өлкәләрендә хезмәт итә, читтән торып югары уку йортын тәмамлый.

1980 елда яшь гаиләдә уллары Таһир туа. Дүрт елдан соң икенче уллары Дамир дөньяга аваз сала.

1990 елда Камышлы халкы  Гомәр Зөфәр улына авыл советы исполкомы рәисе вазифасын тәкъдим итә һәм Валитовлар янә Камышлыга әйләнеп кайталар.

1991 елның апрелендә, Камышлы районы торгызылгач, район үзәгендә ЗАГС бүлеге дә эшли башлый, аның башлыгы итеп югары юридик белемле Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитова билгеләнә.

IMG_0929IMG_0778 IMG_1075IMG_1076Фото0001

-       Эшемә бик тиз бәйләндем, ул бик кызыклы булып чыкты. ЗАГС барлыкка килгәннән бирле ничәмә гражданлык хәле актлары каралгандыр – санап бетерерлек түгел.  Бүлектә иң беренче булып никахларын теркәгән парның – Руфия һәм Илдар Гариповларның, районыбызда беренче булып туган сабыйның – Руслан Әбдерәфыйковның фотосурәтләрен әле дә саклыйм, — дип искә ала Гамилә ханым.

Егерме ике ел элек ЗАГС идарәсенә авыл советы урнашкан агач бинада кечкенә генә бүлмә бирәлә. Ул вакытта Гамилә Сәгыйть кызы бүлектә берүзе эшли, 2002 елдан ЗАГС башлыгына ярдәмче дә килә. 2008 елда ЗАГСка район мәдәният йорты нигезендә зур һәм якты бүлмә тапшырыла. Биредә шулай ук архив саклар өчен аерым кабинет, рәсми нихак теркәү өчен  иркен зал да бар.

Мөлаем, чибәр, ачык йөзле ЗАГС бүлеге башлыгы бөтен җиргә элгерә. Эштә ул – зирәк җитәкче, яшь белгечләргә һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер булган тәрбияче. Гаиләсендә — иренең —  Самара Губерна Думасы депутаты Гомәр Зөфәр улы Вәлитовның сөекле хәләл җефете, уллары Тагир һәм Дамирны сөюче ана, килене Регинаның гадел каенанасы, кечкенә Алинәнең өзелеп яратучы әбисе.

Шулай ук Гамилә ханым  – зур бакчалы пөхтә мәһабәт өйнең хуҗабикәсы. Аның тәрәзә төпләрендә утырган бүлмә гөлләренең исәп-хисабы юк,  йорты иртә яздан көз азагына кадәр чәчәкләргә күмелгән.

Әле күптән түгел генә Вәлитовлар күпләп терлек тә асраганнар.

Гамилә Сәгыйть кызы — бик кунакчыл һәм ачык йөзле хуҗабикә. Ул берничә минутта сыйлы табын әзерли, тәмле-тәмле милли ашлар пешерә.

Гамилә ханым районда үткән барлык чараларда да — музыкаль бәйгеләр булсынмы, спорт ярышларымы яисә милли бәйрәмнәрме — катнашмый калмый. Моңардан тыш, ул кул эшләре белән дә мавыга, күз нурларын кушып, кабатланмас милли бизәкләр белән яулыклар, сөлгеләр чигә.

- Элек кияүгә чыгачак татар кызлары бирнә һәм туй бүләкләрен чигеп купшылаганнар. Милли туйларны үткәргәндә кәләш әзерләгән сөлгеләрне куллансак, бик матур күренеш булыр иде дә, тик бүгенге замана яшьләре кул эшләре белән кызыкмый шул, — ди Гамилә Сәгыйть кызы, бераз ямансулап…

ЗАГС – ул “тормыш та, күз яшьләре дә, сөю дә”…

ЗАГС – кәләшләр һәм кияүләр, матур итеп киенгән кунаклар, туй машиналары, Мендельсон маршы, дип исәпли күпләр, аны никахлашуларны теркәүче орган буларак кына күзаллап. Әмма шушы романтик йөзеннән тыш бүлектә башка көндәлек эшләр дә байтак икән шул, ул бик күп функцияләрне башкара. ЗАГС хезмәткәрләре  - дөньяга  килгәннән бирле кешелек дөньясының бертуктаусыз хәрәкәтен рәсми кәгазьгә теркәп баручылар.

