Күргәзмәгә ашыгыгыз! / Татарские художники приглашают на выставку

Самараның “Чайка” Мә­дәният йортында оештырылган татар рәссамнарының күр­гәзмәсе 16 декабрьга кадәр генә эшләячәк! 

1Танылган профессионал рәс­­­сам, Россия Рәссамнар бер­легенең Самара бүлеге әгъ­засы Нурхәтим  Бикуловның бу күргәзмәгә 8 эше куелган иде. Аның хатын-кызлар порт­ретларына сокланмыйча мөм­кин түгел. Шул­кадәр тере, җанлы булып күренәләр алар! Ә менә “Балачак хатирәләре” дип аталган рәсемдә атка атланган малайлар су буенда атларын коендыра. Аларга карап, балачакның күңелле миз­гелләре искә тө­шә. Ат коен­дыру уен гына түгел, яшьләрне чыныктырган, зур тормышка әзерли торган мө­һим чараларның берсе дә бит. Бикуловның “Яз килде”  рә­­семенә карагач, күңелдә шат­лык хисләре туа, күңел кү­тәрелә. Җәйге матур көн, табигать һәм кешеләрнең бер­дәмлеге рәссамның тагын бер эшендә тасвирланган.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы, ә кү­ңелендә — рәссам Вагыйз Хәй­руллов коллегаларының порт­­ретларын ясаган. Милли кием­дәге чибәр кызлар, спорт белән шөгыльләнүче егет образларын иҗат иткән Вагыйз әфәнденең безнең “Яктылык” мәктәбенең укытучысы булып эшләве бе­лән бәйле икәне аңлашыла.

Дилә Кәбирова Самараның опера һәм балет театрында рәссам- декоратор булып эшли. Аның һәм Наил Мифтахетдинов рәсемнәрендә чәчәкләр үскән болыннарга карап, дөньяның матурлыгына сокланасың һәм үзеңдә яшәү көче артканын сизәсең.

Мин дә күргәзмәгә үземнең эш­ләремне куйдым. Аларда туган авылым Камышлы, Идел буе табигате, әткәй һәм ән­кәйнең портретлары…

“Остается прикрывать” дип аталган картинамда немец-фашистлар концлагереннан тоткыннарның биек таулар аша качуы сурәтләнгән.  Иптәшләре булса да качып котылсын өчен, бер батыр аларны сакларга дош­манга каршы чыга.

Туполев исемендәге конструктор бюросының Самара филиалында бергә эшләгән бик яхшы дустым Евгений Корчевский “Туполев А.Н. на летном поле” рәсемен ясый башлаган иде.  Ул кинәт кенә вафат булгач, картинаны мин тәмамладым.

Балачактан ук рәссам булырга хыяллана идем. Сугыш елларында мәктәптә рәсем дәресләре укытылмады, Шуңа­дыр да рәссам булыр­га хыялым көчле булса да  — сәнгать институтына керә алмадым, бил­геле. Тик башка уку йортын тәмамлап, авиаинженер бу­лып эшләгәндә дә бу хыялым сүнмәде, көчәйде генә. Шуңа күрә Мәскәүдә командиров­каларда булганда төрле күр­гәзмәләргә йөри идем. Третьяковка — минем сәнгать училищесы, ә табигать үзенең бай палитралары белән минем өчен академия булды.

Самараның “Чайка” Мә­дәният йортында бу күргәзмә 16 декабрьга кадәр эшләячәк. Без — биш рәссам, иҗат җи­мешләребездән тамашачылар илһам, шатлык алырлар, дип өметләнәбез.

Самараның татар рәссам­нары күргәзмәсен оештырып, иҗатыбыз белән мил­ләт­тәш­ләребезне таныштырырга мөм­­кинлек биргән өчен, өлкә “Ту­ган тел” татар җәмгыяте пре­­зиденты Ильяс Шәкүровка рәхмәтлебез. Киләчәктә башка рәссамнарны да бергә җыеп, мондый күргәзмәләрне зурлап оештырасы иде, дигән теләктә калабыз.

Азат НАДИРОВ,

рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы.

* * *

Напоминаем, с 15 ноября по 16 декабря в Доме культуры «Чайка» (г.Самара, пос.Управленческий, ул. Сергея Лазо, 21) пройдут Дни татарской культуры. В рамках мероприятия с 23 ноября по 16 декабря (10.00-20.00) в ДК будет организована выставка живописи четырех татарских авторов - члена Союза художников России Нурхатима Зарифовича Бикулова, члена Союза художников «Палитра», аксакала СОТО «Туган тел» Азата Камиловича Надирова, учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова, художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.

В экспозиции будут представлены совершенно разные по своим художественным направлениям произведения - от реалистических до экспериментальных. И все же будет нечто общее, отличающее экспозицию, — обращение к татарской теме в большинстве работ.

На выставке будет представлено многообразие жанров, однако ведущее место займут пейзажи. Жанровые картины с элементами пейзажа — один из главных направлений творчества Нурхатима Зарифовича Бикулова, который принимает активное участие в областных, зональных выставках, в выставках в Москве, Ленинграде и Болгарии. В основном, на полотнах художника действия происходит в сельской местности, и очень легко догадаться, что это его родимое Ново-Мансуркино Похвистневского района. Среди персонажей этого необъятного цикла и родные Нурхатима – мать и отец на картине «В поле», и односельчане, присутствующие на «Встрече стада». Сюжетов много, и они разнообразны, как сама жизнь.

Картина Нурхатима Зарифовича Бикулова «В поле».

Картина Нурхатима Зарифовича Бикулова «В поле».

thumb25-bi-4-e7f42e5b77988dca0826f547347427ad

Картина Нурхатима Зарифовича Бикулова «Встреча стада».

 Азат Камилевич Надиров так же большое предпочтение отдает пейзажам: холмистая Камышла, дали Волги с высокого берега, просто мгновения жизни не всегда приметных, но неизменно прекрасных мест в разные времена года. 

1-P1020336

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1020997

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030163

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030271

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030288

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030296

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030304

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030319

Картина Азата Камилевича Надирова.

1-P1030334

Портрет Анвара Кашаповича Бульхина, председателя Совета директоров ЗАО «Самарская кабельная компания». Автор работы — Азат Камилевич Надиров.

1-P1030348

Картина Азата Камилевича Надирова.

Картины учителя истории и обществознания школы "Яктылык" города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.

Картины учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.

Картины учителя истории и обществознания школы "Яктылык" города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.

Картины учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.

Картина художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.

Картина художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.

DSC03924_

Картина художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.

DSC03925_

Картина художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.

На выставке можно будет пообщаться с художниками, насладиться разнообразием жанров изобразительных работ и даже приобрести понравившуюся картину в частную коллекцию.

samtatnews.ru

Просмотров: 2355

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>