Бәхет өчен күп кирәкме?!

Диндаров1

Илдар әфәнде үзе тәрбияләп үстергән ат янында

Һәр гаилә үзенә күрә аерым бер дәүләт бит ул. Биредә тормыш алып бару, гаилә тормышын матур итеп, үзең теләгәнчә төзү, яраткан хезмәтең белән шөгыльләнү, балалар тәрбияләп үстерү һәм ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәте чагыла.

Ә хәзер Камышлы районындагы Камышлы авылында гомер итүче Илдар белән Рушания Диндаровларның гаилә дип аталган дәүләтләренә үтеп кереп, серле тормыш йомгагын сүтеп карыйк әле. Минемчә, биредә гыйбрәт алырдай нәрсәләр бик күп.

Илдар Тәлгат улы белән Рушания Сәгыйт кызы тумышлары белән Иске Ярмәк авылыннан. Ә балачак елларына килгәндә, монысы беркемгә дә сер түгел, авыл баласы кече яшьтән хезмәт белән тәрбияләнеп үсә бит.

Илдар әфәнде сөйләвенә караганда, ул авыл мәктәбендә сигезенче сыйныфны (ул вакытта шулай иде) тәмамлагач, Самар өлкәсендәге Сергиевск районында зооветеринар һөнәрен үзләштерә һәм туган авылындагы колхозга кайтып, фермада эшләп ала. Аннан соң армиягә каралыр вакыт җиткәч, машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Яшь егет бераз Красноярск краендагы Красноярск шәһәрендә хезмәт иткәч, аны Кемерово өлкәсенә күчерәләр. Ул биредә төрмә сакчысы буларак, ил алдында үз бурычын үти. Менә монда тоткыннар тормышындагы һәм ирекле тормыштагы аерманы күреп, аның үзенчәлекле якларының нидә булуын тагын да тирән аңлый яшь солдат.

Армия хезмәтеннән кайткач, Илдар колхозда машина йөртүче булып эшли. Билгеле, кичләрен егет халкы өйдә утырмый бит инде, Илдар да авыл мәдәният йортына юнәлә. Биредә ул гомерлек булачак тормыш иптәше - авылдашы Рушанияне очрата. Беренче очрашудан ук шушы мөлаем, йөзе эчкерсез елмаюдан балкып торган кыз Илдарның йөрәгенә кереп урнаша. Һәм гомерлеккә!

Диндаровлар гаиләсе

Диндаровлар гаиләсе

Ә Рушания инде шушы вакытта тормышның әчесен дә, төчесен дә җитәрлек татыган була. Чөнки күп югалтулар кичерергә туры килгән аңа. Иң элек аның абыйсы Минсәлих көмәнле хатынын калдырап, фаҗигале төстә үлеп китә. Икенче елны газиз әтисе урманда агач басып, һәлак була. Ә өченче елны исә озак елларга сузылган авырудан соң әнисе Рәисә апа мәңгелеккә күзләрен йома. Шушы вакытта Рушаниянең апалары Зәмзәмия белән Илһамия тормышта булалар. Кыз армиядән кайткан абыйсы Марат белән туган нигездә хуҗа булып кала.

– Миңа өлкәннәр тормышын бик иртә аңларга туры килде. Чөнки әнкәй берни эшли алмый тилмереп, утырып торганда, мәктәпкә киткәнче сыерны савып, бозавын эчерә, җәйләрен көтү куа, суыкларда мич ягып (ул вакытта өйләр утын белән җылытыла иде), мичкә ит шулпасы куеп китә идем. Ә ипи салган көнемдә дәрестә утырганда, кисәк кенә кулларыма күзем төшеп, юылып бетмәгән камырлы кулларымны тиз-тиз генә парта астына алып чис тартырга керешә идем, — дип, исенә төшереп сөйли бүгенге көндә Рушания ханым.

Дөрестән дә, әти-әни иркәсен туйганчы татып үсмәгән кызны язмыш менә шулай сынап, киләчәк тормышка яраклы кеше итеп тәрбияли.

Ул урта мәктәпне тәмамлагач, “башлы-күзле” булып, гаилә корырга өлгермәгән абыйсы Маратны ташлап, читкә китми, авыл мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшкә урнаша. Үзе читтән торып, сәнгать училищесында шушы һөнәрне үзләштерегә керешә.