Гомумән, шушы аббревиатура яңгырагач, хәтергә Пушкинның “..Тормыш та, күз яшьләре дә, сөю дә…” дигән шигъри юллары килеп төшә. Шагыйрьнең гүзәл Анна Керн ханыма мөрәҗәгать иткән сүзләренең ЗАГСка нинди  катнашы бар инде дисезме? Уйлансаң, бар икән шул: тормыш – ул кеше тууын, күз яшьләре – кеше үлемен, мәхәббәт — яшьләрнең мөнәсәбәтләрен теркәү…

…Болар гына да түгел әле. ЗАГС хезмәткәрләре никахны, бала тууны, уллыкка яки кызлыкка алуны, үлемне, аерылышуны теркәү, баланың атасын билгеләү, исем-фамилияләрне алмаштыру, документларга төзәтмә кертү, бик нык таушалган яисә югалган туу турындагы таныклыкларны яңарту, белешмәләр бирү һәм башкаларны эченә алган гражданлык хәле актларын язу белән дә шөгыльләнә.

- ЗАГС, беренче чиратта, халык белән эшләү урыны. Биредә без адәм балаларының төрле проблемаларын чишәбез. Кешеләрнең куанычлы вакыйгаларын күреп, үзем дә шатланам, кайгыларын теркәгәндә — хәлләренә керәм, үзләрен кызганам.

Урамнан узып баручы бәхетле яшь парлар минем белән исәнләшеп китәләр, балалар арбасында сабыйлары да йоклый. Шушы мизгелдә күңелгә рәхәт дулкыннары йөгерә, сөенечем йөземә чыга. Бу гаиләләрнең бәхетенә мин дә өлеш керттем бит, дим үземә.

Ниндидер сәбәпләр аркасында гаиләләр таркала икән, моны бик авыр кичерәм. Бу очракта ир белән хатынны тыңларга, тынычландырырга, үзләре белән күңелдән сөйләшергә, киңәшләр бирергә кирәк. Безгә тик бернәрсә генә ярамый – битараф калу. Төрле хәлләр булды. Әгәр дә ир белән хатынны килештерә, татулаштыра алам икән һәм алар бергә калсалар – күңелемә шатлык-бәхет тойгылары салына. Минем эш дәверендә мондый очраклар булды. Бу мизгелләрдә  үзеңне бик кирәкле кеше итеп хис итәсең.

Ә инде кайгылы вакытларында ЗАГС бүлегенә килүчеләргә йомшак һәм кирәкле сүзләремне табарга тырышам… 

Кешеләр белән эшләү – бик авыр, һәрберсенә шәхси мөнәсәбәт табу зарури. Тик шулай да мин үз һөнәремне бик яратам һәм аны кирәкле дип саныйм. Чөнки халыкның иң мөһим тормыш вакыйгалары безнең аша үтә. Без изге һәм рәхмәтле эш башкарабыз, — дип фикер йөртә Гамилә Вәлитова.

Әйе, ЗАГС башлыгы үз эшен сөя, аны намус белән башкара. Ул барлык хезмәтләр һәм җитәкчеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Аның җаваплылыгын, битарафсызлыгын һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын гади халык та, югары кабинетлардагылар да уңай бәялиләр.

SG100362

чевствование юбиляровDSC_6482

-       Без исәпсез-хисапсыз эш башкарабыз: халыкның һәм күп кенә оешмаларның ихтыяҗларын кайгыртабыз. Дәүләт идарәсен, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау органнарын, статистларны, салым хезмәтен, хәрби комиссариатны, пенсия фондын кирәкле мәгълүмат белән белән тәэмин итәбез.

