25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне булып узды
Март ахырында Самарада Мәдәният хезмәткәрләре көнен зурлап үткәрделәр. Опера һәм балет театрына җыелган меңнән артык музыкантларны, рәссамнарны, музыка укытучыларын һәм театр артистларын өлкә вице-губернаторы Дмитрий Овчинников котлады һәм губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укыды.
“Мәдәният хезмәткәрләре көне — җәмгыятьне рухи һәм бай мәдәни мирасыбызны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәркемнең бәйрәме. Сезнең хезмәтегез халыкка тамырларына, әхлак чыганакларына әйләнеп кайтырга ярдәм итә, өлкәбезне Россиянең иң зур мәдәни үзәге буларак алга чыгара. Моның өчен зур рәхмәт сезгә.
Самара өлкәсендә катлаулы икътисади вәзгыять булуына карамастан, хакимият мәдәниятне үстерүгә зур әһәмият бирә. Бездә Грушин, Мстислав Ростропович, “Россия йөрәгендә туганнар” фестивальләре һәм башка масштаблы чаралар үткәрелә”, — дип язылган иде хатта.
Тантанада өлкә мәдәниятен үстерүгә күп көч куючы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырылды. Драма театры артисты Владимир Гальченко “Самара өлкәсенең халык артисты” исеменә лаек булды.
- 33 ел хезмәт итеп, 80нән артык роль башкарсам да, бүген сәхнәгә беренче тапкыр чыккандай дулкынланам, — дип кичерешләре белән уртаклашты ул.
Ә “Хезмәт даны” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән драма театрының монтажлау цехы җитәкчесе Иван Владимиров: “Декорацияләр куючы, сәхнәне спектакльгә әзерләүче гади эшчеләр актерларга караганда сәхнәдә күбрәк вакыт үткәрәләр, тик тамашачы бу турыда белми генә. Безнең хезмәтне шулай югары бәяләгән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт”, — дип Дмитрий Овчинниковның кулын кысты.
Бүләкләнүчеләр арасында Жигулевск шәһәренең Нефтяниклар исемендәге мәдәният йорты җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов та бар иде. Аңа губернаторның Мактау грамотасы тапшырылды.
Ирек Борхан улы милләттәшләребезгә “Сабантуй” гаилә ансамбле җитәкчесе буларак та яхшы таныш. Өлкәбездә бер генә Сабан туе да аларның чыгышыннан башка үтми.
- “Нефтяник” мәдәният йортында балалар түгәрәкләре уңышлы эшләп килә, татар балалары өчен дә оештырсак, бик яхшы булыр, безгә алмаш үсәр иде, — дип киләчәк планнары, хыяллары белән уртаклашты милләттәшебез.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1325
Очень рада за тебя, сабакташ минем! Помню годы учебы и жизнь в общаге на Искровской! Будь здоров и счастлив! С праздником!
Гордимся