Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте / Прошла областная олимпиада по татарскому языку и конкурс на звание «Учитель года» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_015612 декабрьдә Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Камышлы авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Шен­талы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 40 бала катнашты.

1-DSC_0010 1-DSC_0015

9 сыйныф укучылары арасында язма эшләр бәйгесендә беренче урынны Гали авылы мәктәбеннән Гүзәл Гозәирова яулады (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева). Икенче-өченче урыннарны Балыклы авылы мәктәбеннән Алинә Морзаханова һәм Камышлыдан Гүзәл Мөнирова алдылар.

10 сыйныф укучылары арасында олимпиадада беренчелекне Камышлы авылы мәктәбеннән Диләрә Җәләева (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) алды. Денис авылыннан Алия Гарифуллина һәм «Яктылык» мәктәбеннән Динә Рәхмәтуллина икенче-өченче урыннарга чыктылар.

11 сыйныф укучылары  арасында Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе укучылары Айгөл Нуриҗанова һәм Илмира Мәҗитова беренче-икенче урыннарга лаек булдылар. Өченче урынны ике укучы -  Камышлыдан Ильяс Хәйретдинов һәм Яңа Усманнан Ләйлә Сөләйманова үзара бүлештеләр.

Габдулла Тукай, Муса Җә­лил, Рөс­тәм Мингалим  кебек күренекле ша­гыйрь­ләрнең, Гакыйль Сә­гыйров, Әнвәр Давыйдов, Фәния Кәримова, Фәрит Шириязданов кебек җирле авторларның шигырьләрен сән­гать­ле уку конкурсында 27 бала катнашты. Камыш­лы авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ильяс Хәйретдинов (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) иң яхшысы дип табылды. Икенче урында — «Яктылык» мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илмира Мәҗитова (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева), өченче урында — Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Дилия Сәлимова (укытучысы — Әлфия ханым Баһаутдинова) һәм Камышлыдан 9 сыйныф укучысы Кәмилә Харисова.

1-DSC_0071

Камыш­лы авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ильяс Хәйретдинов (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) иң яхшысы дип табылды.

1-DSC_0092

Икенче урында — «Яктылык» мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илмира Мәҗитова (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева).

1-DSC_01111-DSC_0030 1-DSC_00331-DSC_00371-DSC_0045 1-DSC_0038 1-DSC_0052 1-DSC_0054 1-DSC_0056 1-DSC_0073 1-DSC_0077 1-DSC_0079 1-DSC_0089 1-DSC_0096 1-DSC_0100 1-DSC_0102 1-DSC_0103

Ә үзләре язган шигырьләрне укыган Гали авылы мәк­тәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Гозәирова (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева) һәм Камышлыдан Динә Яһүдина (укытучысы — Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова)  “автор-башкаручы” номинациясендә призлы урыннарны алдылар.

“Ел укытучысы” конкурсында биш татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Яңа Усман урта белем бирү мәктәбенең Иске Усман филиалыннан – Гөлия Гыйзетдин кызы Нуретдинова, Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалыннан Лилия Әсхәт кызы Фәйзуллина, Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән – Сәгыйдә Минсәхи кызы Нуруллина, Камышлыдан – Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова, Яңа Мансур авылыннан – Лилия Мөхәммәтрәсыйх кызы Нуретдинова үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр.

1-DSC_00161-DSC_0017

1-DSC_0005

Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалыннан Лилия Әсхәт кызы Фәйзуллина 4 сыйныф укучыларына «Сыйфат» темасын аңлата.

1-DSC_0020

Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән – Сәгыйдә Минсәхи кызы Нуруллина дәресе.

Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Сәгыйдә Минсәхи кызы Нуруллинаның әдәбият дәресе.

1-DSC_0029

Башлангыч белем бирүче укытучылар арасында “Ел укытучысы” исеменә —  Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалыннан Лилия Әсхәт кызы Фәйзуллина, өлкән сыйныфларда белем бирүчеләр арасында Камышлы урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова  лаек булдылар.

1-DSC_0021 1-DSC_0023

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, оешма әгъзалары Азат Нәдыйров һәм Фәһим Йосыпов барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә «ИПОЗЕМбанк» тәкъдим иткән бүләкләрне тапшырдылар.

«Туган тел» оешмасы аксакалы Азат Надиров укучылар алдында чыгыш ясый.

«Туган тел» оешмасы аксакалы Азат Надиров, …

1-DSC_0114

… Иске Ярмәк авылы мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Әлфия ханым Баһаутдинова, …

1-DSC_0117

… «Туган тел» оешмасы әгъзасы Фәһим Йосыпов, …

... “Туган тел” җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, ...

… “Туган тел” җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, …

..., төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты методисты Алсу  Хәмитова, ...

…, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты методисты Алсу Хәмитова укучылар алдында чыгышлар ясыйлар.