Бүген бик күпләр туганлыкларын раслауны соралалар. Билгеле булганча, элек ЗАГС бүлегенең эшен авыл советы хезмәткәрләре башкарган. Кызганычка, алар җиренә җиткереп, җентекләп-төпченеп эшләмәгәннәр. Шуңа да хәзер бер гаиләнең әгъзалары төрлечә язылган фамилияләр белән йөриләр. Ә бит милек бүлә башласалар,  бер генә хәреф аерылса да, эшләре барып чыкмаячак. Хәзер безгә шушы барлык хаталар өстендә эшләргә туры килә. Бу күп көч таләп итә, баш күтәрми тырышабыз. Еш кына ярты төнгә кадәр эштә утырам, — дип үз хезмәтенең авырлыкларын да билгеләп үтте ЗАГС бүлеге башлыгы.

-       Районыбызның демографик хәле әйбәттән түгел. Гражданлык хәле актларын теркәү статистикасы бер дә куандырмый. Әгәр дә 90нче елларда туучыларның саны 1351 кеше тәшкил иткән булса, соңгы ун елдагы күрсәткеч — 1120 нарасый. Монда тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге туучыларның 60 проценты безнең муниципаль районыбызда яшәми. Билгеле булганча, соңгы елларда байтак кына яшь гаиләләр якын-тирәдәге шәһәрләргә күченеп китәргә мәҗбүр булдылар, ә үзләренең пропискалары авылда калды. Шуңа да әлеге парлар сабыйларының туу турындагы таныклыкларын биредә алалар.

Ни кызганыч, районыбызда үлүчеләр саны туучыларныкына караганда 1,5-2 тапкырга күбрәк.

Өйләнүчеләрнең саны да канәгатьләндерми. Соңгы ун елда 885 пар гаилә корган, 90нчы еллар белән чагыштырганда бу күрсәткеч 200 гаиләгә әзрәк. Тантаналы никах теркәүгә дә  кызыксыну кими бара, диимме соң… Күбесе бары тик теркәлү кенәгәсенә имзаларын куеп, дәүләт документын алырга гына киләләр.

 Аерылышу очраклары да байтак. Аларның саны яңа корылган гаиләләрнең яртысын тәшкил итә. Шушы хәлләрне күреп, йөрәк әрни, - дип үзенең уй-кичерешләре белән дә уртаклашты Г.С.Вәлитова.

Шуңа да ЗАГС бүлеге гаилә абруен ныгытуга, ана һәм ата булуның дәрәҗәсен күтәрүгә, милли һәм рухи кыйммәтләрне пропагандалауга юнәлтелгән эшчәнлек алып бара. ЗАГС бинасы эчендә юбилярларны олылыйлар — көмеш, алтын, җәүһәр туйлар үткәрәләр, яңа туган игезәкләргә, гаиләдәге бишенче сабыйларга тантаналы төстә таныклыклар тапшыралар. Биредә шулай ук  “Ә минем энем юк, ә минем сеңелем юк…”,  “Әбием бабам янында”, “Менә син дә каенана булдың” дип аталган чаралар да үтә.

Гомумән, ЗАГС хезмәткәрләре район халкы тормышындагы барлык вакыйгаларны да күзәтеп баралар, кечкенә генә истәлекле көннән дә чын бәйрәм ясыйлар. Бүлек эшчеләре үткәргән чаралар халыкка тәрбияви йогынты ясый, чөнки аларда гаилә кыйммәтләре, бер-береңә булган хөрмәт киң яктыртыла, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт проблемалары, демографик сәясәт мәсьәләләре күтәрелә.

Камышлы ЗАГсы хезмәткәрләренең тырышлыгы эзсез калмый. Район халкы бүлекнең эшчәнлеге белән канәгать булуын белдереп тора. Кешеләр үзләренең рәхмәтләрен хатлары, “Камышлы хәбәрләре” дип аталган район газетасындагы мәкаләләре аша җиткерәләр.

Агымдагы елның декабрендә, үзенең пенсия яшенә җитүгә, Гамилә Сәгыть кызы үз вазифасын, яраткан һөнәрен калдырырга карар кылган һәм хәзер лаеклы ялга китәргә әзерләнә.

