Рөстәм Нуртдинов: «Шигырем белән укучыларның күңелендә назлы яз уята алсам иде»

Рөстәм Нуртдинов тормыш иптәше Мәсгүдә белән.

Рөстәм Нуртдинов тормыш иптәше Мәсгүдә белән.

Тәбигатьтә салкын көз булуына карамастан, үземнең шигырем белән укучыларның күңелендә назлы яз уята алсам, мин бик шат булыр идем. 

Мәхәббәт

Күзләреңнән ала алмый күзләремне,
Сокланамын синең  йөзеңә.
Кояш Җирне  ничек тартып торса,
Ымлыйсыңдыр мине үзеңә.
 

**

Җаным-тәнем белән ашкынамын,
Кыймый гына кагылам кулыңа.
Әйтерсең лә син – Һава, ә мин – Әдәм,
Һәм без икәү оҗмах юлында…
 
Кайнар хисләремнән аң чуала
Бергә типкән чакта йөрәкләр.
Беркайчан да узмас бу мәхәббәт,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
 
Күптән чәчләр-чәчкә бәйләнгәннәр,
Үсеп җитте инде балалар.
Бармы  икән, дуслар,  бу дөньяда
Берсен-берсе шулай сөйгәннәр?
 
Зәңгәр күктә очкан аккошлардай,
Парлап атлыйк тормыш юлыннан,
Картаерга ашыкмыйк әле, әй!
Син булганда, иркәм,  янымда.    

Рөстәм НУРТДИНОВ.
                                               Денис авылы,
Шентала районы.

Просмотров: 1687

Один комментарий

  1. Бик матур шигъри юллар. Ул гади сүзләр белән, ачык, аңлаешлы итеп язылган. Җиңел укыла да. Афәрин, Рөстәм!