* * *

12 декабря на базе новой школы села Камышла прошла олимпиада по татарскому языку и литературе среди учащихся 9-11 классов и конкурс чтецов  среди учащихся 6-11 классов школ Самарской области. Также состоялся конкурс  среди преподавателей татарского языка  и литературы на звание «Учитель года». Организаторами мероприятия явились Самарский государственный институт повышения квалификации работников образования (СИПКРО),  СОТО «Туган тел» и администрация ГБОУ СОШ с.Камышла.

В олимпиаде приняли участие 40, в конкурсе чтецов — 27 учащихся из Камышлинского, Шенталинского, Похвистневского районов и Самарской школы «Яктылык».

Цель олимпиады: привитие интереса к изучению родного языка и литературы, приобщение учащихся к миру традиционной народной культуры, выявление, отбор  и развитие способных и одаренных детей.

В олимпиаде среди учеников 9 класса 1 место заняла Гузель Гузаирова из Алькинской школы Похвистневского района  (педагог — Зульфия Назахутдинова Аслгареева).   Алина Мурзаханова (учащаяся Балыклинской школы) и  Гузель Мунирова  (учащаяся Камышлинской школы)  заняли 2 и 3 места соответственно.

Среди учеников 10 класса на первом месте — учащаяся Камышлинской школы Диляра Заляева  (педагог — Тамара Фанзеловна Хисматова), на втором — учащаяся Денискинской школы Алия Гарифуллина, на третьем — учащаяся  школы «Яктылык» г.Самара Дина Рахматуллина.

Среди учеников 11 класса учащиеся школы «Яктылык» г.Самара Айгуль Нуризянова и Ильмира Мазитова (педагог — Фания Нурсахиевна Гилязова) заняли 1 и 2 места соответственно. Третье место между собой поделили ученик Камышлинской школы Ильяс Хайретдинов и ученица Новоусмановской школы Ляйля Сулейманова.

1-DSC_0133 1-DSC_0138 1-DSC_0148 1-DSC_0151

В конкурсе чтецов в исполнении детей звучали произведения Мусы Джалиля, Гакиля Сагирова, Габдуллы Тукая, Рустама Мингалима, Анвара Давыдова, Фании Каримовой, Фарида Шириязданова и других поэтов.  1 место занял ученик 11 класса СОШ села Камышла Ильяс Хайретдинов. На втором месте - учащаяся школы «Яктылык» г.Самара Ильмира Мазитова, на третьем — ученицы 6 класса  школы с.Старое Ермаково Дилия Салимова и 9 класса с.Камышла Камилла Харисова.

Со стихами собственного сочинения выступили Гузель Гузаирова (село Алькино, педагог - Зульфия Назахутдиновна Аслгареева), Дина Ягудина (с.Камышла, педагог — Гульчачак Сагидулловна Гарипова),  заслуженно занявшие призовые места в номинации «авторские стихи».

1-DSC_0141 1-DSC_01441-DSC_0153

На звание «Учитель года» среди преподавателей татарского языка и литературы претендовали 5 педагогов. Это учитель начальных классов Староусмановского филиала ГБОУ СОШ с.Новое Усманово Гулия Гизетдиновна Нуретдинова, учитель начальных классов Новоермаковского филиала средней образовательной школы села Старое Ермаково Камышлинского района Лилия Асхатовна Файзуллина, учитель начальных классов школы «Яктылык» г.Самара Сагида Минсахиевна Нуруллина, учитель родного языка и литературы средней образовательной школы с.Камышла Гульчачак Сагидулловна Гарипова,  учитель родного языка и литературы  школы села Новое Мансуркино Похвистневского района Лилия Мухаметрасыховна Нурутдинова. Все они провели открытые уроки для учащихся Камышлинской средней школы и представили жюри свою педагогическую концепцию.

В итоге звание «Учитель года» среди учителей начальных классов было присуждено Лилии Асхатовне Файзуллиной (с.Новое Ермаково), среди учителей старших классов — Гульчачак Сагидулловне Гариповой (с.Камышла). 

1-DSC_0156

Звание «Учитель года» среди учителей начальных классов было присуждено Лилии Асхатовне Файзуллиной (с.Новое Ермаково), …

1-DSC_0161

… среди учителей старших классов — Гульчачак Сагидулловне Гариповой (с.Камышла).

1-DSC_0165 1-DSC_0170 1-DSC_0172 1-DSC_0177 1-DSC_0180

Директор СОТО «Туган тел» Фархат Махмутов, члены общества Азат Надиров, Фагим Юсупов вручили победителям олимпиады и конкурсов ценные подарки. Средства на приобретение  призов выделил ООО «ИПОЗЕМбанк».

 

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2298

3 комментариев

  1. Камыш­лы авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ильяс Хәйретдинов (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) иң яхшысы дип табылды.
    шул сузлэрне укып соендем, минем кардэшем, Хэйретдинов Ильяс ин яхшысы дигэн бэя алган, котлыйбыз, Ильяс, алга таба яна жинулэргэ , МОЛОДЕЦ!!!

  2. Әйе. Котлыйбыз үзеңне МОЛОДЕЦ ТУГАННЫМ!!!!

  3. Флера Абунагимова Минугалимова в пишет:

    Молодец Лилия поздравляю!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!