- Хезмәтегездән аерылганда нинди хисләр кичерәсез? ЗАГС белән кем җитәкчелек итәр? Сезнеңчә, бүлек башлыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?  — дип сорарга ашыктым мин Гамилә ханымнан.

- Дөресен әйткәндә, үз вазифамны шатлык-куаныч хисләре белән калдырам, өскә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп үтәп чыктым кебек, — дип елмайды минем әңгәмәдәшем.

Бүлек белән кем идарә итүе — әлегә билгеле түгел. Буш вазифага конкурс игълан ителәчәк.

ЗАГС хезмәткәрләренең эшчәнлегендә вак-төяк әйберләр юк, чөнки без төзегән документларны кеше үз гомере буена йөртә бит… Нәкъ менә шуның өчен дә бүлек җитәкчесе юридик яктан грамоталы булырга, гаилә, гражданлык, гражданлык-процессуаль кодексларны, кануннарны белергә тиеш.

Бер яктан, һөнәрем төгәллек таләп итсә, икенче яктан – психолог булу да зарури. Еш кына бүлеккә килгәннәр шәхси проблемаларын, хәтта серләрен сөйләргә тотыналар.  Бу очракта ЗАГС җитәкчесе ягыннан фармализмга һәм битарафлыкка урын булмаска тиеш. Мөрәҗәгать иткән һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы, түземле, миһербанлы булырга кирәк. Кешенең алдагы язмышы һәм иминлеге безнең эшчәнлеккә бәйле һәм без моны яхшы аңларга тиешбез.

ЗАГС башлыгы үз хезмәте барышында бик күп тапкырлар шатлык һәм кайгы яшьләрен күрәчәк, ул һәрвакытта да дулкынланганнарны тынычландырырга әзер булырга тиеш, — дип үз уйлары белән уртаклашты язмам герое.

Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитовага күпъеллык авыр хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ул халык тормышының иң мөһим мизгелләрен теркәгән, күп көч таләп итүче эшчәнлеге белән Камышлы  районында яшәүчеләрнең көннәрен шатлыклы һәм тантаналы иткән, шулай итеп туган Камышлы җиренең тарих битләрен туплаган.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Журнал «Самар татарлары».

* * *

Несколько лет назад мне посчастливилось побывать на торжественной регистрации заключения брака с соблюдением татарских обрядовых канонов. Тогда ее продемонстрировали сотрудники камышлинского отдела ЗАГС в районном центре досуга и культуры. Церемонию вела  начальник отдела Гамиля Сагитовна Валитова. Вышитое татарским национальным орнаментом платье,  благозвучный голос добавляли обряду бракосочетания еще больше праздничности.

 В зале Дома культуры новобрачных встретили татарскими песнями и традиционной национальной выпечкой  -  бавырсак. На долгий и счастливый союз в любви и согласии напутствовала молодую семью  Гамиля Сагитовна.

Молодые получили первый супружеский документ, скрепив его подписями и обменявшись кольцами. Первый супружеский вальс новобрачные исполнили  под татарскую песню в исполнении Гамили-ханым.

В этот день в адрес молодоженов прозвучало  множество добрых пожеланий счастливой и крепкой жизни, были исполнены  татарские песни и пляски. Эти радостные и веселые моменты торжества,  проведенные по национальным традициям, надолго остались в памяти…

 Помню, как новоявленная теща делилась потом своими впечатлениями с родней: «Гамиля Сагитовна  нашла берущие за душу слова, как я ни пыталась удержаться, а все равно расплакалась».

 Да, более двадцати лет Гамиля Сагитовна Валитова находила нужные, берущие за душу  слова  не только для влюбленных молодоженов, но и для переполненных нежностью молодых родителей, а также для убитых горем, потерявших близких людей… Столько судеб, счастливых и горестных моментов в жизни человека прошли через нее.

