Минем башка әти-әнием юк…

Рузалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар (сулдан беренче һәм бишенче) тәрбиягә алган балалары (сулдан уңга) Ираида Шәйхетдинова, Алина һәм Илдар Нарматовлар, Тамерлан Шәйхетдинов һәм Никита Бензилюк белән.

Рузалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар (сулдан беренче һәм бишенче) тәрбиягә алган балалары (сулдан уңга) Ираида Шәйхетдинова, Алина һәм Илдар Нарматовлар, Тамерлан Шәйхетдинов һәм Никита Бензилюк белән.

“Бәхет” дигән төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр аны бай тормышта яшәүдә, икенчеләр сау-сәламәт булуда күрәләр. Ә менә Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче Розалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар: “Безнең өчен бәхет — ул тату гаиләбез, балаларыбыз”, — диләр.

Алар авылның иң тырыш, үрнәк гаиләләренең берсе: күпләп мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр. Төзек һәм матур йорт-җирләре дә биредә уңган хуҗалар яшәвен күрсәтеп тора. Розалия апа белән Эдуард абый ике әниләрен дә тигез күреп, аларның картлык көннәре тыныч, мул тормышта үтсен өчен күп көч куялар. Кызганыч ки, ике әтиләре дә бакыйлыкта инде.

Зәйдуллиннар шәхси ки-бетләрен алып барырга да өлгерәләр. Авыл халкының ихтыяҗларын беренче урынга куеп, азык-төлек про-дуктларының ассортиментын һәрвакыт төрләндереп торалар. Ярдәм сорап килүчеләргә дә, авылда мәдәни чаралар оештырылганда да алар бик теләп булышалар. Гадел, гади бу гаиләне авыл халкы да ярата, хөрмәт итә. Эдуард Кәрам улына ышаныч белдереп, аны авыл депутаты итеп сайлаулары да моңа яхшы дәлил.

Зәйдуллиннар күпбалалы гаилә буларак та билгеле. Ләкин 7 баланың берсе — Альбина гына үзләренеке, ә калганнары тәрбиягә алынган. Аларның барысына да бертигез мөнәсәбәттә булган, бар мәхәббәтләрен, күңел назларын биреп үстергән Розалия апа белән Эдуард абыйга карап, бу балаларның аларга чит-ят дип әйтергә тел бармый.

Беренчеләрдән булып гаи­ләгә 2000нче елда энеле-сеңелле Илдар белән Алинаны алалар. Бу вакытта малайга — 5, ә аның сеңелесенә ике яшь тә тулмаган була әле. Инде армиядә хезмәт итеп кайтырга өлгергән Илдар бүген авылның иң күренекле егетләренең берсе. Алина да буй җиткән кыз, әле Камышлының белем бирү үзәгендә укый. 2008 елда Зәйдуллиннарның канаты ас-тына кергән Никита Самарада караблар йөртүче һөнәрен үзләштерә.

Авылга кайтканда татарча бер сүз белмәгән балалар хәзер шартлатып сөйләшәләр.

- Тагын бер кызыбыз Настяның мәктәптә укый башлаган чагы гына иде әле. Бер көнне ул дәресләрдән иртә кайтты. “Кызым, бе­рәр нәрсәңне өйдә онытып калдыргансыңмы әллә?”, - дип сорадым, аптырап. “Юк, хәзер татар теле дәресе. Мин татарча белмим бит, шуңа кайттым”, — дип җавап бирде ул. Мин аны кочаклап алдым да ипләп кенә: “Кызым, син бит татар авылында яшәячәксең, телне белмәсәң, үзеңә дә кыен булыр. Дәресләрне калдырма инде”, — дип аңлаттым һәм кире мәктәпкә җибәрдем. Сүземне тыңлады, бик тырышып укыды Анастасия. Ә Иске Ярмәк авылы мәктәбендә өлкән сыйныфта укыганда ул Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ана теле буенча үткәргән олимпиадада катнашып, икенче урынны яулады. Бу безнең өчен зур горурлык.