Рушания авыл мәдәният йортында эшләгәндә бик тырышып, бөтен көчен биреп хезмәт итә. Ул биредә бәйрәм концертлары оештыра, төрле матур чаралар үткәрә. Үзе дә “Ак каен” ансамле белән Башкалабыз Казанда, Әстерхан шәһәрендә һәм башка төрле төбәкләрдә чыгыш ясый. Әйтергә кирәк, нәкъ менә шушы елларда алар коллективының эшчәнлеге, иҗади уңышлары югары бәяләнеп, “Ак каен” ансамбленә “Халык фольклор ансамбле” исеме бирелә дә инде. Менә шулай сиздерми генә берничә еллар үтеп киткәч, Рушаниянең тормышы кинәт үзгәреп куя. Өлкәннәр: “Күктә никах укылса, җирдә укылмый калмас”, — дип әйтергә яраталар. Дөрестән дә, чәчләре чәчкә бәйләнгән булгандыр инде, алдарак Илдар Диндаров авыл мәдәният йортында Рушанияне очрата, дип әйткән идем. Ике арада барлыкка килгән тиң мәхәббәт, билгеле, никах белән тәмамлана. Озак та үтми, сөю җимеше булып, аларның кызлары Гөлүсә беренче аваз сала, аннан соң уллары Илнур дөньяга килә. Үз әти-әниләре вафатыннан соң Рушаниянең каенетасы Тәлгат ага белән каенанасы Асия апа аны үз кызларыдай күреп, гаиләгә кабул иткән булсалар, шушы хөрмәт берничә ел бергә яшәү дәверендә дә дәвам итә.

Тик уллары Илдар Камышлы район үзәгендәге Эчке эшләр бүлегенә эшкә килгәч, яшь гаилә бирегә күчеп килергә мәҗбүр була.

Рушания ханым Камышлыда социаль реабилитация бүлегендә җитәкче эшенә алына.

– Безнең үзәгебез эшләп торуы өлкән яшьтәге картлар өчен бик зур шатлык инде. Алар биредә дәвалану курслары үтәләр. Рәхәтләнеп чәйләр эчеп, сөйләшеп утыралар. Без алар өчен бәйрәм кичәләре, кул эшләре белән шөгыльләнү түгәрәкләре, күргәзмәләр үткәрәбез. Табигать кочагында ял итәбез, төрле дару үләннәре җыябыз. Шунысы әйбәт: ялгыз тилмереп яшәгән әбиләр өчен бергә аралашуыбыз бик матур күренеш, чөнки алар бирегә килгәч, беразга гына булса да, ялгыз булуларын онытып торалар, күңелләре күтәрелеп, безгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, кайтып китәләр, – дип үз шатлыгы белән дә уртаклашырга онытмады ул.

Буш вакытларында уңган ханым тегү эшләре белән шөгыльләнә, чөнки исән чагында әнисе кызын матур күлмәкләр тегеп кияргә өйрәтеп калдырган була.

Тагын өстәп, шуны әйтәсе килә: Рушания ханым тәмле ризыклар пешерергә ярата, ә җәйләрен аның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Аның әле тагын бер шөгыле бар: ул гармунда уйный. Бәйрәм көннәрендә югалып калмый, озак еллар бергә эшләгән хезмәткәрләрен гармунда уйнап, җырлата да, биетә дә әле. Шуның өчен алар аны тирән хөрмәт итеп 45 яшьлек юбилеена “Рушания Диндарова - супер хатын-кыз”, дип аталган стенд ясап, бүләк иткәннәр дә инде. Биредәге рәсемнәрдә Рушаниянең төрле нәрсәләр белән шөгыльләнгән вакытта төшкән фоторәсемнәре тупланган.

Рушания Сәгыйт кызы берничә уку йорты тәмамлаган. Ул сәнгать училищесын тәмамлагач, читтән торып института белемен күтәргән, аннан соң Камышлы һөнәр училищесын, соңрак социаль эшче буларак, Сергиевскидагы техникумны Кызыл дипломга тәмамлаган.

