Ярдәмегез үзегезгә кайтсын!
Эчкерсез, ярдәмчел, туган авылыбыз, татар халкыбыз, динебез өчен бик күп файдалы эшләр башкарган бертуганым Расихка нык авырып, яшьли бакыйлыкка күчәргә язган икән. Авырган вакытта да, вафат булгач та туганнар, авылыбыз халкы, табиблар, өлкәнең милли оешмалары вәкилләре, Россиянең төрле почмакларында яшәүче татарларыбыз да, башка милләт кешеләре дә хәлен җиңеләйтү, гаиләсенә теләктәшлек күрсәтү өчен бик күп яхшы гамәлләр башкардылар.
Җеназа намазына килгән бөтен Гали авыл халкына, читтән килүчеләргә, кайгы уртаклашучыларга, садака таратучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Латыйповлар гаиләсе исеменнән рәхмәтләр белдереп, барчагызга да сәламәтлек, озын гомер телибез. Сез безгә ничек ярдәм иткән булсагыз, сезгә карата да шундый ук җылы мөнәсәбәт насыйп итсен иде.
Тирән хөрмәт белән мәрхүмнең бертуган абыйсы -
Мөдәррис ЛАТЫЙПОВ.
Кайгы уртаклашу
Халкыбызның затлы улы, милләтпәрвәр шәхес, туган җирен, туган авылын, үз милләтен зурлаган, башкаларны хөрмәтләгән, гаиләсен, туганнарын, авылдашларын яраткан Гали авылы егете Расих Латыйпов бакыйлыкка күчте.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Самара өлкәсе Похвистнево районы татарларының “Туган тел” мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, җаваплылыгы чикләнгән “Хәләл” оешмасы генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Расих Мөҗәһит улы Латыйповның вакытсыз вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә барысына да сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.
* * *
6 мартта юмарт, ихлас күңелле милләтпәрвәребез, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе, Гали авылындагы “Хәләл” ширкәтенең генераль директоры Расих Мөҗәһит улы Латыйпов бакыйлыкка күчте.
Мәрхүм 7 мартта Гали авылы зиратында җирләнде.
Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Расих әфәнденең вафаты аның туганнарына, авылдашларына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татарлары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз.
Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.
* * *
Аңа нибары 52 яшь иде. Ә күпме эшләр эшләп өлгерде! Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасына җан өреп, бөтен районны, юк, бөтен өлкәне, бөтен Россияне ду китереп беренче татар авыллары Сабан туе, даими рәвештә “Халкым минем” региональ фестивале, регионара ат чабышларын оештыручы һәм үткәрүче, Гали авылында уздырыла торган бөтен милли һәм дини чараларның спонсоры булып торучы Расих Мөҗәһит улы Латыйпов арабызда юк инде. Каты авыруы аркасында, якыннарын кара кайгыга салып, Расих әфәнде якты дөнья белән вакытсыз хушлашты.
Аның һәм якыннарының ачы кайгысын, авыр югалтуларын уртаклашабыз. Тормыш иптәше Кәүсәр ханымга, кызына һәм аның гаиләсенә көч һәм сабырлык телибез. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын иде.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ.
* * *
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе, Гали авылындагы “Хәләл” җәмгыятенең генераль директоры Расих Мөҗәһит улы Латыйповның вафат булуы сәбәпле Самара татарлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!
Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!
Фәхретдин Канюкаев, Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы, Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.
* * *
Каты авыру белән көрәшкәндә беркемгә дә авырлык китермәскә тырышып, үлем турында түгел, тормыш турында уйлап, киләчәккә планнар белән янып яшәгән, садакалары — мул, күңеле — киң, йөрәге зур булган Расих Мөҗәһит улы Латыйповның якты дөнья белән хушлашуына ышанып булмый. “Ислам динем, татар телем, татар милләтем, татар мәдәниятем, Гали авылым”, — дип өзелеп торган, аларны яшәтү һәм торгызу өчен малын һәм көчен жәлләмәгән фикердәшебезне югалтуы барыбызга да бик авыр. Бүген без аның гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Шул ук вакытта үзебез дә — өлкә татарлары, зур кайгыда һәм кайгы уртаклашуга мохтаҗ.
Урының оҗмахта булсын, Расих әфәнде!
Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать ХУҖИН.
* * *
Аяз төндә атылган йолдыз кебек булды аның гомере. Якты итеп янып, үзенең туган авылын, барлык татар дөньясын яктыртырга тырышты. Аның күңел җылысы туган-тумачасына да, мәктәп балаларына да, мәчетләргә, шәкертләргә дә, мохтаҗларга да, әле тагын бик күпләргә җитте.
Рәхмәтебез олы! Дога кылыйк һәм аны Аллаһы Тәгалә кабул итеп, безнең догабыз аңа нур өстенә нур булып барсын, урының җәннәттә булсын, Расих туганыбыз!
Авылыбыз кешеләре Расих Мөҗәһит улы Латыйпов гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклаша, аларга сабырлык, исәнлек, иминлек тели.
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укытучылары исеменнән София Сәлимова.
* * *
Шушы күпсанлы кайгы уртаклашу турындагы сүзләргә без, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре дә кушылабыз.
КОНТЕКСТ:
Фидакарь милләттәшебез Рәсыйх Мөҗәһит улы ЛАТЫЙПОВ вафат булды… / Окончил свой земной путь Расих Музагитович ЛАТЫПОВ…
Просмотров: 1581
Бигряктя безнен Гали авылы очень зур югалту булды, бераз вакыт уткяч авылдашларым сизячяк але. Урыны ожмахта булсын!
http://matbugat.ru/news/?id=18169
РУХЫ ШАТ БУЛСЫН .АМИН !