Җәлилчеләрнең һәркайсы хакында кино төшерергә кирәк (ВИДЕОФИЛЬМНАН ӨЗЕК)

a23157f0cca5d709d3b598ed8a77256c_M

15 февраль – ватанпәрвәр – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Узган гасырның 70нче еллары — 80нче еллар башында телевизордан “Моабит дәфтәре” фильмын күрсәткәлиләр иде. Зур экраннарга чыккач, татарлар турында да бәян иткәч, халкыбыз өчен бу картина үзенә күрә бер горурлык булды.

Фильмда татар көйләре дә яңгырый, Сабан туе күренешләре, татар авыллары да сурәтләнә. Әлеге күренешләрне Муса Җәлилнең кызы әзерләгән икән. Татар халкының бөек улы турындагы “Моабит дәфтәре” фильмында катнашкан кайбер актерлар, шөкер, бүген дә исән. Картинаның режиссер ассистенты, М.Җәлилнең икенче никахтан туган кызы – Люция Муса кызы Җәлилованың фильмны төшерүгә бәйле истәлекләре укучыларыбызга да кызыклы булыр.
Кинопробада Г.Камал театрыннан Наил Дунаев, Рифкать Бикчәнтәев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Марсель Сәлимҗанов катнаша. Әзһәр Шакиров фильмда шагыйрь Абдулла Алиш ролен башкара.

- “Моабит дәфтәре” дигән кино төшерәбез, дигәч, аптырап калдык, — ди Әзһәр абый. — Чөнки режиссеры яшь иде. Безгә артистлар күп кирәк булачак дип, театрга килделәр. Картинаның бик озак төшерелгәнен хәтерлим. Башта Ленинград, Вильнюс, Каунаста төшерделәр. Фильмда бик күп солдатлар катнашты. Сценарий буенча безнең Муса белән эпизодлар шактый иде. Мусаны уйнаган Петр Чернов миңа караганда күпкә олырак, ул вакытта миңа 27 яшь кенә. Шуңа күрә, безнең иң яхшы күренешләр төшереп калдырылды, чөнки Чернов — тәҗрибәле актер, татар артистыннан нык аерыла, яшь аермасы да сизелә, диделәр. Җәлил Алиштан ике яшькә генә олырак, ә безнең аерма күзгә бәрелеп тора иде шул. Аннары Черновның — русча, минем татарча фикерләвем экранда ук сизелә иде. Киноны төшергәндә, Мусаның кем икәнен аңлап та бетермәгәннәрдер дим. Шулай да фильмның соңгы кадрлары бик ошады. Кешеләрне душта юалар, башларын чабарга алып барганда да йөзләре нурлы. Бу кадрлар миңа шактый нык тәэсир итте, тетрәндерде.

Киноның экраннарга чыгуы бик зур вакыйга булды. Аны районнарда да күрсәттеләр. Чын татарлык бик яңгырамагач, күңел бераз китек, халкыбыз көткән кино килеп чыкмады. Ә халык үз улы турында чын, көчле фильм көткән иде. Ул вакытта мин аны беренче адым дип кенә уйладым. Геройның соңгы көннәрен тулысынча ачып бирердәй картина көткән идем. Мусага әле кире кайтырлар дип ышандым. Германиядә “Вермахтның империя дошманнары”, дип безнең солдатларның башларын кискәннәр. Аларны рейхның иң зур дошманнары дип санаганнар. Ә андый җинаятьчеләр башка юк. Гильотина белән харап ителүчеләр татарлар гына. Җитмәсә, 11 кеше… Бу бит җан өшеткеч вакыйга! Люция Җәлилова белән аралашкан вакытлар бик нык истә калды. “Әтинең холкын, татар милләтенең үзенчәлекләрен белмиләр бит!..” — дип өзгәләнеп әйтеп торды ул. Герой әтисе турындагы фильмны җаны-тәне белән яхшы итеп күрсәтәсе килде.

Германия эмигранты Идрисиләрнең уллары ролен – Казан театр училищесы студенты Илдар Хәйруллин башкара. Фильмны төшерү вакыйгаларын хәтердә яңартып, ул түбәндәгеләрне сөйләде:

- Кинода төшкәндә миңа 17 яшь иде.  Минем рольне ничегрәк башкарырга кирәклеген Марсель абый Сәлимҗанов өйрәтте. Студент егет идем бит, әллә ни каушамадым да. Рольләргә сайлап алган вакытта укытучыбыз Марсель абый кушканнарны камера алдында күрсәтеп бирдем. II курс студенты кино фәлсәфәсенең бар нечкәлекләрен аңлап та бетермәгәндер. Фильм зур экраннарга чыкты, кешеләр җылы кабул итте. Татар артистларын яраттылар. Мине дә таный башладылар. “Йолдыз”га әйләндем дип әйтә алмыйм, шулай да шаукымы булды. “Сез кинога төшкән егет бит!” — диюләре күңелле иде. 17 яшемдә Россия кино актерлары белән бергә эшләвемә, әлбәттә, горурланам. Ярты гасыр элек төшерелгән фильмны телевизордан күрсәтсәләр, һәрвакыт карарга тырышам. Яшьлек, күңелле чаклар искә төшә.

Әлеге язманы әзерләгән вакытта Санкт-Петербугта яшәүче  Люция Җәлилова - Муса Җәлилнең кызына да мөрәҗәгать иттек. Ул фильмны төшерү процессында шәхсән үзе катнашкан. Әтисе хакындагы истәлекләрне яңартып, ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:

- Кино 1967 елда “Ленфильм” киностудиясендә төшерелде. Мин ВГИКның С.А.Герасимов факультеты студенты идем. Мине әлеге картинага диплом алды практикасына режиссер ассистенты итеп җибәрделәр. Муса Җәлил роленә Мәскәү артисты Петр Чернов чакырылган иде. Натура съемкалары Литва, Побраде, Каунас һәм Вильнюста узды. Миңа хәрби әсирләрнең Едлинодагы лагерьда концерт эпизодын эшләү бурычы йөкләнде. Үз эшемә энтузиазм белән алындым.

