Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

DSC02527

Самара өлкәсе “Бердәмлек”  татар газетасының хезмәткәре,  өлкә татар авылларының тормышын яктыртучы хәбәрче Нурсинә ХӘКИМОВА:

- Самара өлкәсендә татар корылтае үткәрергә кирәкме, дигән сорауга мин: «Әйе, бу бик тә кирәкле эш-гамәл», дип әйтер идем. Чөнки ул бер-беребез белән танышып, үзара элемтә булдырып, сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Ә проблемаларга килгәндә, бүген кайсыбер татар авылларының хәле шәп түгел. Авыл урамнарыннан үтеп булмый, җәен-көзен пычрак, саз, ә кышларын кар. Кайчакта авыру янына килгән “Ашыгыч ярдәм” машинасы да үтәлми. Чөнки авыл идарәсе үз көченә таянып кына бөтен эшләрне дә башкарып чыга алмый.
Аннан соң шәһәрдә җыелышып-сөйләшеп кенә авыл проблемаларын хәл итеп булмый. Авылга килеп, халык белән аралашырга, авыр хәлдән чыгу юлын эзләргә, яшьләрне авылдан җибәрмәс, җирдә эшләр өчен, кызыксындыру чаралары булдырырга, демографик хәлне яхшырту турында уйларга кирәк.

Район белән авыл арасында автобуслар йөрмәве авыл кешесенең җанын кыйный.

Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга кирәк. Чөнки авылны эчкечеләр баса бара. Кирәк кеше район үзәгеннән дә сатып ала ала.

Ә мәктәпләрдә татар телен укытуга елдан-ел игътибар азая бара. Ул нибарысы бер сәгать кенә калдырылган. Укучы бер сәгать эчендә әдәбият белән телне үзләштерә аламы соң?! Китаплар җитешми. Укытучылар иске күп еллар элек нәшер ителгән китаплар белән укытырга мәҗбүр булалар.

Әйтергә кирәк, күптән инде, балаларны кызыксындыру чарасы буларак, мәктәпләрдә Сабантуйларны үткәрелү туктатылды.

Мәдәниятка килгәндә, татар артистлары үзләренең концерт программалары белән килсәләр, билетлары кыйммәт. Авыл кешесе рәхәтләнеп, алар чыгышын карый алмый, чөнки акчасы юк.

Татар корылтаенда менә шундый прблемалар хәл ителсә, без — авыл кешеләре бик шат булыр идек.

samtatnews.ru

НА ЭТУ ТЕМУ:

Сызран шәһәренең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ: «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар»

* * *

Харида ДАШКИНА: «Мне непонятны позиции тех людей, которые против проведения съезда…»

* * *

Азат НАДИРОВ: «Власть не оценит съезд как направленный против нее инструмент. Это большое заблуждение!»

* * *

Винер НУРМУХАМИТОВ: «Не играйте с огнем!»

* * *

Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

* * *

Шамиль Абульнагимович АХМЕРОВ: «Татарский народ – это не стадо, а община, коллектив личностей, имеющих собственное мнение о проблемах татарского народа!»

* * *

Ринат СЫТДИКОВ: «Считаю, что проведение съезда имеет место быть, но под руководством ТНКА»

* * *

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямов: «Һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!»

* * *

Расыйх ЛАТЫЙПОВ: «Корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк!»

* * *

Заслуженный работник транспорта Российской Федерации, руководитель ЗАО «АГРОАВТО» Наиль Гарифович ТАХАУТДИНОВ: «Необходимо сообща наметить пути выполнения проблем татарского сообщества!»

* * *

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

* * *

РЕЗОЛЮЦИЯ I собрания социально-статусных представителей татарской нации Самарской области

* * *

ПРОТОКОЛ собрания «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №2: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №1: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

Просмотров: 1667

Комментирование запрещено