Гакыйль Сәгыйров гел безнең күңелдә

Китапның тышлыгы; грант сертификаты; Гакыйль Сәгыйров.

Китапның тышлыгы.

12 ноябрьдә, 12 сәгатьтә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә озак еллар Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшә­гән күренекле татар ша­гыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урай­ский, Габделҗаббар Кан­да­лый исемендәге әдәби пре­мияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган кита­бын тәкъдир итү чарасы уз­дырыла.

Татарлар күпләп яшәгән авыллардан һәм шәһәрләрдән китапханәчеләр, мәдәният хез­мәткәрләре, укытучылар ча­кы­рулы. Якташыбызның иҗа­тына битараф булмаган, мө­киббән кешеләрне дә шулай ук шушы кичәдә катнашырга чакырабыз. Анда сез китапның эчтәлеге белән танышырсыз, мәктәп укытучылары, үзешчән артистларыбыз башкаруында шагыйрьнең шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңларсыз.

Рәхим итегез! Сезнең яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килүегезне көтеп калабыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, китапның авторы һәм төзүчесе.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Китапны ябарга ашыкмыйк

* * *

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

* * *

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

Просмотров: 1501

Комментирование запрещено