Әтине күреп белгән кешеләр белән аралашу эшемне җиңеләйтте. 1966 елны Җәлилнең юбилеенда аның көрәштәшләре: Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов һ.б. белән очраштым. Нәкъ менә алардан хәрби татар әсирләренең вокаль-инструменталь ансамбльләр оештыруын белдем. Тоткыннар концлагерьда чыгышлар ясаган, татар халык җырларын башкарган. Әтинең дусты, композитор Җәүдәт Фәйзи миңа туган илгә багышланган татар җырлары табарга ярдәм итте. Ә композитор Исмай Шәмсетдинов аларны радиода яздырырга булышты.

Казанның танылган музыкантлары эпизодта куланылган  җырларны яздыруда катнашты. Алар арасында КДУ, Казанның театр һәм музыка училищесы студентлары бар иде. Ленин исемендәге (хәзерге Милли) китапханә фондларында Җәлилнең ике шигырь китабын таптым. Алар 1930 һәм 1940 елларда Муса Җәлил исеме әле яңгырамаган чорда нәшер ителгән. Шулай итеп, озак эзләнүләрдән соң, Едлино эпизодын төшерү өчен Казаннан 12 кеше һәм җыр язмаларын алып кайттым. Режиссер Леонид Квинихидзе миңа: “Вы спасли эпизод!” — диде.

Фильмга 12 татарны һәм милли колорит, халык җырларын кертүгә ирешү миңа зур канәгатьлек бирде. Мин бик бәхетле идем. Репетицияләр вакытында үз якташларым белән туган телемдә аралаштым. Алар төркем эшенә җанлылык, юмор, җылылык өстәде. Татар артистлары арасында Николай (Наил) Дунаев, Әзһәр Шакиров, Илдар Хәйруллин, Ринат Таҗетдинов бар иде. Ринат Муса ролен башкарырга тиеш булса да, аны тәгаенләмәделәр. Бик кызганыч, чөнки ул  әтиемә бик тә охшаган бит.

Кино сәнгатеннән ерак торучыларга бер серне чишәсем килә: экранда ике минутлык эпизод төшерү өчен, ай буе әзерлек эшләре бара. Монда кадр артында калган бик күпләрнең дә хезмәте керә. “Моабит дәфтәре” киносы илебезнең мәдәни тормышында зур вакыйга булды, ләкин ул гадәти генә, шау-шуларсыз, тыйнак кына узып китте.

Минем уйлавымча, мондый темага алынганда, вакыйгаларны йөрәгең аша уздырырга, күңелеңдә йөртергә кирәк. Материалны тирәнтен өйрәнү, Советлар Союзы героеның — татар халкының улы, иҗаты исә татар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше икәнен аңлау зарур. Кызганыч ки, фильмда шәхес тә, шагыйрь дә юк. Бу фикерне КПССның Татарстан өлкә комитетының икенче секретаре да әйтте. Күпләр аның белән килеште. Муса Җәлил сугышка кадәр үк танылган шагыйрь, Язучылар берлеге рәисе, берничә журналның мөхәррире булган. Аның либреттоларына нигезләнеп, “Илдар”, “Алтынчәч” опералары куелган. Әтием турында кино төшерер алдыннан ике ай буе Татарстан Фәннәр академиясендә аның архивын өйрәндем. Аның герой булып өлгерүен күрсәтергә теләдем. Җәлил унөч яшеннән башлап гомере буе үз батырлыгына таба атлаган. Солдат һәм шагыйрь батырлыгына. Минем хыялым хәзер кызыма — Санкт-Петербург Яшь тамашачы театры артисты Лилиан Наврозашвилига күчте. Иҗатчы буларак хәзер инде ул бабасы турында кино төшерергә өметләнә. Кем белә, бәлки аңа әлеге хыялын тормышка ашырырга да насыйп булыр.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез, ә каһарманнарыбызның исемнәрен зур экраннарда мәңгеләштерә алганыбыз юк әле. Шул ук Җәлилне һәм аның батыр көрәштәшләрен генә алыйк - Гайнан КормашФоат СәйфелмөлековАбдулла АлишФоат БулатовГариф ШабаевӘхмәт СимаевАбдулла Баттал,Зиннәт ХәсәновӘхәт АтнашевСәлим Бохаров. Бу егетләрнең һәркайсы турында инде күптән документаль яисә нәфис фильмнар төшерелергә тиеш иде. Кино сәнгате турында сүз куертканда,  әллә ни мактана алмыйбыз шул. Югыйсә, батырларның каһарманлык юлын сурәтләүдә бүген фәкать кино ысулы гына иң үтемле, иң мобиль, иң сәнгати алым санала. Яшьләрне кино белән генә җәлеп итәргә мөмкин. Җир йөзендә тагын кайсы милләт берьюлы җәзалап үтерелгән унбер батыры белән горурлана ала? Беркем дә, берни дә онытылмады дип күкрәк сукканда, без нәрсәне күздә тотабыз соң?!

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

Римзиль Валеев: «Мусу Джалиля и других легионеров нередко выставляют то предателями, то фанатиками советского режима»

Просмотров: 1078

Один комментарий

  1. В Самаре молодое поколение не знает кто такой Муса Джалиль.Много раз сталкивался с этим.