Мин җирсез яши алмыйм…

Асия ханым Шәйхетдинова.

Асия ханым Шәйхетдинова.

Хатын-кыз йорт хуҗалыгын гына алып барып,  бала тәрбияләп, өйдә утырган заманалар артта калды инде. Бүген машина йөртүче, армиядә хезмәт итүче нәфис затлар беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә менә Похвистнево районының  Яңа Мансур авылында яшәүче Асия Шәйхетдинова кебек крестьян хуҗалыгын җитәкләүче хатын-кызлар турында моңа кадәр ишетергә туры килгәне юк иде әле.

Колхозда хисапчы, склад җитәкчесе булып эшләгән Асия, күмәк хуҗалык таркалгач, эшсез кала. Тик  ул төшенкелеккә озак бирелми, тормыш иптәше Рафаэль белән киңәшәләр дә, игенчелек белән шөгыльләнергә кирәк дигән карарга киләләр. Шәйхетдиновлар җиң сызганып эшкә керешкәндә, халыктан арендага алынган җирләрнең һәр карышын файдага кулланырга тырышалар. Уллары Рәфис белән кызлары Зөлфияне дә тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Уңган, тату бу гаиләне авылда да хөрмәт итәләр, кирәк чакта ярдәм кулы сузалар.

- Ирем вакытсыз бакыйлыкка күчкәч тә авылдашларым, туганнарым ярдәмгә килде, барысына да зур рәхмәт.  Крестьян хуҗалыгыбыз белән ялгызыма җитәкчелек итәргә  авыр булса да, бу шөгыльне ташламаска булдым.  Чөнки мин авыл баласы, җирдә эшләргә яратам һәм ансыз яши дә алмыйм. Ул вакытта инде үз гаиләләре белән яшәүче балаларым  да минем теләкне хупладылар, — дип сөйли Асия ханым. — Рафаэль, иртә үләсен алдан ук сизенгәндәй, бөтен техниканы да яңартып куйган иде. Ул яктан авырлык­лар килеп чыкмады.  Ә менә эшче куллар җитешмәгәнлектән, кеше ялларга туры килде. Аларга хезмәт хакын вакытында  түләп барырга тырышам. Җир пайлары хуҗаларын он, карабодай, икмәк, көнбагыш мае белән тәэмин итеп торам, җир салымнарын да түлим. Кредитка чумып яшәгән авыл кешеләренә бу зур файда, минемчә.

Ә шәхси тормышыма килгәндә, бүген мин бик бәхетле, чөнки балаларым, “әби” дип өзелеп торучы өч оныгым бар, хатын-кыз өчен шуннан да әһәмиятлерәк  нәрсә юк. Алар — минем дәвамым, шатлыгым, юанычым.

Асия Сәетгали кызы авыру каенанасы Әминә әбине дә тәрбияли, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Авылда үткәрелгән матур бәйрәмнәр, ямьле Сабан туйлары аның катнашыннан башка үткәне юк.

- Бу бәйрәмнәр иң элек авылыбызны яшәтүдә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен сак­лап калуда зур урын алып тора, шуңа да моңа үз өлешемне кертүне изге бурычым дип саныйм, — дип сөйли  Асия Шәйхетдинова.  

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1413

Комментирование запрещено