Өмә тәрбияли дә, берләштерә дә

SONY DSCСамарның “Яктылык” мәктәбендә көзен һәм язын өмә үткәрү матур гадәткә әверелде. Менә быел да укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар мәктәп йортында һәм тирә-яктагы йортларда тәртип урнаштырдылар. Өмәдә мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин, Самарның “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре, Илйас хәзрәт Гыйрфанов та катнаштылар.

Җыештыру өчен кирәк-яракларны сатып алырга Самар шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов, Вячеслав Гришин матди ярдәм күрсәткәннәр.

Мәктәп директоры Радик Газизов сүзләренчә, авыл балалары күршеләргә ярдәм итәргә кечкенәдән өйрәнеп үссәләр, шәһәр балалары моны белештереп бетермиләр. Шуңа күрә бу өмәдә укучыларда башкаларга ярдәмчеллек сыйфатын тәрбияләү күздә тотыла.

- Өмәдә бергәләшеп эшләгәндә укучылар шулай ук бердәм, дус булырга өйрәнәләр, — ди Радик әфәнде.

Миләүшә ГАЗИМОВА язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам».

Просмотров: 1661

Комментирование запрещено