Уверена, многие из тех, кто заключал брак или регистрировал своего младенца у Гамили Сагитовны, до сих пор помнят и ее слова, которые были обращены конкретно к каждому из них, и ту атмосферу торжественности и праздника, которую она  могла создать всегда, даже при самой скромной регистрации. Иначе у нее не получалось.  Ей присущи особые профессиональные и человеческие качества, которые помогают достойно выполнять служебный долг, это — любовь к профессии, людям, душевная теплота, способность к сопереживанию, личное обаяние и артистичность.

 Это ее любимая работа, к которой она шла не один год и  отдала много лет жизни…

Многогранная личность

IMG_9701

Родилась и выросла  Гамиля Сагитовна  в селе Старое Ермаково Камышлинского района. С малых лет познала она тяжелый деревенский труд.  В 1978 году вышла замуж за своего односельчанина Гумара Зуфаровича Валитова и с тех пор, как жена декабриста, всюду следовала за своим любимым мужем.

Сначала, по распределению супруга, молодая семья отправляется в город  Киров, потом возвращается в Куйбышевскую область: некоторое время Валитовы проживают на станции Клявлино, затем — в селе Камышла. Уезжают супруги и в Ташкент, где Гумар Зуфарович оканчивает высшую партийную школу, затем привыкают к тольяттинской городской суете.  При каждом переезде семейная пара оставляет нажитое и неподъемное имущество…

Тем временем Гамиля-ханым трудится в разных сферах, заочно получает среднее техническое и  высшее юридическое образования.

В 1980 году в семье родился  сын Тагир. Спустя четыре года второй сын — Дамир радует супругов своим появлением.

В 1990 году сход граждан села Камышла приглашает  Гумара Зуфаровича на должность председателя исполкома сельсовета, и супруги Валитовы вновь возвращаются в Камышлу.

Со дня восстановления Камышлинского района,  с апреля 1991 года, в райцентре начинает действовать отдел ЗАГСа, начальником которого назначают специалиста с высшим юридическим образованием Гамилю Сагитовну Валитову.

- Работа оказалась очень интересной, а главное — по душе. Сколько актов гражданского состояния рассмотрела с тех пор – не счесть, а вот фотографии первой молодой пары, зарегистрировавшей свой брак в этом ЗАГСе, — Руфии и Ильдара Гариповых, и первого младенца, рожденного в районе, — Руслана Абдрафикова и сегодня храню в отделе, - вспоминает Гамиля-ханым.

Двадцать два года назад ЗАГСу предоставили небольшой кабинет в деревянном здании Камышлинского сельского Совета. Тогда Гамиля Сагитовна в отделе работала одна, с 2002 года появилась штатная единица  помощника начальника ЗАГС. В 2008 году отдел переехал в светлое и просторное помещение на базе районного центра досуга и культуры. Для хранения архива предоставили отдельный кабинет, для проведения торжественной регистрации брака в Доме культуры имеется просторный зал.

Яркая и красивая начальница отдела ЗАГС везде успевает. На работе она — мудрый руководитель, наставник для молодых специалистов, которые всегда ищут у нее поддержки и утешения. В семье — любимая жена для своего мужа — депутата Самарской Губернской Думы Гумара Зуфаровича Валитова, любящая мать для своих сыновей Тагира и Дамира, справедливая свекровь для снохи Регины и обожающая бабушка для маленькой Алины.

К тому же Гамиля-ханым — хозяйка  огромного дома с прекрасным садом и большим огородом. Она очень любит цветы: ими заставлены все ее подоконники, они цветут вокруг ее дома с ранней весны до поздней осени.

IMG_1084

До недавнего времени семья Валитовых также держала крупный рогатый скот, овец и другую живность.  

Гамиля Сагитовна  - очень гостеприимная и радушная хозяйка. Она накрывает на стол за считанные минуты, изумительно вкусно готовит татарские национальные блюда и выпечки.

Ни одно районное мероприятие: музыкальный конкурс, спортивное соревнование или национальный праздник не обходится без участия Гамили Валитовой. Ко всему прочему она еще и рукодельница: в татарском национальном стиле вышивает полотенца, рушники, платки и наволочки.