Диндаровларның бүгенге көндә Самар шәһәрендәге “Прогресс” исемле заводта бүлек җитәкчесе булып хезмәт итүче кызлары Гөлүсә гер күтәрә, машина йөртә. Унберенче сыйныфта укучы уллары Илнур әтисенә йорт хуҗалыгы эшләрендә булыша, терлек суеша, аннан соң Илдар әфәнде үзе асраган ат, үгез, кош-корт итләрен, үз умарталары җиткергән балны базарга сатуга чыгара. Тырыш гаилә Усть-Кинел посёлогында үткәрелгән күргәзмәдә катнашып, рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

– Илдарым эштә сынатмый. Бөтенесен дә үзе белеп эшли. Ул балта остасы да, умартачы да, терлекче дә, сатучы да, эретеп ябыштыручы да. Үз куллары белән йортта кое казыды, фонтан, теплица ясады, өр-яңа йорт җир җиткерде. Өстәвенә, авыр чакларымда таяныч, балаларыбызга әйбәт әти дә әле. Аның шундый булып туганы өчен Аллаһыга, тәрбияләп үстерүче әткәй белән әнкәйгә ихлас күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, – дип, әкрен генә тормыш йомгагын сүтә бирә Рушания ханым.

“Ире уңганның хатыны уңган”, – ди татар халкы. Менә шулай бергәләшеп, тырышып, тормыш йөген тартканга, аларның тормышы җитеш. Биредә әрәм-шәрәмгә урын юк. Уңган хуҗабикә сөйләвенә караганда, социаль үзәктә эш сәгате тәмамланып, өйгә кайтып керүгә, аның өчен икенче смена башлана. Гаиләсенә тәмле ризыклар әзерләүдән тыш, суйган терлекнең
эчәкләрен юып, казылык, артып калган итле сөякләрдән холодецка кадәр ясап сата. Ул миңа йортта эчәк юа торган урынына кадәр күрсәтте. Берсен-берсе аңлаучы ир белән хатын җәйләрен авыл халкы чит илгә ял итәргә киткәч, су буенда кызынып ятмый, печән чабып, аны балалары белән бергәләшеп эскертләп куя. Кышлыкка җиләк-җимешен, мәтрүшкәсен, бөтнеген, гөмбәсен, каен себеркесен әзерли.

Рушания Диндарованы тормыш тагын бер яктан сынап караган. Хәләл җефете Илдар Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә иптәшләре белән ил алдындагы бурычын үтәргә дип, Чечняда барган каты бәрелешләргә озатыла.

Белүебезчә, гомергә татар хатын-кызы көтә дә, ярата да белә.

Ул алты айлык командировкага киткәндә балалар кечкенә була әле. Көтмәгәндә, янгын чыгып, терлек абзары янып, көл булгач, Рушания югалып калмый, үзен ирләрчә тота. Йортта машина-трактор йөртер кеше табылмагач, курсларда укып, таныклык ала.

- Үткән тормышымны искә алгач, шуны әйтәсем килә: ирем командировкада вакытта килгән каза өчен борчылырга теләмәдем. Бары тик аның исәнимин әйләнеп кайтуын гына теләдем. Шөкер, ул исән кайтты, — дип әйтте ул.

Илдар Тәлгат улына килгәндә, ул бүгенге көндә отставкадагы майор. Үзе сөйләвенә караганда, биредә хезмәт иткән еллар эчендә ул гыйбрәтле тормыш багажын җитәрлек туплаган.

Менә шулай алар берсен-берсе тулыландырып яши торгач, гомерләр үткәне сизелми дә калган. Күптән түгел хөрмәткә лаеклы, бәхетле гаилә бергә яшәүләренә 25 еллык юбилейларын билгеләп үткән. Күңелдә шундый сорау туа: кешегә бәхет өчен ни кирәк тагын?! Мин моны шигырь юллары аша әйтеп бирергә булдым.

Диндаровлар үз куллары белән төзегән өйләре янында

Диндаровлар үз куллары белән төзегән өйләре янында

Тормыш – мизгел, бары мизгел,
Әллә ниләр өмет итмә.
Ахыргача бергә булсак,
Минем өчен шул да җитә,
Бәхет өчен шул да җитә!!

Хөрмәтле Илдар әфәнде һәм Рушания ханым! Алдагы көннәрегез дә дә шулай, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, матур итеп яшәргә язсын!

 

*

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис — Камышлы авылы, Камышлы районы.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1247

Один комментарий

  1. Уф даже прослезилась. Счастья, здоровья и долгой долгой совместной жизни. Я вас очень люблю!