Минем шатлыгым

grandmotherДусларым минем турында:
- Картаюны белми, — диләр.
- Һәрвакыт көр шат күңелле,
Елмаеп йөри, — диләр.

Шаярталар сүз уңае
Туры килгәнгә генә.
Үз шатлыкларым миндә дә
Кабат күренгәнгә генә.

Ник шат күңелле булмаска?
Бар җирем минем килгән!
Көләч йөзле итеп шулай
Үстергән мине әнкәм.

Шатланам үз Ватанымда,
Иректә яшәвемә.
Ашкынулы хисләремнең
Яктырып яшнәвенә.

Зәкия БӘШӘРОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1318

Комментирование запрещено