- Издавна молодые девушки, которые готовились к замужеству, усердно работали над приданым, отдаваясь этому занятию всей душой. Готовили большое количество вышитых полотенец и платков. Вышитый невестой рушник издревле являлся обязательным атрибутом традиционной татарской свадьбы. К сожалению, сегодня рукоделие утрачивает свою ценность и значение.  Молодые девушки этим не интересуются, — признается Гамиля Сагитовна.

 

ЗАГС – это «и жизнь, и слезы, и любовь»…

Многие думают, что ЗАГС — это красивые невесты и женихи, нарядные гости, свадебные кортежи и, конечно, марш Мендельсона. На самом же деле эта романтическая составляющая -  только парадный фасад огромной работы, лишь часть того огромного объема процедур, которыми наполнен ежедневный труд его работников.

Когда звучит аббревиатура ЗАГС, то невольно на память приходят пушкинские слова: «И жизнь, и слезы, и любовь». Казалось бы: какое отношение эти слова А.С.Пушкина, обращенные  к красавице Анне Керн, имеют к ЗАГСу? А если вдуматься, то прямое:  жизнь – это регистрация акта рождения человека,  слёзы – регистрация акта смерти человека,  любовь –бракосочетание любящих сердец…

…И не только. У современного ЗАГСа – отдела записей актов гражданского состояния многогранные, многоплановые функции. У него несколько основных ипостасей: регистрация браков, рождений, смертей, установление отцовства, расторжение браков, изменение фамилий, имен, отчеств, исправление ошибок в документах, выдача повторных документов взамен утраченных…

- ЗАГС,  в первую очередь, то место, где нужно работать с людьми, решать их проблемы, делать им добро. Когда  кто-то родится или женится — радуюсь, а когда семья испытывает потери — сочувствую. 

Идешь по улице, а с тобой молодая пара здоровается, в коляске ребеночек спит. И так тепло на душе становится, что и ты к этому счастью немножко причастна.

Очень тяжело переношу бракоразводные процессы. Тут и выслушать надо, и успокоить, и по душам поговорить, и посоветовать… Нельзя только одного — оставаться равнодушным. Всякое бывало, но если удавалось примирить супругов и они оставались вместе — это  счастье. Бывали у меня такие случаи. Понимаешь, что все сделано не зря, что ты нужен людям.

К нам приходят и в горе. Допустим, у человека умер близкий родственник. Здесь необходимо нужные слова подобрать…

Работа с людьми нелегкая, она требует индивидуального подхода к каждому, внимательного, тактичного и деликатного отношения. И все-таки я люблю свою профессию и считаю ее очень важной. Ведь никакие самые главные жизненные события не проходят мимо нас. У меня очень хорошая, благодарная работа, — рассуждает Гамиля Сагитовна.

Да, свою работу начальник отдела ЗАГС очень любит. Гамиля-ханым сумела выстроить добрые отношения со всеми службами и руководителями, с кем приходилось иметь дело, работая с запросами и обращениями граждан. Ее ответственность, неравнодушие и готовность помочь  ценятся и простыми людьми, и в высоких кабинетах.

- Объём нашей работы – непочатый край: ответы на запросы организаций и граждан. Мы обеспечиваем необходимой информацией все государственные органы власти, статистов, налоговую службу, военные комиссариаты, пенсионный фонд, органы социальной защиты населения.

Очень много обращений, связанных с поиском документов, установлением родственных связей.  Многие годы работу органов ЗАГСа в селах выполняли малограмотные работники сельских советов. Порой члены одной татарской семьи имеют совершенно по-разному написанные фамилии, а ведь одна буква решает судьбу человека, особенно когда появляются наследственные дела. Сейчас нам приходится исправлять все эти ошибки. Эта очень кропотливая работа, она требует усидчивости. Частенько на работе задерживаюсь до глубокой ночи, - отметила служебные сложности своей работы начальник отдела ЗАГС.