Гомумән, балаларыбыз йө­зебезгә кызыллык китер­мәде­ләр, тәртиплеләр, тырышып укыйлар. Аларга сыйфатлы белем биргән Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк мәктәпләре укытучыларына без чиксез рәхмәтле, — дип сөйли Розалия ханым. Мәктәптән соң Самараның экономика университетында логист һөнәрен үзләштергән Анастасия быел инде аны Кызыл дипломга тәмамлап чыккан. Үз һөнәре буенча “магистр” дәрәҗәсен алу өчен кыз укуын Санкт-Петербургта дәвам итәргә җыена.

Тольятти Дәүләт университетын тәмамлаган Альбина да хезмәт юлын башларга ашыкмый әле, икенче югары белем алырга йөри.

- Аларның бу ниятләрен хуплыйбыз. Без үскәндә әти-әниләр: “Кайсы җирдә үскән – шунда ярап куйган”, — дип, балаларны авылда калдырырга тырышалар иде, шуңа, бик теләсәк тә, югары белем ала алмадык, - ди Эдуард әфәнде.

Тәрбиягә алынган балалар белән уртак тел табу серләрен уртаклашуны сорагач, Розалия Бари кызы:

- Монда бернинди сер дә юк. Иң мөһиме — балаларны күңелең белән кабул итеп, үзеңнеке кебек яратырга кирәк. Башкача мөмкин дә түгел. Без һәр проблеманы уртага салып сөйләшәбез, килеп чыккан кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзлибез. Гаилә кеременнән кемгә нинди әйбер, кием-салым сатып алуны да бергә хәл итәбез, бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Авыл Мәдәният йортында, районның “Гаилә” үзәгендә үткән чараларда актив катнашуыбыз да гаиләне берләштерә, - дип җавап бирде. — Күптән түгел бертуган Ираида белән Тимерланны да гаиләбезгә алдык. Алар безгә ияләштеләр инде, калган балалар да аларны якын туганнарыдай кабул иттеләр.

Зәйдуллиннар гаиләсендә шатлыгы да, кайгысы да уртак. Моннан биш ел элек Розалия апа белән Эдуард абыйның олы уллары Альберт вакытсыз бакыйлыкка күчкәч, калган балалар әти-әниләренең күңел яраларын басар өчен җаннарын бирергә дә әзер иделәр.

Рузалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар (сулдан беренче һәм бишенче) тәрбиягә алган балалары (сулдан уңга) Ираида Шәйхетдинова, Алина һәм Илдар Нарматовлар, Тамерлан Шәйхетдинов һәм Никита Бензилюк белән.

Рузалия һәм Эдуард Зәйдуллиннар (сулдан беренче һәм бишенче) тәрбиягә алган балалары (сулдан уңга) Ираида Шәйхетдинова, Алина һәм Илдар Нарматовлар, Тамерлан Шәйхетдинов һәм Никита Бензилюк белән.

Анастася Лебедева Самараның экономика университетын Кызыл дипломга тәмамлаган.

Анастася Лебедева Самараның экономика университетын Кызыл дипломга тәмамлаган.

- Бу кара көннәрдә аларның ярдәмнәрен тоеп яшәдек, рәхмәт барысына да. Оныгыбыз Алинәнең (Альбертның кызы) кунакка килгәнен дә гаиләбез белән көтеп алабыз, апа-абыйлары аны яраталар, иркәлиләр. Аллаһы Тәгаләдән көн саен: “Байлыгы да, зиннәте дә кирәкми, балалар гына исән-сау булсын, тату яшәсеннәр”, — дип сорыйм, - ди күз яшьләрен сөртеп, Розалия ханым.

Бу тату гаиләгә карап, сок­ланмый мөмкин түгел. Бала күңелен алдап булмый, алар чын хисләрне ялганнан тиз аерып ала. Тәрбиягә алган кешеләргә “әти-әни” дип дәшүләре, балигъ булгач та шушы йортта калулары – Зәйдуллиннарның чынлап та аларны бөтен күңелләре белән яратулары турында сөйли, минемчә. Әнә, буй җиткән Анастасия: “Минем башка әти-әнием юк”, — дип Розалия апага сыена бит. Һәр иртә тыныч гаиләдә уяну, әти-әниең, якыннарыңның җылы сүзен ишетү, яратуын тоюдан да зур бәхет юктыр ул.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1344

Комментирование запрещено