- В последнее десятилетие демографические процессы, происходящие в Камышлинском районе, имеют ярко выраженный негативный характер. Не радуют и основные показатели регистрации актов гражданского состояния. Если в 90-х годах рождаемость составляла 1351 человек, то за последнее десятилетие  зафиксировано всего 1120 младенцев. Здесь необходимо отметить и тот факт, что 60 процентов от этого количества новорожденных проживают не в муниципальном районе, а в городах Самара и Тольятти. Ведь наблюдается отток молодых семей, которые прописаны на селе, а живут в городе.

В целом, смертность превышает рождаемость в полтора-два  раза.

Неутешительная картина и среди брачующихся — кривая тоже идет на спад. За последнее десятилетие брак зарегистрировали 885 пар, что на 200 меньше, чем в 90-х гг. Теряется интерес к самой торжественной регистрации брака, молодежь предпочитает скромненько расписаться.

Количество распавшихся семей составляет больше половины вновь образованных, - также поделилась своими переживаниями   Г.С.Валитова.

Именно поэтому большую роль отдел ЗАГС старается отводить укреплению института семьи, повышению ее престижа, пропаганде национальных и духовных ценностей. Жителям района запомнились серебряные, золотые, бриллиантовые свадьбы, торжественные регистрации двойняшек, пятого ребенка в семье, праздники «У меня братишки нет, у меня сестренки нет…», «Бабушка рядышком с дедушкой…» для тех, у кого появились первые внуки,  «Вот  и стала ты свекровью!» и многие другие. Благодаря руководству ЗАГС внешне скучная работа с документами поставлена таким образом, что ни одно событие, будь то семейным или общественным, не остается вне поля зрения ЗАГСа. Здесь умеют из незначительной памятной даты сделать настоящий праздник, а важные события для жителей района превращаются в интересные мероприятия, которые имеют огромный воспитательный эффект и у молодежи, и у пожилых людей. В них отчетливо показывают семейные ценности, уважение друг к другу, поднимаются проблемы отцов и детей, задачи демографической политики.

Старания сотрудников камышлинского ЗАГСа не проходят бесследно. Жители района довольны работой отдела. Свою благодарность они выражают в  письмах, открытках, в заметках на страницах районной газеты «Камышлинские известия».

В  декабре текущего года, по достижении своего пенсионного возраста, Гамиля Сагитовна решила оставить свою должность, любимую профессию и уйти на заслуженный отдых.

- С каким чувством покидаете должность? Кто же потом станет заведовать ЗАГСом? Какими качествами должен обладать начальник отдела? - поспешила узнать я у Гамили Сагитовны.
- Если признаться честно, то, наверное, с чувством облегчения, с чувством выполненного долга оставляю свой пост, — улыбнулась моя собеседница.

Кто будет заведовать отделом – неизвестно. Будет объявлен конкурс на вакантную должность государственной гражданской службы Самарской области.

Начальник отдела должен быть юридически грамотным специалистом, готовым постоянно повышать свою квалификацию. Уникальность профессии   в том, что она требует безукоризненной чёткости, а с другой стороны – умения быть психологом. Очень часто человек, который пришёл в отдел  решить свою проблему, говорит о сугубо личном, сокровенном, о чём вряд ли скажет в любом другом месте. И тут со стороны заведующего отделом ЗАГС не должно быть места формализму и равнодушию. Ему нужно запастись большим запасом терпения, внимания, сострадания и приветливости. По роду службы не раз доведется увидеть чужие слезы радости и горя, самой капать  валерьянку, чтобы успокоить разволновавшихся посетителей, — поделилась своими мыслями героиня моей публикации.

Хотелось бы выразить сердечную признательность Гамиле Сагитовне Валитовой за ее нелегкий многолетний труд. Она регистрировала самые важные моменты жизни людей, своим кропотливым трудом делала будни жителей муниципального района радостными и торжественными, тем самым писала страницы истории родной камышлинской земли.

Римма НУРЕТДИНОВА.

 «Самар татарлары».

 

Просмотров: 1537

Комментирование запрещено